Мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иң затлы хезмәтләреннән берсе – «Юаныч»ны беренче мәртәбә татар матбугатында тәкъдим итәбез. Әлеге кыйммәтле ядкәр 1920-1930 елларда язылган, әмма илдәге сәяси сәбәпләр аркасында китап булып басылып чыкмый калган. Шунысы да аяныч: хезмәтнең 573 битлек беренче томы билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Ә «егерме бишенче мәҗлес»тән башланган икенче томы 54 кисәктән (мәҗлестән) һәм 337 биттән гыйбарәт. Гарәп язуы белән татар телендә иҗат ителгән кулъязма Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге фәнни архивында саклана.