Шигырьләр

Игътибарыгызга Төфәт Ченәкәйнең берничә шигырен тәкъдим итәбез. Автор турындагы язманы һәм аның Хатип Госманга язган хатын журналның 2015 елгы 7 саныннан яки сайттан укый аласыз.

Киң сулу

Бар иде илдә кара гүрдән караңгы тын яту,
Китде ачылып «нурани хөррият» исемле бер капу.

Түкде нурлар, сипде нурлар, нурга күмде ил йөзен,
Ялтыратды киң җиһанның күп йирен, күп диңгезен.

Кузгалып ил диңгезе шатлык белән шәп кайнады,
Чын ирекне котлар өчен сандугачлар сайрады.

Тарсынып типкән йөрәкләр алдылар иркен сулу,
Бар күңелләрдә теләкләр – ярсып алга омтылу.

Аңкыды корган чәчәкләрдә матур, чын гөл исе –
Бу азатлыкның, рәхәтлекнең гүзәл бер билгесе.

Милли моңлар яңгыратды күкне, гарше әгъляне*
Изге нурлар ялтыратды илне, йирне, кәгъбәне.

Килде киң, иркен тереклек, бирде ямьле иртәсен.
Ух!.. Яшәсен ул иреклек, мәңге-мәңге китмәсен.

_________________

*Гарше әгъляне — күкнең иң югары катлавы. 

 

Матур уйлар

Әйдә, туганлар, тартышка!
Безгә өлеш бар тартышда,
Чын тартышлар китмәс бушка,
Әйдә, туганлар, тартышка!

Безне ак көн, бәхет көтә,
Нурлы алтын тәхет көтә,
Безнең инде башкаларга
Рәхбәр* булыр вакыт җитә.

Искә алып иске ханларны
Чыңгыз, Бату ханларны,
Кайтарырга вакыт җитде
Иске данларны, шанларны.

Дошманлардан аласы бар,
Иске хан манарасы бар,
Бабайлардан калган пайтәхетебез –
Казан каласы бар.

Уйганыйк без, кузгалыйк без,
Шул малларны кулга алыйк без.
Каныгып барыйк, тартып алыйк та,
Анларны кулланыйк без.

Кулга тоткач үткер кылыч,
Юлга чыккач, юк куркыныч,
Коткарыйк илне дошманнан,
Шунсыз безгә юктыр тыныч.

Эшлик эшләр – алга барсын.
Дошманлар хәйранга калсын,
Дан, дәүләтләр, шан, шәүкәтләр
Җанланып мәйданга бассын!

Йитәр, бик күп тоткын булдык!
Явыз дошманга кол булдык.
Мәзлум** булдык, мәхкүм*** булдык,
Бар рәхәтдән мәхрүм булдык.

Инде һичкем куркыта алмас.
Безгә киртә, курку салмас.
Чишелде тел, кул-аяклар,
Безне һичбер көч тоталмас.

__________

* Рәхбәр – юл күрсәтүче.

** Мәзлум – изелгән.

*** Мәхкүм – хөкем ителгән.

 

Ил аналарына

Сәлам сезгә, и туганлар!
Сезгә якты таңлар атды.

Чын иркенлек чишмәсеннән
Сезгә татлы баллар акды.

Сезгә инде ирек килде,
Көтелмәгән сәгадәтләр,

Матур җәйләр, ямьләр килде,
Нинди күңелле сәгатьләр.

Моңа кадәр тормыш сезгә
Аш урынына ташлар атды,

Гөнаһсыз ак йөзегезгә
Яшь урынына канлар акды.

Чорнадыгыз, төрендегез
Киң чүпрәкләр, чапанларга.

Исерекләрдән кыйналдыгыз –
Кысылдыгыз капкынларга.

Арзан-арзан сатылдыгыз
Ерткыч байлар кәефе өчен,

Зинданларга ябылдыгыз
Золым ирләр гаебе өчен.

Сезнең гали хакларыгыз
Аяк асда тапталдылар,

Зур эш – күкрәк көчләрегез
Илтифатсыз ташландылар.

Искә алып шундый кара
Тарихларны, алга атлагыз!

Моннан соң үз хакыгызны
Башкалардан таптатмагыз!

Сезгә инде ирек кояшы
Кызганмый нурын сачде,

Тигезлекләр биреп истикъбальнең
Якты юлын ачды.

Нурлы йөзләр! Сез бу дөнья
Җәннәтенең хур кызлары,

Якты көнләр кояшы,
Караңгы төнләр йолдызлары.

Сез бу заман илләренең
Башлары – үз аналары,

Төрек-татар милләтенең
Кашлары, күз каралары.

Милләт өчен көндез-кичен
Талсын ак беләкләрегез!

Сез бит илнең аналары,
Хезмәт көтә илләрегез.

Эшләгез, и ак күкрәкләр,
Аксын маңгай тирләрегез!

 

Комментарий язарга