«Яшәп булмый шигырь белән генә…»

Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә — мин.
Үткән һәр кешене карап торам.
«Бер, ике…» дип шулай, «егерме…» дип,
Гомер мизгелләрен санап торам.
Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә — мин.
Үткән һәр кешене карап торам.
«Бер, ике…» дип шулай, «егерме…» дип,
Гомер мизгелләрен санап торам.
Кая шулай ашыгасың, йөрәк?
Юлны күбрәк үтәр өченме?
Киләчәккә җитәр өченме?
Алгы көннәр ягына күз төбәп,
Кая шулай ашыга соң йөрәк?
Таллы авылының кичке тынлыгын бозып, өянкедәге ояларында төнгә кунаклаган каргаларны йокыларыннан уятып, инеш буенда җыр яңгырый. Бер ир «Нурия » җырының сүзләрен «Галиябану» көенә салып сызлана:
…Сәламең юк,
Озак, бик күптәннән,
Хатларымны мин дә җибәрмим.
Күз алдымда синең шәүләң йөри
Якын итәм, читкә тибəрмим.
Хәтфә үлән булсам, җуймасмын эзләрең,
Гомеремне чалгы кискәнче,
Кочар идем назлап, билең салган эзне,
Ефәк җепкә охшап киткәнче.
Болыннарга чыккач җырлыйсыңдыр
Тургай сайравына кушылып… —
«Көйгә салып, сине сагынмам» дип
Тәүбә итүләрең шушымы?
Гомер агышлары кызыклы да, сагышлы да. Дуслар белән очрашу, гамьле әңгәмәләр куерту, иҗади уңышлар һәм табышлар, ачышлар кешене рухландыра, аңа канатлар куйгандай итә. Ә инде туганнарны, якыннарны, дусларны югалтуны, аларның бу дөньядан үтүен барыбыз да бик авыр кичерә.
Кара күлмәк киеп өсләреңә,
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Күңелемә авыр итәсең.
Үпкәләгән төсле, тып-тын гына,
Күзләремә карап моңсу гына,
Борыласың да тагын китәсең…
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә,
Акыл күпме җавап эзләгән…
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса үзем үзгәрәм.
Йөгереп кенә кайтыр идем сиңа,
Аралар безнең ерак.
Син булмагач, ямансу бит миңа,
Яшим гел сине уйлап.