АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

 

Суган кайнатмасы

 

Бавыр авыртканда, болай дәвалану файдалы. Ярты килограмм суганны турап, 1 стакан шикәр кушып болгаталар да, газ мичендә сары ширбәткә әйләнгәнче тоталар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – берничә ай.

 

 

Циститтан – петрушка

 

800 грамм яшел петрушка өстенә күмелгәнче сөт салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр һәм һәр ике сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 көн.

 

 

Урт ялкынсынса

 

Еш кына урт ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: уртта җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный. Бу очракта кәбестә ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, авызны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздагы сасы исне дә бетерә.

 

 

Миләш чәе

 

Хәлсезләнгәндә, азканлылык булганда, 2 чәй кашыгы миләш җиләген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, тәменчә шикәр яки бал өстәп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

 

 

Кабак төше сихәт бирә

 

Простатитны кисәтү өчен, болай дәвалану яхшы. 250 г кабак төшен тарттырып, 200 г чәчәк яки карабодай балы кушалар, әйбәтләп болгатып, суыткычка куеп торалар. Масса куергач, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар әвәлиләр (аларны суыткычта саклыйлар). Иртәнге ашка 30 минут кала берәр данә ашыйлар. Әзерләнгән шарчыклар беткәнче дәваланалар, бер елдан соң кабатлыйлар. Кайберәүләр бу рецептны җиңеләйтә: кабак төшен порошок итеп төяләр дә, ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгын шулкадәр үк бал белән кабалар, артыннан 1 стакан су эчәләр. Дәва курсы – 2,5-3 ай, 1 елдан соң кабатлау мәслихәт.

 

 

Лимон кесәле

 

650 миллилитр суга – 2 лимон, 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 100 грамм шикәр кирәк. Кабыгын әрчеп алып, лимоннарның согын сыгалар. Кабыгын, әчесен бетерер өчен, кайнар су белән пешеклиләр һәм вак кына турыйлар да, ярты литр суда кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Шикәр кушып, кайнатып чыгаралар, 2 минут пешерәләр. Крахмалны 150 миллилитр җылымса суда эретеп, лимонлы ширбәткә кушалар, гел болгатып торып кайнатып чыгара язгач, сүндерәләр. Шуңа сыгылган лимон согын өстиләр, әйбәтләп болгаталар, матур пыяла савытларга бүлеп, өстенә шикәр оны сибәләр, лимон телеме белән бизиләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи