Журнал «Безнең мирас»

«Татмедиа» журналлары халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителә

Кичә Истанбулда «Журналларның халыкара күргәзмәсе» ачылды. Быел ул 8-12 июнь көннәрендә Истанбулның Сиркечи вокзалында үтә. Унберенче тапкыр үтә торган күргәзмә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмәдә Төркиянең дүрт йөзгә якын журналы, шулай ук төрки дөньяның утызга якын иленнән, Якын Көнчыгыш һәм Европа илләреннән һәм төрле телләрдә чыга торган дүрт йөз иллегә якын журнал катнаша.


Татарстан Республикасы «Татмедиа»ның 10 журналы: «Казан утлары», «Сөембикә», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел», «Сәхнә», «Чаян» һәм «Татарстан» журналларын тәкъдим итә.


Барлык журналларны «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина тәкъдим итә.


Күргәзмәдә катнаша торган илләр арасында Азербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Башкортстан, Кырым, Татарстан, Болгария, Косово, Румыния, Македония, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Гыйрак, Иран һәм Нидерланд бар.


Шулай ук биредә массакүләм мәгълүмат чаралары, коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә багышланган төрле фикер алышулар узачак.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру