Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик (Котайткыч белем)

Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Илаһ әйтеп биргән олуглык юлын
Һәм төрле гөнаһтан кисәткән колын.
Кирәк иде колга үзе коллыгын
Төгәл үтәп Хакка тугры булуың.
Һәм тәүфыйклы булса Алланың колы,
Һәр изгелеккә дә ачыла юлы.
Димәк ки, гыйбадәт кылынган чакта
Һәрбер изгелеккә ачыла капка.
Менә шулар инде минем белмешем,
Сиңа сөйләгәнем, и, изге кешем.
Сезгә миннән бары фатиха кирәк,
Үземнән дә бигрәк, сүземдер – терәк.
Ахирәт теләсәң, сүзем менә шул,
Дөньяны теләсәң — үзең беләсең.
Дөнья яши биргән — килә биргән кот,
Булыр теләгәнең — гамәл кыл һәм көт.
Миннән соң ни файда, догадан үзгә,
Догам кабул булса, и, туган, сезгә.
Куя бирсен илбик мине үземә,
Догачы булыйм мин аңар — изгегә.
Гыйлем кирәк булса, белгәннәремне
Әйттем, аңар сөйләп бир инде.
Минемчә эш итең, сүз тыңласагыз.
Җәрен үкенерсез, ышанмасагыз,
Ни шәп әйткән берәү — гыйлеме диңгез
(Бу сүзне тотсагыз балкыр йөзегез):
«Бүген сезгә сүзем төш кебек кенә,
Җәрен алар туш һәм юш булып килә.
Гафил булма, тырыш, сүзләремне тот,
Әгәр тотмасагыз, гуя, булыр йот».
Гозеремне генә сора илбиктән,
Чарасын тап инде шунда ничек тә,
Ары-бире итеп күп михнәт күрдең,
Ходай бирсен кояш кебек әҗерен.
Сүзләремне, кардәш, авырга алма,
Якынлык хисләрен читкә ташлама.
Үгделмешнең җавабы

Җавапта Үгделмеш тибрәтте телен:
— Мин инде аңладым тугрылык юлын.
Ишеттем сүзеңне һәм үгетеңне,
Кару сүзем юк һәм хуплыйм сүзеңне.
Әйттең дөрес сүзләр, хакыйкать шул ул,
Әйткәнеңнән үзгә бары — кәкре юл.
Синең сүзең – чыннан, минеке — уен,
Уен бетте, чынга сонам буй-муен.
Китим инде, кардәш, сау һәм исән кал,
Һәр ике дөньяда сиңа иге фал.
Ходай тәүфыйк бирсен, көч бирсен, туган,
Догадан калдырма, үпкәчел булма.
Ходайдан сорый бир шуны ки, мине
Гөнаһтан сакласын, ак булсын күңлем.
Сүзен кисте, купты һәм үрә торды,
Саубуллашты, өйгә таба йөз борды.
Атын менде, кайта өенә килеп,
Төште аттан, керде, тынып-шым булып.
Ашап-эчте, озын хыялга батты,
Ишеткән сүзләрен уйда кайнатты.
Кара чадра киде йөзенә кояш,
Җиргә кара бөркәү капланды тоташ.
Руми кыз төшерде җиргә толымын —
Кара чәч төсе бар дөньяга тулды.
Зәңги йөзе кебек күк кучкыл булды,
Учар [1] тынды, кеше йөрү шил булды.
Һәм Үгделмеш тынды, ястү [2] укыды,
Түшәк сорап ятты, уйда оеды.
Бераз йоклап алды, тагын уянды,
Караса — авышкан ал Бакыр йолдыз [3].
Өлкәрнең бер чите дә бераз ауган.
Шәрыктә югары үрмәли Чаян [4].
Янә ятты, ләкин йокы алмады,
Кизү[5] кеше кебек күзен йоммады.
Йокысыз ятты ул бераз берүзе,
Гади ак төсенә керде күк йөзе.
Гамбәр җәелгәндәй күк томанланды,
Күк читендә мәрҗән нурланып янды.
Көн астан күтәрде байрагын, тотып,
Моны күреп, җирдә җанланыш купты.
Торып юынды, күр, безнең Үгделмеш,
Намазын укыды белгәнчә бериш.
Җир читендә алтын калкан күренде,
Үгделмеш тә Сарай алдына килде.
Ишетте илбик һәм шундук чакырды.
Бу керде, кулларын кушырып торды.
Илбик утырырга аңа ымлады
Һәм Үгделмеш түрдә бер урын алды.
Бераз тынып торгач, сүз кушты илбик:
— Ни хәбәр бар, сөйлә, и, дустым-иплем.
Кардәшең ни сөйли, нәтиҗә нинди,
Синең теләгеңчә, киләме инде?
Үгделмешнең җавабы
Җавап биреп, сөйләп бирде Үгделмеш,
Нинди сүзләр булган, барсын дөп-дөрес.
Үзара икәүләп сөйләшкәннәрне
Илбиккә барчасын да хәбәрләде:
Тынып торды илбик хыялга батып,
Күңеле йомшарып яшьләре акты.
Һәм әйтте: – Кардәшең сөйли дөресен,
Ул сөйләгән сиңа нәкъ туп-турысын.
Без үз-үзебезне генә көчлибез
Һәм аңарга тагы, гүя, үчлебез.
Мәңге түгел дөнья, үтә гомерләр
Һәм билгесез безгә багышлы көннәр.
Киләчәк, һичшиксез, тәмуг йә оҗмах,
Рәхәт-михнәт монда сузылмас озак.
Мәңгелек нигъмәткә ирешсәк иде.
Изге затның барыр урыны – изге.
Кардәшең уянган кешедер рухан.
Аны чакыру да хәзер бик мөхаль.
Без үзебез инде һәвәскә тоткын.
Зая үтте ничә еллар, көн-бә-көн.
Ни ди, инде ишет, ул күңле тере,
Сиңа яхшы сөйләп нәсыйхәт бирер.
Һәвәс, нәфес-дошман әгәр алса көч,
Бу икәү үзеңдә һәм үзеңә үч.
Бу икәү көчәйсә — җаныңа үлем,
Җаның үлсә, тагать онтыла, углым.
Безнең күңел күптән әсиргә калган
Һәвәс, нәфес үскән, көчәйгән яман.
Олуглык, бөеклек, хакимлек чоры
Озакка бармас ул, и, күңле тугры.
Рәхәте күп түгел, күптер җәфасы,
Баш катыру, каргыш-сүгешләр, ярсу.
Ни шәп әйткән бер бик белемле кеше
(Дөньяны сынаган, акылы пеше):
«Олуглыклар белән бер дә мавыкма,
Олуг булдың исә башың авырта.
Сөенече кайда — казасы шунда,
Рәхәт белән бергә мең имгәк туа».
Илбикнең Үгделмешкә соравы
Янә әйтте илбик: — И, Үгделмешем,
Тагын шуны синнән сорап белешим.
Әгәр мин аныңча изгелек итсәм,
Үлгән җаным — күңлем терелер микән?
Карышты, өнәми монда килергә,
Дус-иш кардәшләрнең йөзен күрергә.
Ул әйткән сүзләрнең барчасы дөрес
Һәм аны көчләүдән чыкмастыр бер эш.
Мәшәкатьләндең син арада йөреп,
Телеңне талдырып, арып, йөгереп.
Көтик, күрик тагын, и күңле юмарт,
Хәл үзгәреп безгә чыгармы форсат?
Кайчагында хәлләр, гүя, кара төн
Һәм кинәт яктырта бер эш, каньатым [6].
Корулыдыр һәрчак заман җәясе,
Тия кайчак зыян, кайчак — файдасы.
Аллага тапшыр, дус, барча эшләрне,
Көт, вакыты җитәр, бар да эшләнер.
Эш эшләнеп беткәч, булыр шатлыгы,
Үз җаена куйыйк хәлне, акыллым.
Бу дөнья кануны шул: кусаң, кача,
Үзе юл ача ул, барсаң уртача.
Күзәтик берара, карыйк әхвәлне,
Ничек итеп вакыт чишәр бу хәлне.
Аның үзе безне теләве мөмкин,
Уйлар да бераз, дин төзәтер холкын.
Шулай диде илбик һәм сүзен кисте,
Үгделмеш хушлашты һәм чыгып китте.
Бу сүздән соң шактый көн үтә бирде,
Илбик уйланып бер чыкты, бер керде.
Көнтугды илбикнең Үгделмешне өченче тапкыр өндәргә җибәрүе
Чакырды илбик бер көн Үгделмешне,
Әйтте: — Сиңа йөклим тагын бер эшне.
Чакырдым — килмәде кардәшең миңа,
Теләгем үтәлми, борчылам шуңа.
Мин инде «нәкъ шулай булсынчы», димим,
Теләгем үзәге бүтәнчә инде.
Бүгенге теләгем бары шул гына:
Йөзен күрим — торсын минем алдымда.
Аңар мин барыйммы, үзе килсенме —
Күрешү-зыяфәт кенә булсын бер.
Мине күреп, бирсен тик нәсыйхәтен,
Китсен, үз шөгылен сөйсә шулхәтле.
Миңа тия файда, аңар зыян юк,
Сөзелсен үземнән барча болганык.
Үгделмешнең җавабы
Һәм Үгделмеш әйтте: — И, котлы дустым,
Сүзең дөрес кебек, хуш, шулай булсын.
Теләсәгез, илбик, килер ул монда,
Үтенеп чакырыйм әле тагын да.
Барыйм, сөйләп карыйм сүзеңнең серен,
Барып йөрмәс илбик, үзем китерим.
Рәхим итеп илбик язсын хат кына,
Укысын, ышанып килсен каршыңа.
Илбик әйтте: — Нигә бер хат кабаттан?
Син ышанычлырак һәрнинди хаттан.
Илче ышанычсыз булса, хат кирәк,
Сиңа мин ышанам үземнән бигрәк.
Ни ди, яхшы ишет, ягмалар [7] бие
(Һәр әхвәлләргә дә җитешкән уе):
«Яхшы ялавачка бетек ник кирәк?
Якты янган утка төтен ник кирәк?
Сүзеңне телдән әйт, авыздан ишет,
Тагын бер бетек, и, егет, ник кирәк?»
Ә бу бигрәк кыен, авыр эш түгел,
Һәм аннан кыеклау да тиеш түгел.
Дәвамы бар
_______________________________________________________
1. Учар — базар мәйданы, бүтәнчә урам чаты (татар сөйләшләрендә дә очрый).
2. Ястү — кичке (ахшамнан соң укыла торган) намаз.
3. Бакыр йолдыз — Марс.
4. Өлкәр — Иләк йолдызлыгы, Чаян – йолдызлык атамасы.
5. Кизү — дежур, часовой.
6. Каньатым (каниатым) — хәрби дустым, күчерелмә мәгънәдә «иң якын дустым» (мишәрләр сөйләшендә).
7. Ягма – борынгы төрки кабилә.

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру