Зөлфия (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Кыз бала тапкач, Зөлфия академик ял алды. Тормышы да җайланып килә кебек. Зөлфия теләге буенча, Хәйдәрнең әнисе фатирыннан тулай торакка күчтеләр. Өнәп бетерми иде шул каенанасы Зөлфияне, ничектер якын итә алмады. Һәр нәрсәдә буйсыну, үзенчә яшәүне таләп итте. Әнисе янына барган саен, үзгәреп кайта иде Хәйдәр. Эчкән чакта кул да күтәргәли, Зөлфиянең яшьлегеннән, хәтта үткәненнән да көнләшә башлады. Ярты еллап түзгәч, Зөлфия аерылышырга карар бирде, судка гариза язды.

Аерылышкач та тынычлана алмады Хәйдәр, һәр көнне килеп йөрде.

– Зөлфиям, яңадан бергә булыйк, башка кабатланмас‚ – дип ялынды. Бер килүендә елап ялварды да. Юк, кичерә алмады аны Зөлфия.

– Бер кискән ипи кире ябышмый‚ – дип кырт кисте. Кызгану хисен горурлык жиңде.

Баласы булса да, Зөлфия белән танышырга теләүчеләр гел табылып торды. Арада унҗиде яшьлек егет тә бар иде. Мәхәббәттән исергән Алмаз исемле бу егет бер килүендә, өйләнергә нияте булуын да белдерде.

– Яратам мин сине, Зулечка, синсез тора алмыйм‚ – диде.

– Юләрем минем‚ – дип каршы төште Зөлфия. – Мин синең апаң яшендә бит.

– Шуннан нәрсә, – дип үҗәтләнде Алмаз. – Паспортыңны күрсәтеп йөрмәм әле.

– Азрак үс әле‚ – дип көлде Зөлфия. – Соңрак үзең үк рәхмәт әйтерсең.

Шулай аерылыштылар. Дөрес, Зөлфия дә аны якын күрә иде, ләкин гаилә  тормышы хискә генә корыла алмый шул. «Тора-бара яшьрәкләргә күзе төшәр, барыбер китәр›, – дип шикләнде Зөлфия.

 

***

Еллар уза торды. Менә инде Зөлфия университетны тәмамлап килә. Тормышы да җайланыр төсле. Туган якларга бер кайтуында, әле һаман да өйләнмичә йөргән сабакташы Харис очрап‚ ун ел буе яшереп килгән хисләрен ачты:

– Мин сине мәктәптә укыган еллардан бирле яратам, әмма сүз кушарга тәвәккәллегем җитмәде. Чык миңа кияүгә, аяк астыңда туфрак булырмын.

– Беләм, син әйбәт егет, Харис‚ – диде Зөлфия азрак уйланып торгач. – Тик мин инде кияүдә булдым, балам да бар.

– Мин барысына да риза, Зөлфия. Күреп торасың, һәр түмгәккә абына торган яшьтә түгел инде хәзер. Ныклап уйладым мин. Әни дә каршы түгел. Синең дә әниең үзе генә калды, инде олыгаеп та бара. Бергә булыйк. Әниеңә терәк, балаңа әти булырмын.

Кистереп әйтә алмады Зөлфия.

– Уйлап карармын, азрак вакыт бир, – дию белән чикләнде.

– Ярый, бер айдан Казанга килермен. Каршы килмә, зинһар. Үкенмәссең.

Бер айдан, Зөлфиянең ризалыгын алып, канатланып кайтып китте Харис.

 

***

Университетны тәмамлаган көннәрдә Зөлфиянең яшьлек хисләрен яңарткан очрашу булды. Казан урамыннан барганда, Кекин йортына җитәрәк, каршына Гамир килеп чыкты.

– Исәнме, Зөлфия.

– Исәнме, Гамир. Тормышларың ничек?

– Әйбәт, Зөлфия. Үзең ни хәлдә, кияүгә чыкмадыңмы әле?

– Синнән яшермим, Гамир. Авылга кайткач, элекке классташым очрады. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

– Үзеңне аңлый торган әйбәт кеше булса, чык, Зөлфия. Син кемне дә бәхетле итәрлек.

– Рәхмәт, Гамир. Яхшы кеше икәнеңне беләм мин.

Берара тын тордылар. Сүзне Зөлфия ялгады:

– Беләсеңме, Гамир. Очравың яхшы булды әле. Үзем дә эшеңә шалтыратырга тора идем. Без элек бергә укыган кызлар, сөйләштек тә, сине чыгарылыш кичәсенә чакырырга булдык. Ихлас күңелдән. Килерсеңме?

– Килермен, Зөлфия. Мин барыгызны да, элеккечә якын-үз күрәм. Чакыруың өчен рәхмәт.

Алар шулай аерылыштылар. Күз карашлары моңсу иде. Икесе дә, әлеге очрашуның соңгысы булачагын, аннан гомер юллары мәңгегә аерылачагын сизеп-тоеп торды. Бер-берсен күз карашларыннан ук аңлаган кешеләрнең соңгы очрашуы иде ул…

 

Фирдәвес Зариф

Фото: pixabay

Комментарий язарга