Заманында казанлыларның иң яраткан урыны – Панаев бакчасында ресторан, ике яруслы театр, шахмат клубы, павильон, фонтан, кегельбан булган. Театрда рус һәм татар спектакльләре, концертлары куелган.Бакч...
Заманында казанлыларның иң яраткан урыны – Панаев бакчасында ресторан, ике яруслы театр, шахмат клубы, павильон, фонтан, кегельбан булган. Театрда рус һәм татар спектакльләре, концертлары куелган.
Бакчаның исеме аның хуҗасы – статский советник Лиодор Александрович Панаев һәм улы Ахиллес Лиодоровичларга мөнәсәбәтле. Панаевлар нәселеннән шактый гына сәнгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар чыккан. Л.А.Панаев үзе дә виртуоз-скрипач, дирижёр һәм композитор булган.
Хәзерге көндә бу бакча биләмәсендә «Динамо» стадионы урнашкан.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала