Үтерүче (Хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз  

Күк күкрәп, яшен яшьнәде исә, әллә кая әллә нәрсә шартлады исә, Каюм тагын торып чабарга, куркыныч нәрсәләр сөйләргә керешә, үзен кеше суючы, вор диеп атый иде. Аның күзенә әллә нинди хәерчеләр күренеп, аңа бармак белән янаган төсле була иде. Ул бертуктаусыз ничек хәерчене үтергәнлеген Ягъкубка сөйли һәм аңарга бу эшне башка кешеләргә дә сөйләргә куша иде.

Күк күкрәде, яшен яшьнәде, яңгыр да яуды. Бераздан бар да акрын гына азая башлады. Бары яшен генә яшьнәвеннән туктамый иде. Бара-бара яшен дә сирәгрәк ялтырый башлады. Бераздан соң болыт тәмам үтеп, күк күкрәве әллә кайда еракта гына ишетелә башлады. Ягъкуб тирә-якка карады, яктыра башлаган иде.

Ягъкуб:

– Әйдә, Каюм, китәмез! Хәзер инде авыл ерак түгел, шәбрәк барыйк!

Каюм:

– Иптәшкәй, куркам! Кузгалырга куркам! Миңа һаман күк күкрәү ишетелә, һаман яшен яшьни, һаман шул хәерче мине күзли! Иптәш, бул яхшы, берсенә дә сөйләмә инде!

Ягъкуб тагын сөйләмәм, диеп ант итәргә кереште. Каюм бераз тынычлангач, алга таба киттеләр. Яңгырдан соң көн салкынчага әйләнгән иде. Юлчылар ашыга-ашыга алга киттеләр. Каюм бик озак тик торды. Тик бераздан соң гына:

– Их, йә нигә мине яшен сукмады!

Ягъкуб:

– Нишлисең? Сиңа ни булды?! – диеп Каюмга карады.

Бу вакыт Каюмның күзләре уттай янганнар, төсе агарган иде. Ягъкуб тәмам шүрләде. Шулай да Каюмны тынычландырырга тырышып:

– Әйдә, тизрәк! Менә безнең басу инде, бары биш кенә чакрым калды!

Каюм:
– Биш? Бары биш кенә чакрым? Менә инде берәрсе очраса, син барысын да сөйләрсең?

Шул сүзләрдән соң, котырган бүре шикелле Ягъкубка ябышып, тиз арада ул Ягъкуб өстенә менеп утырды.

Ягъкуб:

– Нишлисең син? Җибәр, иптәш! Җибәр! Мәңге догачың булырмын. Вә Алла, берсенә дә сөйләмәм, мә, ал бар акчамны! Бары мине генә һәлак итмә. Балаларны ятим калдырма! Хатынны тереләй кабергә салма! Минем карчык анамны кемгә калдырырсың? Гомер буена сине туганым, атам диеп йөрермен, тик коткар гына! Ичмасам, актык минутта дога кылырга ирек бир!

Каюм:

– Теге дөньяда дога кылырга өлгерерсең әле! Анда теләгәнчә гыйбадәт кылырсың!

Каюм шулай диеп, бер кулы белән Ягъкубның кулларын тотып, тезе белән күкрәгенә басып, икенче кулы белән итек кунычыннан пычак чыгарды.

Ягъкуб һаман күз яше белән ялвара иде. Ләкин пычакны күргәч, актык өметен өзеп, озын сулыш алды да:

– И, Ходаем! Гадел Хаким! Бу эшкә бер шаһит та җибәрмисең бит! Минем гаепсез үлгәнемне берәү дә күрми кала! Ичмасам, ахирәттә миңа шул газабым бәрабәренә яхшы урын бир!

Бу вакыт җил аның янына бер кисәк өермә үләнен тәгәрәтеп китерде. Ягъкуб шул үләнне тотты да, Каюмга карап:

– Җир йөзендә менә бу өермә үләне синең мине нахак үтергәнеңә шаһит булсын!

Каюм:

– Тик шаһит булсын! Теләгәнчә карасын! Тапкан шаһит, шәп шаһит! – диеп, теше белән пычакны ача башлады.

Бу пычак юл буена икмәк кисәргә яраган иде, хәзер инде Ягъкуб шул пычак белән шәһит булачак булды.

Ягъкуб:

– И Ходаем, ал җанымны, кабул ит! Балаларымны, хат.., – диеп әйтеп тә бетерә алмады, Каюм, бар көче белән селтәнеп, пычакны Ягъкубның бугазына кадап, әллә ни әйтеп көлмәкче булган иде дә, ләкин бугаздан кан чиртеп, аның тамагын каплады. Хода монда да шәһит булган кешедән көләргә ирек бирмәде.

«Т» авылының ике көтүчесе авылга йөгереп кайталар да, фәлән җирдә суелган бер кеше ята, кем икәнен белмимез, курыктык, диеп хәбәр тараталар. Шул хәбәрне ишетеп, бөтен авыл аякка баса. Тиз генә старшинага җибәрәләр. Озакламый старшина да килеп җитә. Старшина үлекне карый һәм берничә ышанычлы кеше сайлап үлекне сакларга, аның янына үзләре дә бармаска һәм кешене дә җибәрмәскә куша. Кем дә кем үлек янына көчләп барырга тырышса, аны хәзер үк кулга алып каравылга ябарга яисә гаепле кеше диеп волостька илтергә куша. Шул көнне үк фәлән җирдә бер суелган кеше ята, исеме, атасының исеме хәзергә билгеле түгел, диеп исправникка да хәбәр җибәрәләр.

Авыл халкы һәммәсе дә диярлек кәсепкә киткәнгә, күбесе өйдә юк иде. Хатыннар өйдә булса да, аларның ул үлектә артык эшләре юк, берәр шунда үтеп баручы урыс эчкәндер дә, үлгәндер, диләр иде.

Бары Ягъкубның анасы һәм хатыны гына бу хәбәрне ишеткәч тә, беравыздан: «Бу, әлбәттә, безнең Ягъкубтыр, башка кеше булмас», – диеп, алдан ук җыларга тотындылар. Аларның йөрәкләре бәхетсезлекне алдан ук сизеп торган иде. Алар старшинадан үлекне карарга рөхсәт итүен сорадылар. Әгәр Ягъкуб булса, аны өйләренә алып кайтып, мөселманны күмгән шикелле күммәкче иделәр. Алар законны белмәгәнгә, үзләренчә хөкем кылалар иде. Ләкин старшина аларның сүзен илтифатка да алмады, суд килгәнче бер кеше дә җибәрмәскә кушты.

Ике көннән соң Каюм да кайтып җитте. Ул тәмам үзгәргән, баштанаяк купшыланган иде. Ул, гаять шат булып, һәркем белән уйный, көлә иде. Халыкның мир җыенына җыелганын ишеткәч, ул да шунда китте. Мир җыенында аңа бар булганны сөйләп бирделәр. Каюм шунда түзә алмады:

– Соң аның хатыны, анасы нишлиләр? Бик җылый торганнардыр? – диде.

Халык:

– Кемнең хатыны?

Старшина:

– Кемнең ул хатыны?

Каюм:

– Соң, сез бит… Кем соң әле шунда суелган кеше Ягъкуб диде?

Старшина:

– Хәзергә аның кем икәнлеге билгеле түгел әле. Авылдан кәсепкә киткән кеше азмыни? Ихтимал, бөтенләй башка кеше булып чыгар.

Каюм:

– Кем булса да булсын, тикшергәнгә кадәр тик ятсын! Кем үтергәнен шаһитлар әйтер.

Шунда булганнарның кайсылары көлделәр: «Ну соң бу Каюм! Ни булса да бер сүз таба. Ничек соң япа-яланда шаһитлар табылсын! Ни булса да, бер кешегә бер кеше булгандыр», – диделәр.

Бервакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Берничә минуттан соң волостьтан земский тройкасы да килеп җитте. Исправник арбадан төшкәч тә:

– Кая үлек?

Старшина:

– Урынында, ваше благородие!

Исправник:

– Писер! Понятойлар сайла да, аларны ант иттереп, үлек яткан урынга алып бар! Мин дә хәзер шунда булырмын. Старшина, әйдә минем арттан!

Өйгә кергәч, исправник, ишекне яптырып, картлардан:

– Берәр кешедән шикләнмисезме, берәү-берәү андый-мондый сүз сөйләмәдеме?

Старшина, Каюмны авылда иң ышанычлы кешеләрдән диеп белгәнгә, аның бая ычкындырган сүзләрен исправникка әйтмәде.

Озак та тормый доктор да килеп җитте. Понятойлар да килде. Алар эчендә Каюм да бар иде. Исправник Каюмны күреп:

– Нигә шундый яшь кешене понятойга сайладыңыз? Монда картлар, ышанычлы кешеләр кирәк!

Старшина акрын гына исправник колагына:

– Ул, ваше благородие, яшь булса да, бу авылда беренче кеше. Картлар арасында да андый гакыллы кешене табуы читен. Ул, тикшерә башласа, тәмам дөрестен сөйли дә бирә.

Старшина шул сүзләрне сөйли, үзе ара-тирә Каюмга карый иде. Каюм боларның барысын да күреп тора иде. Исправник, старшинаның сүзләрен тыңлап бетергәч тә, Каюмга карап:

– Яхшы, китереңез аны монда! – диде.

Каюм бу сүзләрне ишетеп ап-ак булды. Исправник аның агарганын күрсә дә, күрмәгәнгә салышты. Барысы да үлек янына киттеләр. Үлек янына килгәч, исправник:

– Понятойлар, караңыз! Үлектә берәр көчләү галәмәте юкмы?

Каюм:

– Юк, кая монда булсын! Монда эш берьюлы булган, пычак белән бугазга берне кадаганнар да, вәссәлам!

Исправник Каюмның бу сүзен дә сизеп алды.

Үлекнең чикмәне ертылган иде. Актара башлагач итек эченнән ун тиенлек көмеш акча чыкты. Үлекнең итекләрен салдырдылар, итек эченнән йөз сум алтын акча килеп чыкты. Моны күрү белән Каюм чыдый алмады: «Йөз сум, диген! Әмма усал икән, әйтмәде бит!», – диеп кычкырды. Ләкин тиз генә, ялгыш ычкындырганын сизеп, тирә-ягына каранды. Исправник туп-туры аңа карап тора иде. Каюм ни эшләргә белмәде. Агарды, күгәрде һәм җәһәт кенә халык арасына качты. Исправник бер сүз дә әйтмичә тик торды.

Менә бервакыт Ягъкубның анасы һәм хатыны килеп җиттеләр. Алар артыннан Ягъкубның баласы да килгән иде. Анасы һәм хатыны Ягъкубның гәүдәсе янына килеп җитмәс борын ук, аны танып, үкереп елый башладылар. Икесе дә үлек өстенә егылып, аяныч сурәттә үксергә керештеләр. Малай да атасы янына килеп, атасын чакыра иде.

Исправник башта Ягъкубның анасын һәм хатынын үлек яныннан алып китәргә кушмакчы булган иде, ләкин соңыннан уен алыштырды:

– Тик алар еласыннар, без үз эшемезне эшләргә өлгерермез әле, – диде.

Ана белән хатын озак еладылар. Малай, үлгән вакытында Ягъкуб тоткан өермә үләненә күрсәтеп:

– Әни, әни! Кара әле, бу нәрсә? – диде.

Исправник бу эшләрнең барысын да күреп, Каюмга карап:

– Кара әле, анда нәрсә бар? Миңа күрсәт! Каюм, теләр-теләмәс кенә үлек янына килеп, калтыраган кулы белән өермә үләнен алды. Аннан соң, агарып, үләнне учында уды да, читкә ташлады.

Исправник:

– Нигә аны ташлыйсың? Нәрсә ул? Китер монда!

Каюм, калтырап, акрын гына тавыш белән:

– Юк, ваша благородия, бу бернәрсә дә түгел! Ул тегеләй генә… алабута үләне…

Исправник:

– Нинди алабута ул, күрсәт!

Каюм:
– Алабута булгач, алабута инде! Шунда бер үлән. Күрәсең, үлгән чакта бер үләнне эләктергән дә, шулай итеп аның кулында калган!

Исправник:

– Нинди соң ул үлән? Ничек диеп атыйлар? Чын исеме ничек?

Исправник Каюмның һич сәбәпсез каушаганын, аның аптырап калганын сизгән, шуңа күрә дә аңардан җентекләп сорый иде.

Каюм:

– Ул болай гына! Бу-у… өермә… өермә үләне…

Малай:

– Абый, карале, менә тагы бу нәрсә? Алар монда бик күп! Аларның барысы да күргән, – диде. Үзе бер өем өермә үләнен Каюм янына китерде.

Каюм:

– Алдыйсың! – диде дә, малайны читкә төртеп җибәрде.

Исправник:

– Җитәр! Эш ачылды инде. Хәзер син берсен дә алдамыйча әйт инде! Син үлекнең кыйналмаганын алдан ук белдең. Анда акча табылгач, исең китте һәм аның әйтмәгәненә үкендең! Хәзер инде менә бу өермә үләне алдында калтырыйсың. Әйт, нигә син ул үләннән куркасың? Икърар ит! Эш ничек булды?

Каюм башта алдамакчы булган иде дә, ләкин бар да бушка чыкты. Исправник аны һәрбер сүзендә тотты. Аңа өермә үләнен күрсәткәч, Каюмның төсе тагы агарды. Шуңа күрә Каюм артык яшерә алмады, барысын да икърар итте. Ягъкубны ни өчен үтергәнлеге вә ничек үтергәнне, ничек Ягъкуб үлгән вакытта өермә үләнен тотып: «Менә бу үлән актык минутымда минем нахак үлгәнемә шаһит булсын», – диеп, ничек аның аягына ябышканын, Ягъкубны үтергәч кая барганын, каннарны юып яңа киемнәр кигәнен – һәммәсен берәм-берәм сөйләп бирде.

Исправник:

– Менә ул нинди явыз кеше икән! Старшина! Ничек син аны понятойга сайларга батырчылык итә алдың?

Старшина һәм халык:

– Нишлик, Ваша благородия? Ул безнең арада бик ышанычлы кеше, һичвакыт начарлык эшләгәне юк иде. Барымыз да шуның кеби булсак, Ходага шөкерана кылыр идек!

Исправник:

– Ә соң авылыңызда моннан элек берәр үтереш яисә урлау булмадымы?

Халык:

– Үтереш булмады. Урлаулар булса да, анда Каюм гаепле түгел, чөнки йортларны тентегән вакытта ул үзе югалган әйберләрне барысын да тапты. Аның йортыннан бернәрсә дә чыкмады.

Исправник, Каюмга карап, ачулы тавыш белән:

– Әйт, дөрестен, болар бар да синең эшеңме?

Каюм барысында да үзен гаепле, диеп икърар итте һәм хәерчене үтергәнен дә сөйләп бирде. Боларның барысын да халык тыңлап торды һәм бөтенләй исләре китте. Бәгъзеләре: «Кем соң аңа ышанмый иде! Без аңардан да гакыллы, аңардан да тугры кеше юк диеп уйлый идек. Менә ул нинди икән! Беренче карак, явыз бер бәндә, кеше суючы икән», – диделәр.

Исправник Каюмга:

– Кешеләрне алдарга мөмкин, ләкин Хода күзеннән һичвакыт кача алмассың! – диде, һәм шундук Каюмны кулга алырга һәм каты каравыл астында шәһәргә җибәрергә кушты.

Исправник:

– Менә, җәмәгать, сезнең ышанган кешеңез! Ул сезне моңарчы алдап кына йөргән! Бик оста булганга, ни эшләсә дә сезгә сиздермәгән. Әмма, дөрестән дә, ул араңызда иң начар кеше булып чыкты. Моннан соң да аң булыңыз! Нинди начарлык эшләсәң дә, никадәр шул начарлыкны яшерергә тырышсаң да, бервакыт сизелмичә калмый. Без капчыкта ятмый, диләр бит, безгә яшерен булса да, Хода каршында билгеле, шуңа күрә ул залимнәрне бервакыт халыкка белдереп, тиешле җазасын бирдерә. Хәзер Каюмга да тиешле җәзасы биреләчәк.

Каюмга хөкемне озак көтәргә туры килмәде, тиз арада аңа суд булып, аны каторгага хөкем иттеләр. Каюм, богаулар киеп, Себергә мәңге каторгага китте.

З.Ишаев

Фото: pixabay

 


З.Ишаев. Үтерүче. Хикәя (русчадан үзгәртелде). Нашире: Г.Гобәйдулла. – Казань: Электро-Тип. «МААРИФЪ», 1914. – 36 б.

Комментарий язарга