Авыллар тарихы Уку өчен 2 минут

Муса Җәлил Cаратов өлкәсендә

Утызынчы еллар башы – авыл җирендә сыйнфый көрәш аеруча нык кызган еллар. Колхозлар яңа гына оешып килә, техника кирәк, авыл җирендә техника белән эш итә белүче әзерлекле кадрлар җитми. Кыскасы, авыл һәрьяклап зур ярдәмгә мохтаҗ чак.

 

 

Муса Җәлил – алда уртада. 1933 елгы фотосурәт

 

 

Менә шундый вакытта, 1933 елның язында, Саратов өлкәсенең Дергач районындагы Верхазовка (Илмин) авылы машина-трактор станциясенә Мәскәүдән, «Коммунист» газетасының күчмә редакциясе белән, Муса Җәлил килеп төшә. Муса Җәлил, җаваплы мөхәррир буларак, кыска гына вакыт эчендә редакциянең эшен җайга сала. Илмин машина-трактор станциясе хезмәт күрсәтә торган колхозларда яшьләрдән һәм өлкән яшьтәге актив колхозчылардан, шулай ук авыл интеллигенциясе вәкилләреннән хәбәрчеләр туплый, шулар ярдәмендә колхозларда хезмәт дисциплинасын күтәрү, авыл хуҗалыгын ныгыту өчен көрәш башлап җибәрә. Талантлы оештыручы һәм журналист булу белән бергә, ул авылларда культура-масса эшләрен җанландыру буенча да күп эшләр башкара. Аның ярдәме белән әдәби кичәләр уздырыла һәм концертлар куела.

 

Муса Җәлилнең җәмәгать эшчәнлеген бу авылларда әле дә онытмыйлар, сагынып һәм хөрмәт белән искә алалар.

 

Дергачтагы колхоз хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе, 1925 елдан КПСС члены, персональ пенсионер Галләм Һидият улы Батраев ул көннәрне болай дип искә төшерә: «Мин сөекле шагыйребез Муса Җәлилне беренче тапкыр 1933 елның язында Дергач районының Илмин авылында очраттым. Ул «Коммунист» газетасының күчмә редакциясе белән Мәскәүдән килгән. Мин ул чакта сугарыла торган участокта (хәзерге көндә «Алтата» совхозы) орлыкларның сортын сынау станциясе директоры булып эшли идем. Муса Җәлил үзен тәҗрибәле оештыручы, яхшы журналист, сәләтле партия работнигы итеп танытты. Газета чыгару эше белән беррәттән, ул авылларда үзешчән сәнгать көчләрен оештырды һәм аларның эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Үзе дә мандолинада бик матур уйный иде. Газетада еш кына аның үз шигырьләре басыла, һәм ул аларда колхоз алдынгыларын мактый, ялкаулардан көлә, эштәге кимчелекләрне тәнкыйтьли иде. Ул колхозчылар алдында лекция һәм докладлар белән дә еш кына чыгыш ясады. Муса Җәлил колхозчылар алдында зур ихтирам казанды».

 

1929-1935 нче елларда – Илмин авылында бригадир, ә соңыннан механизатор булып эшләгән, хәзерге көндә пенсионер Сафа Хөсәен улы Гайнетдинов Муса Җәлил хакында болай дип сөйләде: «1933 елның язында, язгы чәчү алдыннан, районнан колхоз идарәсенә олаулар җибәрергә куштылар. Ул елны яз иртә килде, юл өзелгән чак иде. Шулай да олаулар җибәрелде. Күчмә редакция безгә менә шундый пычрак вакытта кичкырын килеп төште. Төнлә мине колхоз идарәсенә чакырып алдылар. Редакциягә типография машинасын әйләндерү өчен бер таза егет һәм тагын наборщик кирәк булып чыкты. Безнең бригададан Мөстәкыйм Фәтхуллин исемле егет наборщик итеп билгеләнде. Өч тәүлек тә үтмәде, күчмә редакциянең беренче газетасы басылып та чыкты. Моннан соң инде ул тәртипле рәвештә көнаралаш дөнья күрә башлады. Газетаның һәр санында диярлек «Алдынгыларга тигезләнегез» дигән бүлек була һәм бу бүлектә басылган материалларда тырыш колхозчылар мактала, ялкаулардан көленә, җитешсезлекләр тәнкыйть уты астына алына иде. Без Мусаның кыска гына вакыт эчендә колхоз хәлләре белән шулай яхшы танышып өлгерүенә хәйран кала торган идек. Күчмә редакция килеп бер атна вакыт үттеме-юкмы, Муса безгә колхозда комсомол-яшьләр звенолары оештырырга киңәш итә башлады. Оештырдык. Алар яхшы эшләделәр. Бу яшьләр арасыннан Зөһрә Әһлиулла кызы Саттарова, Әсма Рәхмәтулла кызы Байбикова, Җәмилә Гыйлаҗи кызы Фәтхуллина, Нәфисә Сираҗи кызы Әмирова, Әминә Нәбиулла кызы Фәйзуллина, Тәзкирә Сафиулла кызы Батраева һәм Әминә Байбиковаларның аеруча актив эшләүләрен күрсәтеп үтәсе килә. Газета, гадәттә, иртүк чыгып өлгерә иде. Муса, газетаның яңа номерларын алып, минем белән бергә бригаданың кыр ыстанына бара һәм шунда колхозчыларга кычкырып газета укый торган булып китте. Әйе, хезмәт сөючән бу шагыйрь эштә язгы ташкын шикелле көчле һәм ыргылулы иде».

 

Заманында «Кызыл маяк» колхозының комсомоляшьләр звеносында эшләгән Җәмилә Фәтхуллина (Азизова. – Ред.) да ул елларны яхшы хәтерли икән: «Районнан, сезгә күчмә редакция килә, дигән хәбәр алынгач, колхоз идарәсе ирем Йосыф Азизовтан күчмә редакцияне каршы алуны үтенде. Ирем өч пар үгез, ике дөя белән Дергачка китте. Муса Җәлил һәм аның юлдашы Габделбари (фамилиясе онытылган) бездә тукталды. Редакцияне һәм типографияне мәктәп бинасына урнаштырдылар. Безне, барыннан да бигрәк, Мусаның ару-талуны белмичә киеренке эшләве сокландыра һәм гаҗәпләндерә иде. Ул иртәдән кичкә кадәр авылларда колхозчылар арасында була. Атка һәм дөягә атланып та, җәяү дә йөри. Ә кичләрен ярты төнгә кадәр материаллар эшкәртә иде».

 

Ул вакытларда Илмин авылында укытучы булып эшләгән Нәсимә Алимова бу елларны болай дип искә алды: «Мин авылда культура-агарту эшләрен оештыру буенча Муса Җәлилдән күп нәрсәгә өйрәндем. Язгы чәчүләр беткәч, яңгырлы көннәрнең берсендә Муса уку залына килеп керде. Биредә шактый күп яшьләр җыелган иде. Без аннан берәр шигырен укуын үтендек. Ул шунда безгә үзенең яңа гына язган «Ләйсән» дигән шигырен укыды:

 

«Төтен төсле тетелеп,

Болыт агыла

Алтын бодай йоткан кырларга.

Колхозчының ярсу йөрәге

Сөенеп тибә менә шуңарга...»

 

Шагыйрьнең күтәренке рух белән укуы, шигырьнең тирән мәгънәле булуы һәм шул чактагы реаль вакыйгаларга туры килеп торуы яшьләрдә зур тәэсир калдырды. Муса үзенең шигырьләрен колхозчыларга еш укый иде. Әле дә хәтеремдә, бервакыт ул «Карак» дигән шигырен укыды. Шигырь мондый сүзләр белән тәмамлана:

 

«Колхоз милке яңа көннәреңнең

Корыч нигезе булган өчен дә,

Сыйнфый дошман хәзер колхозларның

Мал-милкенә күбрәк үчегә.

Син аңыңа сеңдер – колхоз милке

Сезнең уртак милек булганын.

Колхоз милке өчен көрәш утын

Көчәйт, әйдә, күтәр югары!..»

 

Шагыйрьнең «Язгы юлда» дигән шигыре колхозчыларда аеруча зур кызыксыну уятты, чөнки ул Дергач районы колхозларындагы конкрет хәлләрдән чыгып язылган иде...

 

Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре хәзер бу авылларда халык җырлары булып киткән һәм яшьләр аларны яратып җырлыйлар. Тик шунысы кызганыч: күчмә редакция чыгарган газеталар бер җирдә дә, хәтта Мәскәүнең В.И.Ленин исемендәге китапханәсендә дә сакланмаган. Шуңа күрә Муса Җәлилнең күчмә газета битләрендә басылган шигырьләрен без белмибез».

 

Илмин авылы колхозчылары герой-шагыйрь истәлеген зур ихтирам белән саклыйлар һәм, аның истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән, авылда шагыйрьгә мемориаль такта куярга һәм яңа салынган мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирергә телиләр. Саратов өлкәсе партия һәм совет оешмалары җитәкчеләре һәм Совет язучылары союзының Саратов өлкәсе бүлеге бу изге теләкне тормышка ашыруда колхозчыларга ярдәмгә килерләр дип ышанырга кирәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәсе килә: тәнкыйтьче Гази иптәш Кашшаф Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләре»нә язган сүз башында (I том, 48 нче бит): «Партиянең Дергач райкомы июль аенда аны Сталинградка командировкага җибәрә», – дип яза. Биредә ул кечкенә бер төгәлсезлек җибәргән. Ул чагында партиянең край комитеты Сталинград шәһәрендә түгел, ә Саратов шәһәрендә урнашкан була. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында әйтергә теләгән сүзләрем менә шулар иде.

 

(Язма «Казан утлары» журналында 1976 елның 2 нче санында басылган.)

 

Сәгыйт Фәизов Муса Җәлилнең Верхазовкадагы көннәре

 

Муса Җәлил турында мәкаләләр һәм китаплар бихисап, әмма аның Верхазовкада яшәгән 111 көне шагыйрьнең биографиясендә тулы чагылыш тапмаган иде.

 

Муса Верхазовкага, Мәскәүдә нәшер ителгән «Коммунист» бөтенсоюз татар газетасы журналисты сыйфатында, 1933 елның мартында килә. Аңа «Кыр эшләре ударнигы» дигән күптиражлы газета оештыру бурычы куелган була. Верхазовкада ул 23 марттан 11 июльгә кадәр яши, оештыру эшләре белән шөгыльләнә, авылдан авылга йөри, халык белән очраша, мәкаләләр һәм шигырьләр язып, аларны үзе оештырган газетада даими бастыра. «Эш гаять күп, бик аз йоклыйм», – дип яза ул Хәсән Туфанга (май, 1933 ел).

 

Верхазовкадан тыш, Алтату, Сафаровка һәм Осинов Гай кебек авылларда да булып, Муса шигъри әсәрләр язарга да вакыт таба. «Язгы юлда», «Комсомол бригадасы җыры», «Җылы яңгыр» кебек шигырьләре – шундыйлардан. «Иделдән хат» поэмасы (ул «Ялкын» газетасының 26 июль санында (№75) басылып чыга) Верхазовка белән, шулай ук шушы авыл кешесе, өлкән дусты Сибгат Агишев белән дә бәйле. Сүз уңаеннан, Муса Җәлил алып килгән типография Сибгат Агишев яшәгән йорт янәшәсендәге мәктәптә урнашкан була. Хәзер бу йортта С.Агишевның нәсел дәвамчылары яши.

 

(Язма С.Фәизовның урысча язылган мәкаләсенә нигезләнеп әзерләнде.)

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи