Журнал «Безнең мирас»

Якты сагыш (хикәянең дәвамы)



Хикәянең башын монда укый аласыз
Киемнәр тузанланып, пычранып беткән иде. Аларны мин иртәгесен бик әйбәтләп юып, пoт ярымлы күмер үтүге белән үтүкләп җибәрдем. Элеккедән дә шәйрәк булып киттеләр. Бигрәк тә чалбар балагымдагы сырлар шәп чыкты. Юып яңартылган киемнәрне киеп, дулкын-дулкын кара чәчләремне әле уңайга, әле кирегә тарап кабартып җиффәргәч, өр-яңа егеткә әйләндем. Ботинкалар да рәткә керде. Дулкын-дулкын чәчләремне бер селтәп артка җиффәрдем дә көзге каршына килдем. Көзгедәге егет бик фырт иде. Тизрәк «сөтле чикләвегем»не күрәсем килде. Кичне көчкә-көчкә җиткереп, клубка ашыктым.

Юлда кызу-кызу барганда, башыма, «келт» итеп, бер уй төште: «Тукта, егет, алай ашыкма. Горуррак бул. Егетлегеңне курсәт! » Акылыма рәхмәт әйтеп клубка ашыкмыйча гына бардым.

Мин клубка килеп кергәндә, вечер кызып бара иде. Кызлар арасыннан, үзенә сиздерми генә, «сөтле чикләвегем»не эзләдем. Ул, айның җиденче кичедәй балкып, авылның иң авторитетсыз егете белән сөйләшеп утыра иде. Йөрәк әллә нишләп китте. Сукыр икән бу, кеше белән кешене аера белми. Ярар, без дә төшеп калганнардан түгел. Гармунчы бер танцы көe уйнап җибәрүгә, кул астына туры килгән беренче кызны эләктереп, биергә чыктым. Ботинка әйбәт майланган — шыгырдап тора, ае чыкса-чыкмаса да, башны болгап-болгап алам - бусы инде чәчләрдәге дулкыннарны кузгатып җибәрер өчен. Пинжәк төймәләрен чишеп җибәрдем, чөнки өскә яңа кулмәк кигән идем. Күрсеннәр. Зәп-зәңгәр бит, елкылдап тора.


Ну биеп тә карадым ул көнне. Үзем биим, үзем күз кырыем белән «сөтле чикләвегем»ә карап алам. Гармун тынган, биюләр туктаган арада, ул миңа таба якынлашмакчы, нидер әйтмәкче була, ләкин аны күрмәмешкә салышам. Шалишь, брат. Без андый авторитетсыз малай түгел. Безнең сорт югарырак!


Шулай борынны күккә чөеп, «сөтле чикләвегем»не күрмәмешкә салынып йөри торгач, ул чынлап та күренмәс булды. Ары карадым, бире карадым — җир йотты, диярсең, юкка чыкты. Кызлардан сораштырып карыйм: андый чүп-чар күзгә чалынмады, дип, җилкәләрен генә сикертәләр. Чүп-чар, имеш. Көнче тараканнар. Сез андый булсагыз, күккә сикерер идегез әле. Күрсәтермен әле мин сезгә чүп-чар»ны! Беләсегез килсә, ул сандугачлар иленнән килгән. Ул сезнең кебек прастуй авыл кызы түгел, ул — гөлләр нәселеннән.


Үзем авыл буйлап «сөтле чикләвегем»не эзләп йөгерәм, үземнең телгә шундый сүзләр килә. Күрми калганнары өчен авыл кызларына эләгә. Ярый әле үзләре ишетмиләр.


Ул көнне мин авылны өчме-дүртме урадым. «Сөтле чикләвегем» туганнарына кайткандыр, дияр идең — өйләре тышкы яктан бикле. Өстәвенә чабата авызлы алабайларын бәйдән ычкындырып куйганнар. Алабаен әйтер идем: мине гомердә күрмәгәндәй, олы авызын ачып, чалбар төбенә үрелә. Флера апасы белән капка төпләрендә утырганда, битне йөз кат ялап чыга иде. Бүген танырга да теләми. «Сөтле чикләвегем»не ул көнне тəки күрергә туры килмәде. Ул Төрекмәненә сыпырткан булып чыкты. Шул көннәрдә миңа да, хәрби комиссариатка чакырып, язу килде.





Фәнис Яруллин

Ахыры бар
Фото: pixabay

Теги: Фәнис Яруллин Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру