Флёра Тарханова. Ай өстендә күрәм йөзеңне
Кай якларга китеп бардың икән
Дөньяларын ташлап бик иртә?
Бу җыр сиңа дога булып ятсын,
Фәрештәләр илтеп җиткерсә.
Саубуллашмый китеп, йөрәгемә
Уеп-уеп салдың мең яра.
Исән чакта исәпләнми икән -
"Киткәч", сөю кабат яңара.
Күзләреңне, бәлки, онытырмын -
Оныталмам синең үзеңне.
Кичләр җиткән саен күзем күктә -
Ай өстендә күрәм йөзеңне.
Фото: pixabay
Дөньяларын ташлап бик иртә?
Бу җыр сиңа дога булып ятсын,
Фәрештәләр илтеп җиткерсә.
Саубуллашмый китеп, йөрәгемә
Уеп-уеп салдың мең яра.
Исән чакта исәпләнми икән -
"Киткәч", сөю кабат яңара.
Күзләреңне, бәлки, онытырмын -
Оныталмам синең үзеңне.
Кичләр җиткән саен күзем күктә -
Ай өстендә күрәм йөзеңне.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА