«Кичә төндә, — дидең, — ай тотылды,И жәлләдем айны, бәгырем».Әни, әни, түп-түгәрәк чактаБелсәк икән айның кадерен.Бик сагынсам сине, күккә карыйм,Син үзең дә ай күк, и әни!Бүген айның бер кырые китек...
«Кичә төндә, — дидең, — ай тотылды,
И жәлләдем айны, бәгырем».
Әни, әни, түп-түгәрәк чакта
Белсәк икән айның кадерен.
Бик сагынсам сине, күккә карыйм,
Син үзең дә ай күк, и әни!
Бүген айның бер кырые китек —
Күңелемә булды әллә ни.
Бүген синең бер шатлыгың кимдер:
Уйларыңда миндер, мөгаен...
...Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и аем!
Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып...
Әни, әни, синең сагышларың
Баш очымда тора ай булып.
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay
И жәлләдем айны, бәгырем».
Әни, әни, түп-түгәрәк чакта
Белсәк икән айның кадерен.
Бик сагынсам сине, күккә карыйм,
Син үзең дә ай күк, и әни!
Бүген айның бер кырые китек —
Күңелемә булды әллә ни.
Бүген синең бер шатлыгың кимдер:
Уйларыңда миндер, мөгаен...
...Сарлан күкләренә барып чыксаң,
Әниемне күрче, и аем!
Хәбәрләрем җиткер, кайтыр, диген,
Тиздән кайтыр, диген, савыгып...
Әни, әни, синең сагышларың
Баш очымда тора ай булып.
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала