Сезгә кайтам…

Төхвәт Ченәкәй (Төхвәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәй, 1893-1959) – иҗаты «кара пәрдә» артында калган, оныттырылган язучыларның берсе. Аның язу эшчәнлеге 1913-1914 елларда башлана – шигырьләре «Шура», «Кармак» журналларында еш басыла, башлыча «Сәмави», «Һомаюн» имзалары белән чыга.Бер-бер артлы китаплары нәшер ителә («Өмет очкыннары», «Көрәш кырларында»). Алар, нигездә, Оренбургта дөнья күрә. Шулай ук тәрҗемә һәм театр тәнкыйте өлкәсендә дә активлык күрсәтә (Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. Мәскәү, 1926).

Иҗатының башлангыч чорында вакытлы матбугатта мактау алган Төхвәт Ченәкәй соңыннан кискен тәнкыйть утына эләгә, «җидегәнчелек»тә гаепләнә, төрмәләрдә утырып чыга. Шәехзадә Бабич, герой-шагыйрь Муса Җәлил белән дуслыгы үзенә «күләгә» булып ята, татар әдәбиятыннан сызып ташлана…

1998 елда «Казан утлары» журналында Әмирхан Еники Төхвәт Ченәкәйнең бормалы да, фаҗигале дә тормыш юлын, аның Муса Җәлил белән кызыклы мөнәсәбәтен, иҗатының ни өчен караңгыда калуын күрсәтеп яза. Язучының шигырьләрен туплап, китап итеп басмага әзерләвен дә искәртә. Ләкин, билгеле бер сәбәпләр аркасында, китап басылмый кала.

Укучылар игътибарына Төхвәт Ченәкәйнең әдәбият галиме, тәнкыйтьче Хатип Госманга язган хаты белән (зур булмаган әлеге мәктүбтә язучының бөтен бер тормышы күз алдына килеп баса, хатның кулъязмасы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондында сак­лана. Ф.153) берничә шигырен тәкъдим итәбез. Шигырьләр Оренбургтагы «Вакыт» матбагасында «Иреклек җырлары» исеме белән басылганнар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: 2011 елда «Түгәрәк уен» журналында Гөлсинә Хәмидуллинаның «Яшел тышлы кызлар дәфтәре» дип аталган мәкаләсе басылган иде. Анда унҗиде яшьлек кызның көндәлегеннән алынган шигырьләр китерелә. Халык иҗаты үрнәкләре буларак күрсәтелгән шигырьләр арасында Төхвәт Ченәкәйнең «Иреклек җырлары»на кергән «Уян, татар!» шигыре дә урын алган. Бер җирдән икенче җиргә, бер илдән икенче илгә күченү, әлбәттә, эзсез калмаган, Төхвәт Ченәкәйнең шигырьләре дә таралган, «югалган», «халык»ныкына әверелгән. Ә соңыннан аларны эзләргә, тупларга язучының вакыты да, сәламәтлеге дә, мөмкинлеге дә булмаган…

«Үземне кайтарып бирделәр, ә материалларны бирмәделәр…»

Хатыйп иптәш!

Шушы елның 7 нче нояб­рен­дә язылган хатыгызны 24 нче ноябрьдә укырга насыйп булды. Шул хатыгыздагы мәсьә­ләгә җавап йөзеннән шушы хатны язам.

Иң элек революцион, прогрессив, яңа татар әдәбиятына дулкынлы юллардан йөреп, кулдан килгәнчә хезмәт күрсәтергә тырышып картайган шигырь агасын искә төшереп, хат язучы сезгә иң беренче, Казандагы мине белмәгән, ишетмәгән, күрмәгән әдәбиятчыларга, язучыларга, шагыйрьләргә, иң тәүдә театр эшчеләренә, артистларга-артисткаларга, иң башта музыкачыларга, җырчыларга, иң алда социалистик илнең алтынчы бишьеллыгын төгәлләп башкарыр өчен җан көчен аямыйча тырышкан мактаулы хезмәт гаскәре – Казан халкына чын шигырьле сәлам!

Сәламнән соң каләмгә күчәм.

Минемчә дә нәкъ шулай – сезнеңчә.

1. Татар поэзиясенең антологиясе бу хат барганга чаклы басылып чыккан булмаса, әле җыйналу өстендә булса, әгәр минем кайбер шигырьләр иң яраклы табылса, сез аларны казынып таба алсагыз, антологиядә аларның аралашуына каршылыгым юк.

2. Гражданнар сугышы чорындагы поэзия җыентыгында катнашу турында сезгә шуны искәртәм.

Мин 1914-1915 елларда яза башлап, матбугатка төрле лирик шигырьләр чыгара башлаган булсам да, иң чыккан, күпләп, 1917-1919 елларда күбрәк Оренбургта чыга торган газета-журналларда языша башладым.

Аннан соң шул елларда язылган шигырьләр, алардан соңгы еллардагылар (1920-1924) шулай ук Оренбургта аерым кечкенә җыентыклар булып басылгаладылар.

Шунысы үкенечле, ул шигырьләрнең оригиналлары да, алар басылган газета-журналлар да үземдә саклана алмадылар. Аларны эзләргә, эзләр өчен гизәргә кирәк. Иң кимендә Чкаловка1 барып килергә туры килә. Анда барып килер өчен экономик, физический мөмкинлек юк. Бер-береннән кечкенә 5-6 бала-чага. Аларның иң зурысы унбиштә, берсе биштә, кечкенәсе бишектә, барып булмый ничек тә. Саулыгым да чамалы.

Кулымда төрле чорларда язылган аз-маз лирик җырларым бар. Шуларны бүген-иртәгә «Совет әдәбияты» журналына җибәреп карыйм. Әгәр алар яраклы булып басылсалар, шуларның гонорарыннан юл расходлык акча җыештыра алсам, Чкаловка барып, анда калган нәрсәләрем арасыннан бераз шигырьләр сайлап җибәрә алыр идем. Юкса, минем бала-чагалы семья тормышымнан билетлык кына да акча арттырып булмый, иптәш.

3. Мин Бабичның тәрҗемәи хәлен, үзенең 10-15ләп көндәлек дәфтәрләреннән һәм туган авылына барып җыйнаган материаллардан, төрле кешеләрнең, үземнең аның турындагы истәлекләрдән файдаланып, бер тарихи әсәр булып калсын, дип, бик озын итеп (дәфтәр бите белән 100-150 бит чамасы булырга кирәк) язып, Башкортстан нәшрият бүлегенә тапшырган идем. Бер үк вакытта (1919-1920 елларда) аның табылган барлык басылган, басылмаган шигырьләрен дә акка күчереп тапшырдым. Тик шул югарыдагы тәрҗемәи хәлнең копиясе (оргиналы дисәк тә була) үземдә саклана иде.

Тик, үкенечкә каршы, үзегезгә мәгълүм, «Җидегән» мәсьәләсе буенча Казан НКВДсы минем 3-4 ящик язма-басма материалымны алды. Үземне кайтарып бирделәр, ә материалларны бирмәделәр. Бабич биографиясенең оригиналы да шунда калды. Сез Язучылар союзы исеменнән сорап карасагыз, аны табып бирмәсләр микән?

Минем күзләрем яхшы күрмиләр, бу хатка караңгы лампа яктысында гына, бик ашыгыч кына яздым. Танып укый алырсызмы, белмим. Әгәр танып укый алмасагыз, әйтеп язарсыз. Икенче тапкыр, үзем язып, башкадан күчертеп җибәрермен…

Сәлам белән Ченәкәй.
27.11.1956 ел

Мәкаләнең журналдагы исеме: «Урау юллар узып сезгә кайтам…»

Комментарий язарга