АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 Фото ria.ru сайтыннан алынды.

 

Баллы сөт

 

Ашказаны асты бизе ялкынсынганда хәлне җиңеләйтү яки бавырны агулы матдәләрдән чистарту өчен, мондый нәтиҗәле чара кулланыла: иртән ач карынга 30 градус җылылыктагы 1 стакан сөтне, 1 чәй кашыгы бал белән әз-әзләп кабып, эчеп бетерәләр, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.

 

 

Иммунитетны ныгыту

 

Җитен орлыгын каһвәтарткычта тарттыралар, 3 аш кашыгы порошокка 1 аш кашыгы шикәр нисбәтеннән кушып, болгаталар. Балалар көненә 2 тапкыр 1 әр чәй кашыгы, өлкәннәр көненә 3-4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга тиеш. 200 әр грамм йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеген, 2 лимонны иттарткычтан чыгаралар, ярты литр бал кушып, яхшылап болгаталар, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар.

 

 

Хөрмә дәвалый

 

Инсульт, бит нервы параличы булганда, йомшак хөрмә җимешен (финик) вак кына турыйлар яки иттарткычтан чыгаралар. Ашаганнан соң, 2-3әр чәй кашыгы шул пастаны кабалар. Әгәр йотарга авыр булса, сөт яки сары май кушып бераз сыегайталар. Дәва курсы - 1 ай һәм аннан да күбрәк.

 

 

Кукуруз суы

 

Югары кан басымыннан дәвалану өчен, стаканга 1 аш кашыгы кукуруз оны салып, өстенә кайнар су коялар һәм төнгелеккә калдыралар. Иртән торгач, ач карынга, өскә җыелган суны эчәләр. Әгәр кан басымын тиз төшерергә кирәк булса, тукыма кисәген 5-6 процентлы серкәгә манып алып, 5-10 минутка аяк табаннарына куялар.

 

 

Колак шаулаганда

 

Колак төрле сәбәптән шауларга мөмкин, шунлыктан башта табибка күренергә кирәк. Халык медицинасында мондый чара еш кулланыла. Прополисның спиртлы төнәтмәсе белән зәйтүн маен тигез микъдарда кушып, яхшылап болгаталар, мамык кисәген шушы майда чылатып, төнгелеккә колакка куеп яталар. Көнаралаш 10-15 төн дәваланырга кирәк.

 

 

Тозлы кәбестә

 

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп, 1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар: уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм кара борыч, кәбестә; аннары тагын кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач, зур тәлинкә белән каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи