...Әкият көтәм...Беләм: сихри бер тын кичтәТирә-юньдә бар да үзгәрер:Апрель җиле белән умырзаяСиннән Миңа Сәлам җибәрер...Мин, ишетеп синең хәбәреңне,Йөгерермен кебек каршыңа:Түзәрмен лә утка, суга, б...
...Әкият көтәм...
Беләм: сихри бер тын кичтә
Тирә-юньдә бар да үзгәрер:
Апрель җиле белән умырзая
Синнән Миңа Сәлам җибәрер...
Мин, ишетеп синең хәбәреңне,
Йөгерермен кебек каршыңа:
Түзәрмен лә утка, суга, бозга −
Түзәрмен лә юлда барсына!
Карашыңнан җанга ялкын кабар.
Ялкын кабар бөтен дөньяга:
Бар галәмне үзенә сыйдыра алган
Күзләреңнән гүя моң ага...
Яратырмын... Берни өмет итми.
Нинди өмет?! Бар да хыялда...
Кочагыңа алып назлаганда
Төш белән өн уйда чуала...
...Ә шулай да
Беләм: сихри бер тын кичтә
Умырзая ялгыз моңаер...
Сөю көткән дәртсез үле күңел
Иреннәрең тоеп уяныр...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала