Айзат Вахитов: «Без – кадаклар»
Без – кадаклар.
Безне сугып утырталар урыннарга.
Без – кадаклар,
Ләкин чүкеч күптән дошман кулларында.
Без – бүкәннәр.
Балта безне ярып сала
Урталайга.
Яра! Яра!
Кемнәр инә булып безгә
Ямау сала? Кем коткара?
Без – буяулар.
Кемнәр безнең белән буйый?
Кем пумала?
Даһи җаннар белән уйнап,
Рәссам биткә буяу сала...
Дөнья әйләнеше шундый,
Ләкин барысы безнең кулда,
Һәркем үз җавабын тота:
Кемнәр үзе тотып ашый,
Ә кем хуҗаныкын йота.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА