Үтерүче (Хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Ярминкә башланды. Купеслар товарларын урынлаштырып, кибетләр ачтылар.

Ярминкәдә халыкның очы-кырые да юк. Күбесе авыл халкы. Ягъкубның шулкадәр күп халыкка исе китсә дә, үз эшен дә онытмады. Ул һәммәсен дә җентекләп күзли, кем товар алырга килә, кем болай гына товарның яхшылыгын карарга, кем усал ният белән йөри? Барысын да кичерә иде. Әгәр килүчеләрдән берәрсе шөбһәле күренсә, андый-мондый нәрсә эләктерерлек булса, андыйларны куып җибәрә иде. Каюм исә бернәрсә тугрысында да кайгырмый һәм аның кайгырырга вакыты да юк иде. Һәрвакыт, кибеттә халык күп булды исә, әллә кайдан чегәннәр килеп чыгалар да, Каюм янына баралар. Каюм алар белән читкә борылып, әллә нәрсә тугрысында пышылдап сөйли иде. Ягъкуб кайчагында Каюмнан: «Алар нинди кешеләр? Ни өчен киләләр?» – диеп сораштыргалый. Каюм җавап урынына йөзен чытып, ачулы тавыш белән: «Нигә син алай кешене күзлисең, үз эшеңне бел! Мин бит сине күзләмим, син дә миңа кагылма! Алар бар да минем танышларым, алар белән бер шәһәрдә эшләгән идем», – ди иде. Ягъкуб аңа каршы: «Аларга тагы эшләргә? Күрмисеңмени, алар бар да сәләмә… Аларга карарга да чирканыч!» – ди торган иде.

Бервакыт кибет янына бер чегән хатыны килде һәм үтеп барган булып Каюмга баш селкеде. Каюм аның янына барып, нәрсә хакындадыр акрын гына сөйләшергә башлады. Ягъкуб бу эшләрнең барысын күрде һәм аның йөрәге ниндидер бер усал эш барлыгын сизеп алды. Чегән хатыны киткәч, Каюм, Ягъкуб янына килеп:

– Эх, иптәш! Син ач һәм ялангач! Шулай була торып та үзеңә үзең ярдәм итә белмисең! Син үз башыңа бәла булып кына йөрисең! Син хуҗа вәгъдә иткәнгә ышанма, ихтимал, бернәрсә дә ала алмассың.

Ягъкуб:

– Соң ничек артык эшләмәкче буласың? Эш бит авыр түгел, ә хак яхшы? Шуннан артык бернәрсә дә юк бит инде?

Каюм:

– Бар!..

Ягъкуб:

– Нәрсә? Әйт!

Каюм:

– Сиңа ышансаң!.. Дөрестен генә әйт әле Ягъкуб! Син хуҗага тугры хезмәт итәсеңме?

Ягъкуб:

– Тугры булмагач, ул нинди хезмәт? Ялландың – сатылдың. Миңа хуҗаның бер тузаны да кирәк түгел. Мин әгәр үз туганымның да хуҗа малына хыянәт иткәнен күрсәм, аны да әйтер идем.

Каюм:

– Рәхмәт сиңа, Ягъкуб! Һәрвакыт шулай кирәк: баерсың.

Шул сүзләрне әйткәч, Каюм Ягъкуб яныннан китте һәм үзе авыз эченнән генә көлеп куйды. Ягъкуб, аның көлгәнен күреп: «Бу Каюмда ни булса да бернәрсә бар. Ул хәзер авылдагыча түгел, үзгәргән», – диде. Ягъкуб шул хакта тирән уйга батты. Бу вакыт чегән хатыны тагы килде. Каюм, аның янына барып: «Тиле! Аңа сөйләп торуы да әрәм. Аңардан башка да эшне булдыра алырмыз», – диде. Ягъкуб бу сүзләрнең барысын да ишетте.

***

Кояш баеп караңгы төшә башлады. Приказчиклар да кибетләрне ябып, төрлесе төрле җиргә: кайсы театрга, кайсы мунчага, кайсы кая җитте, шунда тарала башладылар.

Ягъкубның хуҗасы да, гадәте буенча, Каюмга кибетне бикләргә һәм ачкычны бирергә кушты. Каюм йозакны боҗраларга элеп уңга борды, сулга борды, көче җитмәгән булып көчәнде, ыңгырашты, ахырысында йозакларны бикләп, ачкычларын хуҗага тоттырды. Хуҗа кайтып китте. Аның артыннан Каюм да каядыр китте. Каюм киткәч тә, Ягъкуб йозакларны яңадан барып карады. Ни күрсен: йозаклар бикләнмәгән, һәммәсе дә ачык, бары эленеп кенә торалар. Каюм шулкадәр тырышып, ыңгырашып бикләгән булып маташса да, бары хуҗаны алдар өчен генә эшләгән икән.

Ягъкуб йозакларны карап бу тугрыда бер фикергә килергә өлгермәде, ул арада Каюм да каяндыр килеп чыгып:

– Бар, иптәш, фатирга! Миңа аш китер! Аннан соң йокларга ятарсың. Йә болай итик: анда фатирда эссе, мин анда йоклый алмыйм, син үз чиратыңа килмә, синең өчен мин каравыллармын, – диде.

Ягъкуб шундук: «Менә ул ничек икән! Тукта әле!..» – диеп уйлады да, фатирга таба китте һәм Каюмның күзеннән күмелгәч тә бар көче белән чаба башлады. Тиз арада хуҗасының фатирына килде. Бәхеткә каршы, хуҗа өйдә иде. Ягъкуб бар белгәнен, Каюмның ничек әзерләгәнен, аның әллә нинди шөбһәле кешеләр белән сөйләшкәнен, аның ничек йозакларны бикләгәнен, ахырысында аны өйгә кайтарып җибәргәнен, һәммәсен берәм-берәм сөйләде. Мондый сүзләрне ишетеп, хуҗа ап-ак булды. Бераз башына килгәч, Ягъкубка тугрылыгы, саф күңеллелеге өчен рәхмәт укып, ачкычларны алды да, ямщик яллап, кибеткә чапты. Кибеткә килеп йозакларны карады, берсе дә бикләнмәгән. Каюмны чакыра башлады. Ләкин Каюмның эзе дә күренми, ул инде әллә кайчан иптәшләре янына сызган иде. Хуҗа кибетләрне ачып эчкә керде. Товарның барысы да төгәл, сәламәт икәнен күреп, Ходага мең-мең шөкер кылды, күрәсең, угрылар әле товарны алып өлгермәгәннәр, җайлырак вакыт, төн җиткәнен көткәннәр.

Хәзер инде хуҗа кибетне үз кулы белән бикләп, аның өстенә ике каравылчы яллап куйды. Ягъкубны исә, шундый хезмәте өчен тәмам олуглап, аңа рәхмәтләр укып: «Бу көннән алып сиңа көненә илле тиен урынына берәр сум бирермен. Киткәндә тагы наград бирермен. Моннан соң да шулай кара, аз гына берәр шөбһәле нәрсә сиздең исә, хәзер миңа хәбәр бир! Инде син кибет янында торма. Теге усал Каюм эшне сизсә, сине тере калдырмас», – диде.

***

Икенче көнне «ярминкәдә өч кибетне берьюлы талаганнар», дигән хәбәр таралды. Хуҗа бу хәбәрне ишеткәч һәм ул таланган кибетләрнең үз кибете белән янәшә кибетләр икәнен белгәч, Ягъкубны нишләтергә белмәде. «Минем дә кибетем шулай таланган булыр иде бит. Бу таланган кибетләрдән гәрчә күп мал алсалар да, аның суммасы күп түгел, ә минем кибеттән аз гына мал алсалар да, ун меңләпне эләктергән булырлар иде», – диеп, Ягъкубка күп рәхмәтләр укыды.

Бервакыт Ягъкуб кибет алдында утырып тора иде. Шулвакыт кибет янында ристаннарны алып китеп баралар, аларның алдында да, артларында да мылтыклы һәм кылычларын ялангач тоткан солдатлар каравыллап баралар иде. Ягъкуб ристаннар арасында Каюмны да күреп, аны ифрат кызганды. Аның янына йөгереп барды да, кесәсеннән күпме булса да акча алып бирде. Каюм ачулы күзе белән Ягъкубка карады. Аның төсе тәмам үзгәргән, күзләре уттай яна иде. Ул акчаларны кире Ягъкубка ыргытып бәрде дә: «Синең минем бу хәлдә икәнемне күргәнче, җир астына кергәнең артыграк булыр иде», – диеп, алга таба китте.

Ягъкуб кич үзенең Каюмны күргәнлеген хуҗасына сөйләде.

Хуҗа:

– Кибетне талаган угрыларның һәммәсен дә тотканнар. Шулар эченә безнең Каюм да эләккән. Аның минем кибетне таларга әзерләнгәнен сөйлиләр дә, ул барсыннан да баш тарта, икърар итәргә теләми икән.

Ярминкәләр бетте, хуҗа хезмәткәрләрнең һәммәсен дә хисап биреп җибәрде. Ягъкубка көненә берәр сум жалуниядан башка йөз сум наград биреп: «Ал, энем Ягъкуб. Мин сиңа мәңге бурычлымын. Син минем ничә мең сумны коткардың. Рәхмәт инде сиңа!» – диеп, кайтарып җибәрде.

Ягъкуб ифрат шатланды. Шатланмаслык та түгел шул! Ул бит хәзер өенә бер капчык акча алып кайта. Андый сумманы ул төшендә дә күргәне юк иде. Алтын акчалар биргәнгә хуҗага рәхмәтләр укыды, чөнки алтынны берәүгә дә сизмәслек итеп яшерергә мөмкин. Юл ерак бит, әллә ниләр очравы ихтимал. Ягъкуб алтын акчаларны санап алды да, итек кунычына беркетте. Калган көмеш вә башка акчаларны чикмәненең эчке ягына тегеп куйды.

Хәзер аның акчасы барлыгын берәү дә белерлек төсле түгел иде. Ягъкуб шәһәрдә озак тормады. Юлга әзерләнеп, тугры авылына кайтып китте. «Нигә миңа башка урыннарда бер әмат булып йөрергә! Ходага шөкер, эшләдем, акча таптым. Бу акча мәңгегә дә җитәр. Башлап үземә бер бүрек алам, аннан соң арба, ат сатып алам. Ул вакыт эш бөтенләй башка булыр. Хатыныма җитен алып бирергә кирәк, кыш көне тик җерләп утырсын. Анама да бар кирәкне алып бирәм, ул да карт көнендә рәхәтләнсен. Балаларымны өр-яңадан киендерәм. Кыш буена җитәрлек утын алсам, аннан соң миннән бай кеше дә булмас», – диеп уйлап, алга таба юнәлде.

Ягъкуб һаман алга таба бара, тизрәк өенә кайтырга ашыга. Алла бәхетне биргәч, нигә ашыкмаска? Менә инде авылга илле чакрым чамасы гына калды. Ләкин бу вакыт кинәт кенә аның артыннан бер кеше куып җитте. Ягъкуб әйләнеп карады, ни күрсен, килгән кеше Каюм! Аны күргәч, Ягъкубның эче жу-у итеп китте. Күңеле әллә нинди бер һәлакәт булуын сизгән төсле булды. Нишләргә?Каюмнан аерылырга бер дә мөмкин түгел. Чөнки юллары бер. Аны җиткермәс өчен шәбрәк барыр иде, авылга җитеп бер-ике көн торыр да иде, мөмкин түгел. Чөнки шулкадәр күп җир килеп Ягъкуб тәмам арыган, никадәр ашыкса да, Каюм аны барыбер куып җитәчәк, Каюм аңа караганда күп таза һәм йөрергә дә өйрәнгән. Нишләсәң дә Каюмнан котылырга әмәл юк. Ягъкуб, бар эшне Аллага тапшырып, аның хөкеменә буйсынырга, Каюм куып җитсә дә, аның белән янәшә бармаска, бер читтәрәк барырга карар бирде.

Артыннан Каюм килеп җитте һәм, Ягъкубның кулбашына сугып:

– Нихәл, иптәш, исәнме? Миннән кача алмадыңмыни?

Ягъкуб:

– Исәнме әле, иптәш? Кайдан сине болай җил ташлады?

Каюм:

– Ха-ха-ха… Син Каюмны начар кешеләр арасына эләгеп каторгага китте диеп уйлагансыңдыр? Шул минем эләккәнне авылга кайтып сөйләр өчен ашыга торгансыңдыр әле?

Ягъкуб:

– Ул ни дигән сүз, Каюм? Минем синдә ни эшем бар? Синең шул хәлдәлегеңне күргәч, үзем дә кызгандым.

Каюм:

– Кызгандың? Синме?

Ягъкуб:

– Ихлас кызгандым. Син миңа бер начарлык та эшләмәдең, мин дә сиңа шулай ук. Шулай булгач, нигә безгә дошманлашырга? Син менә миңа дөрестен генә әйт: ничек син төрмәдән котылдың?

Бу сүздән соң Каюм Ягъкубка шулкадәр ачу белән карады ки, Ягъкубның бөтен тамырлары чымырдап китте.

Каюм:

– Ничек котылмыйм? Мине бит нахак яптылар. Андый эш булмыймыни?

Ягъкуб:

– Нигә булмасын? Син, ул угрылар арасына кермәдем, дигән сүзең белән мине бөтенләй шатландырдың.

Каюм:

– Мин берәр явыз бәндәмени? Әйт хәзер, явызмы?

Ягъкуб:

– Сине явыз дип кем әйтә соң әле? Ходадан үзең курык!

Юлчылар беразга туктадылар. Ахырда Каюм, ачулы тавыш белән сүз башлап:

– Син мине теге йозаклар аркасында харап булдым диеп уйлагансыңдыр инде?

Ягъкуб:

– Нинди ул йозаклар?

Каюм:

– Нинди булсын, син мине бернәрсә дә белми диеп уйлый торгансыңдыр. Беләм, барысын да беләм!

Ягъкуб:

– Нинди ул йозаклар? Мин алар тугрысында кешедән генә ишеткән идем, хәзер инде оныттым.

Каюм:

– Оныттың? Онытырсың син!

Ике юлчы шушы тарика сөйләшеп юлларын дәвам иттеләр. Аларга бер кечкенә генә авыл аша үтәргә тугры килде. Ягъкубның бу авылда бер танышы бар иде. Ул шунда кермәкче булса да, Каюм: «Юк, анда керергә кирәкми», – диде. Ягъкуб та, йомшак күңелле булганга, үзеннән көчле Каюмнан куркып, аңа буйсынды. «Аны ачуландырырга ярамый, буйсынырга кирәк. Тик үз авылымызга җиткәнче кыланып барсын, авылга кайткач, аңардан аерылып булыр әле», – диеп уйлады.

Авылны узгач, Каюм, юлдан бер урманга таба борылып, Ягъкубны да үз артыннан алып китте. Урманга кергәч, бер агач төбенә күләгәгә утырып:

– Монда хәл җыярмыз. Китер, ашардай нәрсәң бар? Бераз көч җыйыйк!

Ягъкуб:

– Миндә ни булсын, (капчыктан чыгарып) менә арыш икмәге дә бераз кыяр.

Каюм итек кунычыннан зур бер бөкләүле пычак чыгарды. Бу пычакны күреп, Ягъкуб ни эшләргә белми курыкты. Каюм, капчыкны алып, үзе теләгәнчә эшен йөртә башлады. Башта икмәкне алып, зур бер кисәкне үзенә кисеп, Ягъкубка кечкенә генә бер кисәк бирде. Кыярның да яхшыракларын үзенә сайлап, калган аламаларын Ягъкубка ыргытты. Ягъкуб куркуыннан куян шикелле калтырый һәм үзе: «И, Ходаем, авылга чаклы гына исән кайтарсаң, синең хакыңа садака бирер идем», – диеп, Ходага ялвара иде.

Каюм:

– Беләсеңме, Ягъкуб? Без көндез бармыйк. Күрәсең бит, көн нинди эссе. Көндез ял итик, кичне барыйк. Шулай булганда без шәбрәк тә барырмыз, ике көннән өйгә дә кайтып җитәрмез. Хәзер ят, хәл җый!

 

З.Ишаев

Фото: pixabay

Дәвамы бар

 


З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире: Г.Гобәйдулла. – Казань: Электро-Тип. «МААРИФЪ», 1914. – 36 б.

Комментарий язарга