Журнал «Безнең мирас»

Бу дөньяда ни генә юк?!

Бу дөньяда ни генә юк,
Биотогы, гипнозы,
Алсу йөзле татар кызы,
Кара тутлы рус кызы.
Менә берсе алда бара,
Текелдәтеп үкчәсен.
Бу чибәркәй каршысында
Йә, ничек тез чүкмәссең!
Зифа буйлы, шөпшә билле,
Аяклары! Я раббым!
Мәхәббәт ул шулдыр инде,
Бер күрүдә яраттым.
Күңелгә вәсвәсә салды
Бу фәрештә. Юк - шайтан,
Йортымны узып киткәнмен.
Гүзәлгә ияреп кайтам.
Биотоклар бар диләр бит,
Җибәреп карыйм мәллә?
«Әй, чибәрем... борылчы», - дим,
Тормышка ашты хәйлә -
Борылды бу! Тик шул хуттан
Чалтыратты яңакка.
Нишлисең, дим, шөпшә кызый,
Бер дә юкка, нахакка.
Гүзәл әйтә - иярмә, ди,
Кичә әнә бер адәм,
Ияреп килеп, трамвайда
Мең сум чәлде кесәдән.
Әнәс Хәсәнов
Фото: pixabay

Теги: Әнәс Хәсәнов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру