Журнал «Безнең мирас»

Юаныч

Мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иң затлы хезмәтләреннән берсе – «Юаныч»ны беренче мәртәбә татар матбугатында тәкъдим итәбез. Әлеге кыйммәтле ядкәр 1920-1930 елларда язылган, әмма илдәге сәяси сәбәпләр аркасында китап булып басылып чыкмый калган.

Шунысы да аяныч: хезмәтнең 573 битлек беренче томы билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Ә «егерме бишенче мәҗлес»тән башланган икенче томы 54 кисәктән (мәҗлестән) һәм 337 биттән гыйбарәт. Гарәп язуы белән татар телендә иҗат ителгән кулъязма Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге фәнни архивында саклана.

Редакциядән

 

Егерме бишенче мәҗлес

Тереклек вә киләчәкне кайгырту

Дөньяда һәр нәрсә хәлдән-хәлгә үзгәреп, алмашып торганлык вә һичбер эштә дәвам вә ныклык булмаганлык мәгълүм. Табигатьтә матдәнең үзенә тарту вә кире кайтару кагыйдәләренә иярепме, яки башка бер нәрсәнең тәэсире сәбәбеннәнме, дөнья даими үзгәрә, шушы үзгәрүдән башка һичнәрсәдә дәвам булмый.

Таулардагы, ташлардагы үзгәрүләр бер кеше гомерендә күзгә күренерлек вә сизелерлек дәрәҗәдә булмаса да, су юлларында булган үзгәрешләрне хәтта аз гына гомердә дә белергә мөмкин була. Бу үзгәрүләрне күп кешеләр беләләр.

Тереклекнең хәрәкәткә буйсынучы бер нәрсә икәнлеген һәркем белә. Шул хәрәкәтне мәйданга куючы бер «куәт», әлбәттә, кирәк.

Тереклек итүчеләр җир йөзендә күп булулары вә һәрбере дә «хәрәкәт» итүләре сәбәбеннән, боларның бер-беренә аркылы килүләре вә каршы төшүләре, бер-беренә тыгызлык итүләре тиеш була. «Яшәү өчен көрәш» дигән нәрсә шушы хәл.

«Яшәү өчен көрәш» сәбәбеннән инсаннарның гомерләре һич бетми вә төкәнми, өзелми вә киселми торган мәгънәви сугыш өстендә үтәдер. Моңа аз гына игътибар итмәү, иренү вә санга алмау сәбәбеннән, максатка ирешмичә, бәндә җиңелеп каладыр.

Адәм балалары хайваннарга караганда гакыллы һәм дә хайваннарга караганда үз-үзләрен сөюләре артык булганлыктан, кешеләр арасындагы «яшәү өчен көрәш» хайваннар арасында булган «яшәү өчен көрәш»кә караганда күпкә көчлерәк вә шул сәбәптән дә үз киләчәкләрен тәэмин итү чараларын күрүләре башка хайваннардан артык вә нигезлерәк.

Ошбу сәбәптән адәм баласы җәй көнендә кышлыгын вә кыш көнендә җәйлеген, бүген-иртәгә кирәк булачак нәрсәсен, яшьлегендә карт көнендә зарур булачак эшләрен кайгырта вә хәзерлеген күрә. «Дөнья – ахирәтнең игенлеге», – диелгән сүз дә шушы асылга бина ителәдер.

Мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә гомер үткәреп мал сарыф итеп йөрүләрнең, бер урында бертөрле эш берлә гомер үткәрүләрнең һәммәсе киләчәк көннең кайгысын күрүдер. Адәм баласы үзенең чәчкән нәрсәсен урадыр. «Ни чәчсәң, шуны урырсың!» – диюләренең мәгънәсе дә киләчәк өчен хәзерләнүгә киңәш бирү вә өндәүдер.

«Киләчәкне кайгырту» дигән сүз – киләчәк көндә кирәк булачак вә файдасы күреләчәк эшләрне эшләү вә шул хакта тырышу, фикер берлә хәрәкәтләнү дигән сүз. 

Дөньялар иркен вакытларда, тереклек итү җиңел вә кирәк нәрсәләр дә аз булган борынгы заманнарда, киләчәкне кайгырту вә тәэмин итү җиңеллек берлә буладыр, артык мәшәкатьләргә хаҗәт төшмидер иде. Әмма бу заманда эшләр үзгәрде. Дөнья көтү мөшкелләнде. Хаҗәт нәрсәләр бик күбәйде. Халыкларда ясалма кыланулар вә каршылыклар артты. Бу эшләр моннан соң тагын да артачактыр. Шуның өчен дә киләчәкне тәэмин итү олуг мәсьәләләрдән булып китте.

Иң элек өйләнү вә туй ясаулар өчен байлык кирәк. Хатын берлә тору вә көн үткәрү өчен хаҗәт нәрсәләрне хәзерләү дә малга бәйле. Балаларны укыту да байлыксыз булмый. Кара көннәр өчен дә мал хәзерләү зарар итми. Шул сәбәптән байлык күп кирәк. Күп байлык табу өчен тырышу тиешле.

Киләчәкне тәэмин итү мәсьәләсенә өстән генә карау ярамый. Бу бик мөһим бер эш. Өйләнү өчен кайгыртмаган вә мал хәзерләмәгән егет өйләнү вакытында бурыч алырга мәҗбүр булачак. Киләчәк көнне тәэмин итү хакында тырышу кирәк. Хәзерге вакытта үткәндәге бурычларны түләү өчен тырышу киләчәк көн өчен банкрот булудыр. Бу инде һәркемгә мәгълүм.

Ошбу сәбәптән, ата вә ана киләчәкне тәэмин итү хакында балаларына яхшы тәрбия бирергә тиеш. Бу нәрсәне аларның хәтерләренә төшерү берлә генә канәгатьләнми, хәтта каннарына сеңдерү кирәк. Балалар яшь вакытларыннан ук мал тота белсеннәр, мал таба алу юлларын өйрәнеп үссеннәр! Ялкаулыкны вә киләчәкне кайгыртмауны уңмаганлык, булмаганлык дип белсеннәр!

 

Бәхет-сәгадәт

Дөньяда табылуы мөмкин булган максатка ирешү «сәгадәт» сүзе берлә әйтеләдер. «Фәлән кеше бәхетле» вә «фәлән гаилә бәхетле» дисәләр, шул сүзләрдән шул фәлән кеше яки фәлән гаилә табылуы мөмкин булган шәригать кушкан максатларына ирешкән, димәк буладыр.

Дөньяда адәм балаларының теләкләре төрлечә булганлыктан, «сәгадәт»ләре дә төрлечә булырга тугры килә. Шуңа күрә вә бәгъзе бер юксыл адәмнәр байларга, хәтта падишаһларга караганда да бәхетлерәк булулары мөмкин. Чөнки юксыл кешенең теләге гадәттә кечкенәрәк була вә максаты да аз нәрсәләр берлә табыла. Әмма байның вә падишаһның теләге күп вә максаты да зур буладыр.

Берәүнең максаты ашау-эчү яки ничек булса да нәфесен канәгатьләндерү  булса, икенче берәүнең максаты алтын вә асылташлар җыю вә һәр көн шуларны арттыру вә санап хозурлану буладыр.

Шуңа күрә үз-үзен тәрбияләүгә мал сарыф итүне кызганып, алтын җыючы вә байлык арттыру өчен комсызланучы саран кешене бәхетле түгел дип хөкем итү дөрес булмый. Һәркемнең үзенә күрә зәвык вә яратуы, ләззәтләнүе вә рәхәтләнүе булырга мөмкин.

Сүзнең кыскасы шул: һәркемнең «сәгадәт»е үзе теләгән максатына ирешү вә шуңа риза булу, вә канәгатьләнүдер. Әмма байлык вә хөкүмәт тоту, түрә булу «сәгадәт» түгел, бәлки кешеләрнең зәвыкларына нисбәт берлә «сәгадәт»нең сәбәпләре генә.

Әгәр дә шушы сәбәпләр үзләренең ияләрен максатларына ирештерә алмасалар, ул кешеләр ул вакытта бәхетле булмыйлар. Шуның өчен дә комсыз вә ач күзле һәм дә көнче кешеләрнең бәхетле булулары бик шикле.

 

Тырышу, гамәл кылу

Адәм балаларының җир йөзендә гомер сөрүләре һәм дә көннән-көн алга китүләре тырышуга бәйледер. Әгәр дә бер итек тегүче кеше үзенең шул һөнәрен туктатып тик ята башласа, яки кәләпүш сырып көн күрүче хатын ялкауланып эшен ташласа, көннәренең берендә ачлыктан үләләр. Моны һәркем белә вә аңлый.

Тырышлык тәвәккәлгә дә, тәкъдиргә дә хилаф түгел. Бәлки «тәвәккәл» – тырышканнан соң вә үз кодрәтеңдә булган көчләрне үз урыннарына сарыф иткәннән соң Аллаһы Тәгаләгә ышанып тору, «тәкъдир» исә бәндәнең кәсеп итүеннән соң шул эшне Аллаһы Тәгаләнең мәйданга чыгаруыдыр.

***

Тырышучыларның максатларына ирешми калганнары хәлдә, ялкауланып, тик ятучыларның рәхәт гомер сөрүләре вә максатларына ирешүләре дә дөньяда күреләдер. Күп гакыллылар аптырып йөриләр вә бик күп наданнар нигъмәткә гарык булып яталар. Шуңа карап бәгъзе бер кешеләр: «Аллаһ бирсә, тик торсаң вә никадәр аңгыра булсаң да ризык килә. Аллаһ бирмәсә, көн буе йөгереп йөрсәң дә вә никадәр зирәк, вә уңган булсаң да бер эш тә чыкмый», – дип, бер төрле хөкем чыгаралар вә бөтен эшне «тәкъдир» берлә «бәхет»кә терәп калдыралар.

Һәрхәлдә, бу эшләрдә бөтен сәбәп «тәкъдир» берлә «бәхет» кенә түгел. Шул тик ятучы ялкау вә аңгыра кеше әгәр дә теге көн буе йөгерүче вә зирәк кеше дәрәҗәсендә тырышып йөрсә, хәзерге байлыгының тагын да күбрәк вә бәрәкәтлерәк булачагы һәм дә көн буе йөгереп йөрүче вә зирәк адәмнең бу рәвештә тырышмаган тәкъдирдә бүгенге хәленнән дә түбән хәлдә калачагы мәгълүм түгел.

Тырышу һәм эш эшләүнең шартлары бар. Заман үтү нисбәтендә тереклек сәбәпләре үзгәреп вә яңарып торулары кебек, «тырышу» берлә «гамәл»нең дә бәгъзе бер шартларында үзгәрүләр булырга мөмкин.

Борын замандагы бик күп нәрсәләр бу көннәрдә игътибардан төшкәннәре кебек, борын заманда игътибарда булмаган күп нәрсәләр бу көннәрдә игътибарга кереп торалар.

Эш эшләү – тән куәтен вә гакыл куәтен һәм дә булса малны сарыф итүдер. Эш эшләми, тырышмый торып ризык табу, әлбәттә, мөшкел. Ләкин эш эшләүдән, тырышудан файда күрү өчен югарыда әйтелгән куәтләрне (көчләрне) үзләренең тиешле вакытларында вә тиешле үлчәвендә сарыф итү кирәк. Әгәр дә урыннар һәм дә вакытлар үзгәреше күзәтелми, ничек туры килсә шулай сарыф ителсә, ул вакытта эш эшләүдән нәтиҗә чыкмас.

Моның өстенә дә эшләрдән файда күрү өчен «тырышу» һәм дә «гамәл»нең шартларына игътибар итү кирәк. Бу шартларны «үзгәрми» һәм дә «үзгәрә» исемнәре берлә ике бүлемгә аералар. Заманнарга, урыннарга карап «үзгәрми» торган шартларның иң олуглары вә көчлеләре менә болар:

 

1. Көч кую һәм тәвәккәллек

Теләккә ирешү вә уңыш табу өчен адәм баласы көч куярга һәм дә тәвәккәл булырга тиеш. Алкы-салкы торучы, ялкау кешенең кулыннан һичнәрсә чыкмый. Алкы-салкы булу – күңелнең зәгыйфь булуыннан вә куркаклыктан туа торган авырудыр. Авыру кешенең эш башкара алмавы мәгълүм. Көч кую вә тәвәккәллектән мәхрүм кеше, бүген булмаса да, бер көн ач үләр.

Эшнең алдын вә артын яхшы фикерләп, файда вә зарарын яхшы үлчәп, файда тарафы өстен күрелгәннән һәм дә шул эшне башкаруга көче җитәчәген яхшы белгәннән соң, форсат үткәрми шуңа керешү тәвәккәллек буладыр.

 

2. Үз-үзеңне ярату

«Үз-үзеңне ярату» – үз мәнфәгатеңне саклаудыр. «Үз-үзеңне ярату» булмаганда адәм баласының дөньяда яшәве вә җир йөзендә дәвамы вә киләчәге мөмкин түгел. Мәгәр дә «үз-үзеңне ярату»да мөмкин кадәр гаделлек, үлчәүдән чыкмау, башкаларның хакларына зарар итмәү тиеш. Үз-үзеңне артык яратып җибәрү вә үлчәүдән чыгу – бозык холыклардан санала вә аның сәбәбеннән бик күп кайгылар вә хәсрәтләр мәйданга килә.

Адәм баласы өчен иң олуг камиллек үзенең нәфесен тану булган кебек, иң читен нәрсә дә үзенең нәфесен танудыр. Үз нәфесен танымау тәкәбберлек, масаючанлык дип аталыр. Үз нәфесен тануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле вә кыйммәтле бер дәүләт икәнлеге мәгълүм. Үз нәфесен танучы адәм дөньяда мөхтәрәм булса, тәкәббер, масаючан адәм шул дәрәҗәдә хурлыклы саналадыр. Халыклар бу ике дәрәҗәне вә бу ике төрле кешене беләләр вә һәр икесенә бәһа куя алалар.

Кеше үзенең шушы ике урыннан кайда икәнлеген беләсе килсә, үзенең дуслары берлә дошманнарының сүзләренә колак салсын, дошманнарының сөйләүләренә авырсынмыйча, үзенең кимчелеген төзәтү өстендә эшләсен. Кешенең дошманнары – мөридләрнең шәехләренә караганда да әсәрле вә файдалы туры юл күрсәтүчеләрдер. Дошманы булмаган вә дошманнарының тәнкыйте вә гайбәтләре берлә әйләнмәгән вә җилгәрелмәгән, чөкелмәгән адәм бәхетсездер.

Әхлакны төзәтү, бозык холыклардан аралану, ахирәт һәм дә дөнья өчен тырышу вә хәзерләнү – «үз-үзеңне ярату»чылар башкарырга тиешле бер гамәлдер. «Үлдең – беттең вә югалдың!» – эчтәлегендәге сүзләрне сөйләүчеләрдә «үз-үзеңне ярату» дигән камиллектән тары бөртеге кадәр дә өлеш юк икәнлеген озын сөйләүгә ихтыяҗ юк.

 

3. Тасвир

Бер эшкә керешмәстән элек, шул эш хакында күңелдә генә булса да бер план хәзерләү кирәк. План булмаганда һичбер эш ахырына барып чыкмый, чыкса да файдалы булмый. Шуңа күрә бер эш язмакчы булсаң, шул китапның эчтәлеген күңелдән төзеп бетерергә вә шуннан соң гына эшкә керешергә кирәк. Зур биналар салучыларның вә зур күперләр салучыларның шул биналар вә күперләр хакында рәсемнәрен ясауларындагы хикмәт шушы нәрсә.

 

4. Эшкә өйрәнү

Һәр эш яңа керешкән вакытта авыр вә читен була. Шуңа карап: «Моны мин булдыра алмыйм», – дип ташлау ярамый, бәлки яңа эшкә өйрәнү кирәк. Шул сәбәпле әлеге эшнең җиңел булуы мөмкин.

Без бер сәгать эчендә никадәр нәрсәләр яза алабыз вә никадәр күп язулар укыйбыз. Бу эш безгә эшкә өйрәнүебез сәбәбеннән шулай булган.

Сызлауларына гаҗиз булганымнан соң, тешләремне берәр-берәр алдырдым, ахырда бөтенләе белән алынып бетте. Ясалма тешләр ясаттым. Башта бу ясалма тешләр авызымны тутырып, эчемне пошырып тордылар, авызыма таш тутырган рәвешендә булдылар. Беренче көндә болар берлә ашый да алмадым. Хәзер инде шул тешләрдән башка ашау түгел, хәтта сөйләшү генә дә авыр. Авызымда борчак кадәр генә дә чит нәрсә барлык беленми. Бу эш бары яңа әйберне өйрәнү нәтиҗәседер.

 

5. Иҗтиһад

Кулыннан килгән вә көч җиткән кадәр тырышу «иҗтиһад» буладыр. Дөньяда һичбер эш «иҗтиһад»сыз бармый, барса да файдасы булмый. Ялкаулык адәм баласы өчен зур афәтләрдән саналадыр. Инсаннарның әгъзалары вә тәне «иҗтиһад» сәбәбеннән куәт җыя вә ялкаулык сәбәбеннән зәгыйфьләнә вә эшсезләнә. Бу – бик мәгълүм бер хәл.

 

6. Чыдамлылык һәм ныклык

Бер эшкә керешкәннән соң шуны ахырына кадәр алып бару –  «чыдамлылык, ныклык»тыр. Эшкә керешкәннән соң ялкаулану вә яки төрле-төрле эшләргә күчү (берен башлау вә икенчесен ташлау) – эш эшләү түгел, бәлки комнан аркан ишүдер.

7. Тәртип

Эшнең үз вакытында эшләнүе вә тиешле вакытында тукталуы «тәртип»тер. Һәр эшнең тәртип берлә булуы вә, зур ихтыяҗ булмаганда, шул «тәртип»не бозмау кирәк.

 

8. Пөхтәлек

Эшнең үзенә күрә яхшы, матур вә төгәл булуы – «пөхтә»лектер. «Йә, ярар әле, ахирәт гамәле түгел», – дигән сүзне күңелгә китерү ярамый.

 

9. Вакыттан файдалану

Адәм баласының бөтен гомере хаҗәт һәм ихтыяҗлары өчен көрәшеп үтәдер. Һәр көннең үзенә билгеләнгән бер эше бар. Әгәр дә бу көн өчен билгеләнгән эш бүген эшләнми иртәгегә калса, ул вакыт иртәгә ике көн эшен эшләү вә яки берен эшләмичә калдырырга туры киләчәк. Бу эш көрәштә җиңелү буладыр.

Моннан максат бөтен гомерне эш берлә үткәрү кирәк дигән сүз түгел. Бәлки, тәртипкә салынган вә вакытларга бүленгән эшләрне үз тәртипләреннән төшерми вә үз вакытларыннан калдырмый эшләү кирәк, дигән сүз. Юкса, тормыш өчен кирәк булган ял вакытларын эш берлә үткәрү ярамый. Ял итү үзе дә үз вакытында эшләнү тиеш булган эшләр җөмләсеннән.

 

10. Эштән бушап ял итеп тору

Арыган әгъзаларны вә зиһенне хәл җыйдырып төзәтү, яңадан эш эшләү өчен хәзерләү вә әүвәлге хәлләренә кайтару «ял итү» дип атала. Бу үз вакытында кирәкле бер эш. Юкса, бөтенләй гаҗизләнү вә эштән тукталуга мәҗбүр булу хәвефе бар.

Кешеләрнең ял итү заманнары – атнада бер көн вә аның өстенә дә һәр тәүлектә сигез сәгать кадәр йокыдыр. Шушы көндә вә шушы сәгатьләрдә ял итү, әлбәттә, кирәк.

Моннан башка тагын ашаганнан соң бераз вакытлар тән эше берлә дә, гакыл эше берлә дә шөгыльләнми, тәмам рәхәт итеп ял итү ашның яхшы сеңүенә вә ашказанының сәламәт торуына сәбәп, диләр.

Беркадәр вакытлар дус-ишләр, карендәш, белеш-танышлар вә гаилә әгъзалары берлә сөйләшеп утырулар, саф һаваларда вә бакчаларда йөрүләр, газета вә журналлар укулар да файдалы, рәхәт ял җөмләсеннән саналадыр.

 

***

Дөньяда торган вакытта адәм баласына үз ризыгын үзе табу, мәгыйшәтен тәэмин итү чараларын күрү, әлбәттә, тиеш. Хак Тәгалә («Әл-мөлек», 15): «Аллаһ Җирне сезнең өчен бар кылды, аның һәр тарафында йөрегез, Аллаһның ризыгыннан ризыкланыгыз, ахырында аның хозурына җыелырсыз!» – димәктер, ризыкны ашау, аны табуга вә хәзерләүгә туктаганлыгы мәгълүм.

 

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.58-63.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру