Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Бик күпләргә әле эләкми..."

"Бик күпләргә әле эләкми..."

"Олыгаям инде мин дә", − диеп,Син уфтанма әле, күңелем!Аңлыйсың ич маңгай сырларыннанАтлап чыгу мөмкин түгелен...Аңлыйсың ич үз яшеңнең күркеЧагылганын кылган эшләрдә.Иләс-миләс уйлар читләп үтә,Төпле...

"Олыгаям инде мин дә", − диеп,
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен...
Аңлыйсың ич үз яшеңнең күрке
Чагылганын кылган эшләрдә.
Иләс-миләс уйлар читләп үтә,
Төпле инде хәтта хисләр дә...
"Нишләргә соң?" − дигән сорауны да
Сирәк кулланасың сөйләмдә.
Син беләсең: бары таянырлык
Дуслар гына калган тирәңдә.
Катгый карар чыгарасың күбрәк,
Икеләнү күптән онытылган...
Холкың тыныч, ышанычлы хәзер:
Күз яшьләре эчкә йотылган.
Менә шундый яшьтә бит син, күңелем.
Уфтанырга бер дә кирәкми!
Гомерләрнең мондый матур чагы
Бик күпләргә әле эләкми...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи