Тынгысыз башкайларымнысалыйм да күкрәгеңә,онтылып очыйм әле берхыялым күкләренә.Арала авыр уйлардан,яман сүзләрдән якла.Алып кит әле син минесызлып таң аткан якка.Утлымы, канлымы сызыктөн һәм көн арас...
Тынгысыз башкайларымны
салыйм да күкрәгеңә,
онтылып очыйм әле бер
хыялым күкләренә.
Арала авыр уйлардан,
яман сүзләрдән якла.
Алып кит әле син мине
сызлып таң аткан якка.
Утлымы, канлымы сызык
төн һәм көн арасында?
Офыкны түгел, йөрәкне
яралап яна сыман.
Без аны кичәрбез бергә,
ялгарбыз төнне көнгә...
Алып кит әле син мине
алсу таң аткан җиргә!
Саҗидә Сөйләманова
Фото: pixabay
салыйм да күкрәгеңә,
онтылып очыйм әле бер
хыялым күкләренә.
Арала авыр уйлардан,
яман сүзләрдән якла.
Алып кит әле син мине
сызлып таң аткан якка.
Утлымы, канлымы сызык
төн һәм көн арасында?
Офыкны түгел, йөрәкне
яралап яна сыман.
Без аны кичәрбез бергә,
ялгарбыз төнне көнгә...
Алып кит әле син мине
алсу таң аткан җиргә!
Саҗидә Сөйләманова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала