Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гөләндәм Галиева. Әнкәй истәлегенә

Гөләндәм Галиева. Әнкәй истәлегенә

Чыктым әле...СагышларныКүкрәгемә төйнәп,Базар буйлап барам...Ни генә юк...Аллы-гөлле,Җете  чуар төсләрКүзнең явын ала...Ул күлмәкләр!..МенәКүк төслесе –Ак чәчәкләр төшкән.Бик килешер  иде...Ябык изү,Ү...

Чыктым әле...
Сагышларны
Күкрәгемә төйнәп,
Базар буйлап барам...
Ни генә юк...
Аллы-гөлле,
Җете  чуар төсләр
Күзнең явын ала...
Ул күлмәкләр!..
Менә
Күк төслесе –
Ак чәчәкләр төшкән.
Бик килешер  иде...
Ябык изү,
Үлчәме дә таман,
Җиңе озын икән...
Яулык сайлыйм:
Җирлеге ак,
Чит-читләре челтәр,
Күрсәң, исең китәр!..
Алга атлыйм...
Беләзек-муенсалар...
Син ярата торган
Вак энҗеле дә бар...
Алка алыйм мәллә
Туган көнең котлап?
Кызым бүләге дип,
Тагар идең, мотлак!..
Их...
Туган көнең саен,
Шулай бүләк сайлыйм.
Рухың өчен һәр таң,
Әнкәй, догам юллыйм.
Кабул кылчы, Раббым!..
Фото: pixabay
#Гөләндәм Галиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи