Моннан соң беркемне сөймәм
Безнең сөю туган чагында ук
Хөкем ителгән иде бит үлемгә.
Ул көннәрнең килеп җитәчәген
Кертеп карамадык күңелгә.
Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Сорамыймын шуннан артыгын.
Өр-яңадан терелеп китсен әле
Үлеп бара торган шатлыгым.
Очраштырдың безне нигә, язмыш,
Аерасын белгәч алдан ук?
Яраламый гына чыгамыни
Ике җанны тоташтырган ук?!
Белми идем шундый сөю барын,
Белми идем шундый хис барын.
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Дөньядагы бөтен төс барын.
Күп иде, күп сиңа әйтер сүзләр…
Ул сүзләрнең кайнар ташкыны
Тыннарымны минем кыса иде,
Чыгам-чыгам диеп, ашкынып.
Безнең телебез — бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Без шушы моң аша халкыбызның рухи байлыгына, тирән катламнарына үтеп керәбез. Ләкин моң ул ниндидер абстракт нәрсә түгел. Моң, минемчә, телнең үзендә ята. Ул – телнең бер кисәге. Фикеремне раслар өчен бер мисал китереп үтәм. Әйтик, менә бик моңлы саналган берәр халык җырының сүзләрен алыйк та башка телгә тәрҗемә итеп җырлап карыйк. Җырның көе шул ук кала, башкаручысы да шул ук була, әмма моң югала.