Журнал «Безнең мирас»

Бәбәкләрем белән янәшә

Тукай тукталышында төшеп калдым.
Бу тәүге һәм соңгы тукталыш.
Тукайдан соң монда язлар сирәк,
Тукайдан соң монда кыш та кыш.
Ак сырынты башы – әләм монда.
Агачларда монда ак зынҗыр.
Бөре эчендәге яшел яфрак –
Иреннәрдә кысылып тынган җыр.
Иреннәрдә кысылып сүрелгән ут...
Дөрләп янар язлар кайда соң?
Көн адашкан,
Бураннарга кереп
Югалткандыр якты кыйбласын.
Кар астыннан күмелеп калган өнме,
Туңып ауган көнме,
Кем дәшә:
«Хакыйкатьтәй йомылып калды бөре
Бәбәкләрем белән янәшә!..»
Тукай тукталышында төшеп калдым.
Һай, сузылды кышлар озакка!
...Кар сулары ага тәнем аша,
Җаным күчә яшел яфракка.
Ләис Зөлкарнәй
1980
Каләмдәшләр-яшьтиләр Уфада очрашты. Алгы рәттә (сулдан уңга): Ркаил Зәйдулла, Фәнис Фәтхи. Арткы рәттә: Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөснияр, Газинур Морат, Мөнир Вафин. 2004 ел

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру