Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең май аенда (2016 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Юк. Кирәкми, булмыйм мин моңа даир[1]:
Дәүләт куласасы минсез әйләнер.
Тагатьле көннәрем миңа куаныч,
Ходай әмре үзе бер зур юаныч.
Сөю-сөеклеләр, җиңүләр нигә?
Гыйбадәтемдә мин шәйтанны җиңәм.
Теләгем Тәңредән, өметем аннан,
Ходай аермасын гына иманнан.
Киемем куй җөне, ашыйм арпа аш,
Үәм дөньям түгәрәк минем, и, кардәш.
Миһербанлы берәү бар, яши гарда,
Ишет сүзен, лаектыр игътибарга:
— Кибәк ашыйм вә йон чикмән иңемдә,
Ләкин патшага тиң мин үз өнемдә.
Кибәк бутка миңа шикәрдәй татлы,
Тупас үрмәк [2] исә ефәк сыйфатлы,
Карынны туйдырса ашам-эчемлек,
Кирәк арпа, кирәк бүтән үсемлек.
Барча ашлык — аша күҗә пешереп,
Сыерча ашама — сакла эчеңне.
Ашамлыкның таты — азабы каты,
Тәм-том өчен түләү — китәрсең батып.
Сөчек тәм-том ашап яшәү күңелле,
Ләкин ашау куган — кеше түгел ул.
Кеше асыл ефәк киеп, тун кисен,
Ләкин тәне-җаны шуңа тап килсен.
Бер туенсаң ике көнгә җитә ул,
Яңа кием ике елга төтә [3] ул.
Җидешәр катлы күк һәм җир астында
Моң-гамь бар Адәмнең һәр баласында.
Азатсыз-гамьсез тик Тәңре генә ул,
Ләкин барчасының хәлен белә ул.
Тик Аның каршында тезләнәмен мин,
Теләнсәм дә, аннан теләнәм инде.
Әзер миңа шиксез бөтен кирәгем,
Күңелгә хуш җир-су монда җитәрлек,
Барлыгын беләм һәм эзлим йокысыз.
Тик каян табарга — юк бу хакта сүз.
«Тәңрем!» димен, күзгә йокы да керми,
Тап булам бер эзгә — үзе күренми.
Теләгеңә иреш, йоклама, тынма,
«Юлы табылмый», дип тукталып торма.
Тик һаман да тынма — кыдырып эзлә,
«Эзләдем, эзләдем — тапмадым», димә.
Эзләүче тынмасын — эзләсен һаман,
Соң бит тик ятучы тапмас һич заман.
Хәтта син — эзләүче таба алмасаң,
Тик яткан бәндәләр тапмас һичкайчан.
Ул мине теләде — бар итте сөеп,
Мин аны телимен «кайда син», диеп.
Мине ул яралтты — үзе мәңгелек,
Хәзер эзлим аны төп-төгәл белеп.
Соң, шундый ияне ничек сөймәссең,
Ничек табыйм аны, дип өзелмәссең?
Каза-кайгыда ул ярдәмгә килә,
Моңым — ялгызлыгым өчен дә кирәк.
Тагатьчелеккә ул мине сайлады,
Табыйм, дип  күңелен тырышыйм аның.
Түрәтте ул мине — будыр чын сүзем,
Мине ул үстерде һәм үстем үзем.
Сыгынам тик аңар, дүндем халыктан,
Химаяли мине ул төрле яктан.
Ышанган, сыгынган, таянган терәк,
Ачым-тугым шуннан һәм ул бер генә.
Ялгызлыкта тәңре хәтере иптәш,
Сөйләшергә Алла исеме житә.
Ни ди, ишет, әнә күңле пакь кеше,
Хак белән арасы ачык, саф кеше:
«Күңел серләремне ачамын сиңа,
Теләкләрем белән очамын сиңа,
Ышанган, табынган сыгынган иям,
Һәр араны өзеп, качамын сиңа».
Теге дөнья өчен бу дөнья капка,
Бу дөньядан үтми аны кем тапкан?
Һәм дөнья хәстәрен кылмастан, кеше
Эшли алмас төп дүрт гыйбадәт эшен.
Йөз чөереп һәм кул селтәп китәрәк,
Ахирәт нурына ирешү кирәк.
Бу фани дөньяга ябешеп ятып
Ничек мөмкин мәңге яшәүгә җитү?
Хәтәр дөнья: монда һәр йотым — агу.
Ару-саф эчемлек кирәктер табу.
Ташла бу дөньяның теләк-арзусын,
Ахирәттә якты урын алырсың.
Хакыйкать шул дип бел, и, Үгделмешем,
Әйткәннәрем сиңа – барча белмешем.
Бу дөнья эшләрен куймыйча тәмам,
Ахирәт эшенә кул җитмәс, туган.
Кешеләрдән ерак китмәгән хәлдә
Гыйбадәткә вакыт тапмассың, кардәш.
Нәфес-һәвәс муенын сындырмый торып,
Табылмас Тәңрегә тирән тугрылык.
Күңелдән чыгарсаң барча дөньяны,
Ходай мәхәббәтен табарсың аны,
Дөнья — кәрвансарай мөселманнарга,
Кәрвансарайда кем тынлык табалган.
Нәфесеңә өмет бирмә — каты бул,
Тик шулай үтәрсең — алда олы юл.
Зая кылма үтеп барган көнеңне,
Һәрбер үткән төнең — ул кайтмас инде.
Зая үтсә көнең — үкенәчәксең,
Зая үтсә гомрең — син киләчәксез.
Ни ди, ишет, әнә белеме диңгез,
Укымышлы, ипле, күңеле идез:
«Җәйләүдән җәйләүгә күченгән кеше
Күчне алдан куса, дөресрәк эшли.
Ягъни күч җибәрсә күчүдән элек,
Күз ярытыр [4], һәйбәт эшли ул, белеп».
Кирәк, җибәр күчне, кирәк, җибәрмә,
Үзең бер күчәсең, тик гафил йөрмә.
Кирәк бай бул, кирәк мескен генә кол,
Качып калалмассың — үлем тота ул.
Кирәк бай бул, кирәк юксыл бер чыгай [5]
Гомереңне ашый һәрбер көн, ел, ай.
Башың күккә тисә бөеклегеңнән,
Барып ятыр урның туфрактан түбән.
Гомерен уздырса кеше заяга,
Ул үз-үзен утка аткан бер хайван.
Исән-сау ир зая үткәрсә гомрен,
Күрексез тереклек ич бу, кадерлем.
Минем кайгым илә борчылма кардәш,
Үз кайгыңны кайгыр, түгеп күздән яшь.
Бу дөнья эшләре ныклы тозактыр,
Тозакка эләкмә – аннан ерак тор.
Бүгенге дәүләтең бик һәйбәт килгән,
Куанма тик аңар — үтәр ул тиздән.
Гафил булма — үлем тора поскында,
Көтмәгәндә аның угы ычкына.
Гафилләрне үлем хәтсез баскандыр,
Җыелган мөлкәтне хәтсез чәчкәндер.
Ни ди, ишет, күңле уяу инсаннар,
«Үлем галәмәте килер дә чыгар».
Күпме халаекны таркаткан үлем,
Шуны уйласам шул — яшьләнә күзем.
Ни мәгърур бәндәләр, берсе калмады.
Корал һәм гаскәрләр файда кылмады.
Бел, яшәү ташкыны тиз өерелә,
Кабатланып кайтмый узган гомерләр.
Мавыкма ләззәткә — көн үтәр зая,
Куанма дәүләткә — түбән ул, тайгак.
Бөекмен, дигәннәр түбән яттылар,
Олугмын, дигәннәр туфрак астында.
Азмы үлем бозган шәһәр-авыллар,
Сәрайлар хәрабә булып калдылар.
Ничә мең яшәгән һәм күмелгәннәр
Көтеп торалардыр без дә килгәнне.
Кара хәрабәгә — үткәр күзеңнән:
Кол ятамы, бийме кабер эзендә.
Олуглык үлемнән им-дару булмас,
Үлем елгасыннан кичү табылмас.
Бөек сәүчеләрне үлем ләктерде,
Бүтән кемнәр генә котылыр инде.
Инанычсыз дөнья — җәфачы нәрсә,
Кырыкка кылтая — кылыгы исәр.
Ниләр кичерсәң дә ул үтте-ките,
Яман-яхшы, кәкре-төз үлде-китте.
Гомер үтә — кирәк тук бул, кирәк ач,
Бай-кол йә ярлы-бай дип, бик аермас.
Рәхәте сузылмый, михнәте уза,
Нигә чумыйм икән шундый мондызга [6]?
Ни шәп әйткән элек белеме киң зат —
Белеменә холкы, күңеле тиң ирзат:
Уңышлардан бәндә онытыр үзен,
Зәңгәр күктән биек йөретер сүзен.
Ни шөһрәтле, горур кемсәләрне дә,
Үлем зая итте, сукты-бәрде дә.
Бу сүзләрем сиңа мәхәббәтемнән,
Сине олы җанлы кеше дип беләм.
Мин әйткәннәрне чын белгән кемсәләр,
Дөнья шау-шуыннан ерак китәләр.
Егет чагым узды, җитте яшем дә.
Җофар исе бетте, акбур башымда.
Үлемгә әзерлек күрү моннан соң
Минем бурычымдыр, и, шәп туганым.
Килде үлем гаме, китте сөенеч,
Үлемнән соң хәлем бик билгесез ич.
Шундый кайгы башка төшкән көнемдә
Ник илбиклек касты булсын, ди, миндә.
Һәм илбиккә миннән булмастыр файдам.
Кылыйм, дисәм ярдәм — ни эшли алам?
Ул мине теләсә дөньялык өчен,
«Күргән кебек булдым мин аны»,  дисен.
Адәм баласына ирек бирелгән
Китәргә, дип ике юлның береннән:
Тәмуглы йә оҗмах бәге булырга,
Рухи олуглык йә пислек кылырга.
______________________________________
* Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
1. Даир – даирәгә керүче, катнашучы.
2. Үрмәк – «үреп эшләнгән йон тукыма» (әрмәк сүзе дә шуннан).
3. Төтү – җитү, җитәрлек булу.
4. Күз ярыту — күп телләрдә, шулай ук Себер татарларында таралган фразеологизм, «шатландыру».
5. Чыгай — иң ярлы күчмәнче (бу сүздән чегән – чиган сүзе дә килә).
6. Мондыз — татар сөйләшләрендә очрый — «пычрак ташкын, сил».

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру