Журнал «Безнең мирас»

Җәүһәр иясе Җәүһәриягә (Кыйссаның дәвамы)

Кыйссаның башын монда укый аласыз


Шушы сүзне әйтүне генә көткәндәй, ике егет килеп керде. Сәлам биреп сәлам алышкач, хәзрәт Ферсман безне таныштырырга булды:


– Күренекле сәнгатькяребезне беләсез инде, ягъни таныйсыздыр?


– Аны белмәгән, танымаган кеше республикада бармы икән?! – диде район советы депутаты значогы таккан, җирле үзидарә рәисе булуы йөзендә чагылган егет. Аңа каршы мин сүз әйттем:


– Экология буенча җаваплы түрәләр танымый шул. Танысалар, «Башкирия» һәм «Кызыл таң» газеталарына язган мәкаләләремнең берәрсенә булса да җавап биргән булырлар иде.


– Җавапны алар түгел, ә Министрлар Советы бирә. Әтисенә охшатып таныйсыздыр: менә бу егет Фәрхетдинов Әхнәф улы – Фәрит Әхнәфович – республиканың иң популяр җир-су банкының хуҗасы, безнең авылның инвесторы буларак, соңгы атна-ун көн буе гел Министрлар Советын саклады. Хәзер ул барысы турында да безгә отчет бирер.


– Эшләнмәгән эшләр өчен отчет биреп булмаса да, эшләнгән эшләр өчен, авылдашыбызның республика газеталары аша чаң сугуы өчен рәхмәтебезне журналистка белдерергә тиешбез. Рәхмәт аңа. Ул күтәргән мәсьәләләр тиешле югарылыкта тикшерелеп, махсус карарлар кабул ителде. Менә алар...


Мин шунда тыела алмадым:


– Бездә карарлар кәгазьдә кабул ителеп, аны оныту традиция инде ул, – дидем.


– Үтәлгәннәре дә булгалый ич, – диде җирле үзидарә рәисе Тәлгать, Фәрит Әхнәфовичка карап.


– Киләчәкне юрау дөрес булмас, әмма кабул ителгән карарлар тынычландырырлык. Укыйм: «190 чакрымга сузылган Татлысу елгасы буендагы 3 районның 27 колхозы...»


– Хәзер колхозлар юк ич, – дип кысылдым сүзгә.


– Колхозлар булмаса, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар бар.


– Шуннан?


– Кем хуҗалыгы булуына карамастан, барысы да елга буена салынган абзарларын, бәдрәфләрен алырга, елгага шакшы ага торган торбаларын җир өстенә чыгарырга тиешләр. Әгәр хуҗалыкларның кереме миллионнар белән икән, карарны үтәү бер айдан соңга кичектерелсә – 500 мең сум штраф, керемнәре меңнәр белән исәпләнүче шәхси эшмәкәрләргә 100 мең сум штраф түләү каралган.


– Кемгә түләү?


– Хөкүмәткә.


– Зарары – безгә, штрафы – хөкүмәткәме? – димичә түзә алмадым.


– Хөкүмәт органнары елганы терелтү буенча күреләчәк чараларда катнашачак.


– Мәсәлән?


– Хәзердән үк тегермән буасы өчен кирәкле ташларны чыгарып урынына ташыту буенча эшләр башланырга тиеш. Аның өчен тракторлар, бульдозерларыбыз бармы?


– Элекке кебек, буаны глиналы салам белән буып булмый бит, режиссер абый, бу эш кино төшерү түгел. Таш чыгару, таш ташу эшләре белән параллель рәвештә, үлгән сулыкларга су күтәрелгәч, чиста су керсен өчен елга ярыннан каналлар ачып, бетон трубалар салырга нинди техника кирәген тәгаенләргә белгечләр чакырасы бар. Андый эшләрнең барысы да сметада күрсәтелеп, имзалар алынды, графикларга салынды, эшлисе генә калды.


– Ничә елга сузылачак инде бу кәгазьдәге эшләр?


– Тегермән буасы төзелеп, тегермәне он һәм электр тогы бирә башлаганчы.


– Димәк, аларны күрү миңа насыйп булмаячак?


– Насыйп кына түгел, син әле экология эксперты буларак җавап бирәчәксең, абзыкай.


– Теге дөньяданмы?


– Газеталарда! Эксперт буларак, сиңа эш хакы һәм лаборант штаты бирү каралган. Менә, үзең укып бак.


– Анысы кем тагы?


– Татлысуның исеме аклануын күзәтү лабораториясе хезмәткәре.


– Аңа хезмәткәр кирәкми. Һәркем үзе татып карап әйтә ала.


– Әйе, эш аңа барып җитсә, шакшы белән чистаны гына аерыр идек әле.


– Мине корыган күлләребезне чистарту проблемасы борчый, Фәрит Әхнәфович.


– Ике экскаватор килү каралган. Суытып, күлләр экскаваторларны күтәрерлек туңгач, алар көннәр җылыта башлаганчы күл ләмен ярларына алып ташлаячаклар. Бу эшләрнең һәркайсы үз вакытында эшләнсә генә, буа буылып, шлюзлар ябылачак.


– Җәмәгать! – диде хәзрәт Ферсман. – Ясыйгъ намазы вакыты җитте. Хыял-планнарыбыз тормышка ашсын өчен догада булыйк та иртәгәгә кадәр хушлашыйк.


– Хушлашканчы, килгән кунакка бер- ике сөалем бар иде, – диде Тәлгать.


– Тыңлыйм, – дидем. – Әмма мин килгән кунак түгел, ә өенә кайткан хуҗа.


– Килгәндә-кайтканда әүвәл рәискә күренеп, исәнлек-саулык сорашалар иде. Ә син туп-туры зиратка.


– Чөнки зират минем якын киләчәгем бит.


– Тәүбә, диген. Кайттым, дисең, ә үзең Җәүһәрия җиңгине дә алып кайтмагансың.


– Кем инде урманга – утын, болынга самовар күтәреп бара?!


– Кара аны, иртәгә кайтасы кунакларның күзеннән саклан. Таҗыйлыларның егетләре генә түгел, кыз-хатын, киленнәре дә күз тидерергә һәвәс.


Очрашу мин күз алдыма китергәннән дә кызыклырак узды. Җавап сүземдә: «Мин «Кызыл таң» һәм «Башкирия» газеталарында язганнарымны гына кабатлый алам», – дигәч, бертавыштан: «Беләбез», – диделәр. Банкир Фәрит Әхнәф улы сөйләгәч, аңа һәм миңа карап, озак кул чаптылар.


Концерттан соң җирле үзидарә оештырган банкетка алып бардылар. Башкорт язучыларыннан ике әдип бар иде. Алар да чыгышлары белән Бүләковлардан икән.


Минем өчен, Бүләковлардан да бигрәк, бульдозер-трактор һәм КамАЗ машиналарын бирергә тиешле хуҗалар белән күзгә-күз сөйләшү кирәк иде. Молодец Тәлгать, барысын да тиешенчә оештырган.


Бик кыстасалар да, минем белән килгән артистлар авылда кунмадылар, тегермән төзелеп ачылганда тагын килүне вәгъдә итеп, район үзәгенә, кунакханәгә киттеләр. Тагы ялгызым калдым.


Тәлгать авылда кунак йорты вазыйфаларын үтәүче Газизә-Газдә коттеджында кунарга өнди, ә мин энекәшемнең үпкәсеннән шүрлим.


Тәлгать: «Үзем сөйләшеп, гафу үтенермен», – дигәч, Газизәдә кунарга ризалаштым.


«Кунарга» сүзе монда артык булыр. Кояш инде кеше биеклегендә иде. Үзидарәнең «буханка» УАЗигында Газизәгә бик тиз киленсә дә, тиз генә өенә үтеп булмады. Капкасы әллә нинди хикмәтле йозак-келәләр белән бикле булуы өстенә, электр кыңгыравы өзелгәнлектән, шалтырату нәтиҗәсез иде.


Икәүләп калай капканы кага башладык. Озак көттерми, Газизәнең тавышы ишетелде:


– Какма кеше капкасын – үз капкаңны кагарлар...


– Газдә, ачуланмасаң, без килгән идек. Тәлгать абзаң булам.


– Ачулансам, кире китәрсезме?


– Кунак алдында кыен хәлдә калдырасың, ач тизрәк.


– Артист бабай кунак түгел, үзе хуҗа авылдаш ул. Әйдә, керегез, кергәч кунак булырсыз.


– Артист дигәнеңне кабул итсәм дә, бабай дигәнең артык, Газизә. Бабай урынына исемемне әйтә аласың: Әдип Гаязович яисә Әдип абый, – дидем мин, урынлымы-урынсызмы сүзгә катышуымны чамаламыйча.


– Бабай дип без Президентыбызга да әйтәбез. Яратып әйтелгән сүздән баш тарту артистны да, әдипне дә бизәми.


– Әдип минем исемем бит, Газизә.


– Исем җисеменә муафыйк булырга тиеш. Монда чишенмәгез, икенче катка күтәрелегез.


– Мәдрәсә бүлмәсенәмени? – диде Тәлгать.


– Мәдрәсәдә кыш җиткәнче каникуллар. Беренче каттагы буш бүлмәне төрек кешесенә дип әзерләдем.


– Нинди төрек кешесенә? – дидем мин.


– Тәлгать абый әйтсен, мин каршы идем. Хатынлы, бала-чагасы күп кеше, дигәч, ризалаштым.


– Яшь хәзрәт Каһирәдән укуын бетереп кайтуга, йорт өлгертеп тормакчы идек. Яшь булса да башлы булган хәзрәтебез дә Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә мөфти булып киткән. Ул кайтмаса, башкасы килер, дип, йортны төзеп куярга булдык. Акчасын мәчет түли, безнең аша.


– Урыны минеке икәнен белә торып, кем рөхсәте белән төзелә ул йорт?


– Ничә ел буе җир налогы түләнмәгәч, ул урын хуҗасызлар исемлегендә иде, абзый, аңла.


– Хәзер инде хуҗасы булганнар исемлегенә кертелерме?


– Гариза язарсыз, комиссия хәл итәр. Проблема булмас, ягъни мәчеткә шартнамәдә күрсәтелгән хакны бирәсез дә, вәссәлам, эшең бетте, кодагый.


– Бүләковлар кода-кодагыйлыкны онытмасалар да, кеше хакына кермәделәр. Йорт минеке булырга тиеш. Төзүчеләрне дә мин үзем ялларга тиеш.


– Безнең төрек остасы белән шартнамә төзелгән, аванс бирелгән. Ул бүген-иртәгә килергә тиеш. Күрше районның яңа мәчетенә ай гына куясы калган иде. Куйганнардыр да инде. Сабыр итик. Хәзер төзүче табу җиңел түгел, Әдип Гаязович. Әнә, Газдә әйтсен төзелешнең ни икәнен, күпмегә төшкәнен шушы йортны эшләткәндә ул яхшы аңлады.


– Бурычымны әле һаман түләп бетерә алмыйм. Төрек белән эшләр барып чыкса, бурычларымнан котылырмын дип өметләнәм.


– Нинди эш чыкса?


– Аларда күннән теккән кием-салым, аяк киемнәре бик арзан бәяле, диләр...


– «Агыйделнең аръягында бер алтынга биш бозау», – дигәнгә ышанасың, Газизә. Күпме бурычың бар? – дидем мин, егетлек күрсәтмәкче булып.


– Күпме булса да үземнеке.


– Уртаклыйсың килмимени?


– Бурыч уртак була алмый, бабай, әй-лә, Әдип Гаязович, әтәчләнмә. Әнә, «әтәч»ең кычкыра, җавап бир. Җәүһәрия әби булмасын!


Ул булса шатланыр идем, ләкин телефонда оператор Камил иде. Юлга чыгуларын, кайтып баруларын хәбәр итте. Абруеңа тап төшермәс өчен, район хакимнәренә концертлар өзелүгә сәбәпләрне үзең аңлату кирәк булыр, ди. Исәнлектә күрешик. Хуш.


Телефонымны кесәгә салуга, Тәлгать:


– Җәүһәрия җиңги киләм, дисә, машина җибәрербез, – диде.


– Йорт төзелеп кулга ачкычы кермичә, аның килү ихтималы юк.


– Монда сиңа бирелгән бүлмә Җәүһәрия җиңгине дә сыйдырырлык. Штатка алынып эшли башлагач, хатынсыз булмас, абзый, тартынып торма, әйт хаҗәтләреңне.


– Әйтеп булмый торган хаҗәтләрне кемгә, ничек белдерергә?


– Ашау-эчү мәсьәләләрен чишү безнең өстә кала. Детсад Фирая белән сөйләшербез, аның кухаркасы бик елгыр кыз, иртә-кич ризыксыз калдырмас.


– Әйе шул, детсад боткасын көтеп яттылар, ди! Итен-маен китерсәгез, үзем әзерлим, – диде Газизә.


– Син эштә булганда кем? – диде Тәлгать.


– Минем эшем савап өчен генә бит. Мәчеткә дә, зиратка да аерым сәгатьләрдә генә бару шартын куярмын. Хәзрәтебез каршы булмас.


– Газизә, Тәлгать әйтеп бетермәде, миңа, экология эксперты вазыйфалары белән бергә, Татлысудан һәркөн иртә-кич анализлар өчен пробиркага сулар алып, аларны район үзәгендәге лабораториягә җибәреп барырга тиеш булу эше дә йөкләнә. Бу эштә, әлбәттә, лаборанткасыз, ягъни синсез булмый. Эш хакы күпме каралганын Тәлгать абыең әйтер.


– Медсестраларныкы белән тигез.


– Андый эш хакы алыр өчен авыл хатыннары көрәшмәс, дисезме? Куегыз. Мин көрәштән куркам.


– Көрәшсә дә, алар синең белән түгел, Әдип Гаязович белән көрәшергә тиеш була. Әдип агай безгә таяна.


– Бәхет капкасының шулай кинәт ачылуына ышанасы килсә дә, куркам шул, – диде Газизә, йомшарып.


– Һәр эш куркулы җиңүдән башлана, – дидем мин һәм шуннан башланды да.


Әхтәм Зарипов


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру