Журнал «Безнең мирас»

Беренче сынау (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз


Директор класска бик авыр мәсьәлә биреп чыгып китте. Әйе, авыр мәсьәлә. Моңа кадәр үз язмышлары турында да ныклап уйлап карамаган үсмерләр кеше язмышын хәл итәргә тиеш булып чыгалар! Кешесе дә нинди бит! Укытучылары!


Укучыларның йөзләре уйчанланды, җитдиләнде. Алар Илгизәр Кашапович белән директор арасындагы мөнәсәбәтне белмиләр, бары тик Мазлума Сабировнаның бу яңа укытучыны өнәп бетермәвен сизенәләр генә иде. Бәлки, Мазлума Сабировнаның теләге яман түгелдер. Ни әйтсәң дә, ул мәктәпнең авторитеты турында кайгырта. Ə Илгизәр Кашапович мәктәпкә килү белән биредәге тәртипләрне үзгәртергә тотынды. Гомергә күрмәгән хәл: ике укучының чиреклек билгесенә икеле чыгарды. Мәктәп күләмендә үрнәк саналган унынчы «А» күзгә күренеп түбәнгә тәгәри башлады. Боларга яшь укытучы Илгизәр Кашапович гаепле түгелмени? Билгеле, шул.


Классның беренче фикере шундый иде.


- Бөтен классыбыз исеменнән Илгизәр Кашаповичны бездән алуларын сорыйк. Чыгарып атсыннар мәктәптән...


Бу сүзләрне Римма Шагалиева әйтте. Ул класста иң чибәр кыз. Күз төпләре сөрмә тарткан шикелле матурланып, күләгәләнеп тора. Чәчләре төлке койрыгыдай йомшак, калын. Йөргәндә ул башын бераз арткарак ташлап, әнә шул төлке койрыгын селтәп-селтәп җибәрергә ярата. Андый чакларда аның колагындагы алтын алкалары җемелдәп китә. Гәүдәсе дә җиткән кызларныкы кебек тулы, матур. Ахры, шуңа күрәдер, класстагы малайларга баласытып кына карый. Әгәр берәрсе аңа дуслык күрсәтеп артыннан йөри башласа:


- Элгәре үсә төш, яисә абыең килсен, — дип кимсетергә дә күп сорамый.


Илгизәр Кашаповичка Римма ниндидер өмет баглаган иде. Яшь укытучы аның бөтен кешедән матур икәнен күреп алыр да ягымлы сүз әйтеп куяр, һич югында, серлерәк караш ташлар дип көтте. Юк, Риммага күп кирәкми иде. Бары тик аның матурлыгын гына курсеннәр һәм тиешле бәя бирсеннәр.


Әмма Илгизәр Кашапович Риммага карамады, караганда да тормышта сирәк очрый торган матур кыз итеп түгел, ә гап-гади укучы итеп күрде. Менә шушы нәрсә Римманың мин-минлегенә тиде. Илгизәр Кашаповичтан үч алырга күптән җыенып йөри иде ул, моңа җай чыккач, сөенде генә.


- Нәрсәгә шүрләдегез? — диде ул, тынып калган класска карап. - Илгизәр Кашаповичтан котылырга җай чыкканга шатланырга кирәк безгә. Ә сез...


– Әгәр дә мәгәр Илгизәр Кашаповичны без мәктәптән кудыртсак, аны кая куярлар, ә? — диде Камил. Ул һәрвакыт сүзен «әгәр дә мәгәр» дип башларга ярата, шуңа күрә аны класста исеме белән түгел, «әгәр дә мәгәр» дип йөртәләр иде.


— Һы, — диде аңа каршы Римма Шагалиева, — безнең анда ни эшебез бар? Җибəрсеннәр берәр авылга, әзрәк тәртипкә өйрәнер. Юкса борыны бик югары иде.


Римма сүзен әйтеп бетергәнче үк, урыныннан Рашат сикереп торды. Нәрсә әйтер икән дип, аңа текәлделәр.


- Эчем боргычлый, — диде ул, - тышка чыгам...


- Ә-ә, җаваплылыктан качарга телисеңме? — дип тотып алдылар Рашатны. — Утыр, беркая да чыкмыйсың!


- Эчем авырта дим бит.


- Түз, егет кеше түзем булырга тиеш. Кайчан менә бу мәсьәләне хәл итәбез, шунда чыгарсың.


— Тапкансыз баш ватар нәрсә! — диде Рашат, акланырга теләп. - Кирәк булса, Илгизәр Кашаповичны бездән башка да куарлар. Аның өчен директор бар.


- Директор бу эшне безгә тапшырды, — диде комсорг Эльмира. — Бүген-иртәгә кулыбызга өлгергәнлек аттестаты алырга торабыз. Ə үзебез җаваплылыктан куркабыз.


— Алай бик шәп икәнсең, әйдә, яза башла. Илгизәр Кашапович безне укытырга лаек түгел, диген. Аны мәктәптән куарга кирәк, диген. Син классның комсоргы. Без комсомоллар, - диделәр Эльмирага.


Римма, дәфтәренең урта битен ертып, Эльмирага сузды.


- Яз, Эльмира, курыкма. Иң беренче булып үзем кул куярмын.  Kүреп торасың бит, Илгизәр Кашапович килгәннән бирле отличникларыбыз да өчледән уза алмый башлады.


Эльмира бу сүзләрне үзенә төрттерү дип аңлап, чәчрәп чыкты:


- Минем физикадан алган өчлеләргә Илгизәр Кашапович гаепле түгел. Элекке укытучыбыз Гөлфирә Исмәгыйловна мине яклап килгән. Физикадан минем бишлелек белемем юк. Башкалар ничек уйлыйдыр, әмма мин үземә карата Илгизәр Кашапович гаделсезлек эшләде дип әйтә алмыйм.


Комсоргның бу сүзләреннән соң класс җиңел сулап җибәрде. Кайсы якка авышырга белми утыручылар бер фикергә килде. Эльмираның сүзләрен Лена да куәтләде.


— Мин Эльмираның сүзләре белән килешәм. Илгизәр Кашапович билгеләрне гадел куя. Ә кимчелек ул кемдә юк? Без үзебез гел гадел генәме соң? Өчлелек укып, бишле алып йөргәндә, беребез дә каршы төшмәдек. Тотсаң, биле сынарга торган бишлеләрне сөенә-сөенә көндәлегебезгә куйдырып йөрдек. Илгизәр
Кашапович килмәгән булса, без һаман шулай барыр идек. Рәхмәт әйтер урында, без аны мәктәптән куарга җыенабыз...


Директор кызының бу сүзләренә класс тагы да ныграк шатланды. Күпләр Ленаны Мазлума Сабировнаның кызы булганга гына яклыйлар дип уйлый иде. Ә ул әнә ничек җитди фикер йөртә икән.


— Әгәр дә мәгәр Лена белән Эльмира да Илгизәр Кашаповичны яклый икән — мин ике куллап кушылам, — диде Камил. — Аларның берсе - классыбызның күзе, икенчесе — кашы.


Камилнең бераз шаярып әйткән сүзләре соңгы болытларны таратып ташлаучы җил кебек тәэсир итте. Һәммәсе җиңел сулап куйды. Хәтта Римма да Эльмира каршысына китереп куйган кәгазен алып сумкасына тыкты. Ə үзе:


- Миңа нәрсә, мин отличница тугел, мәктәптән алтын медаль белән чыгасым юк, — дип сөйләнде.


Шулай таралыштылар.

Икенче көнне Илгизәр Кашаповичның ни өчен милициягә эләгүе билгеле булды: ул ниндидер хулиганнарны тотышуда катнашкан икән. Дежур милиционер, эшнең нәрсәдә икәнен тикшереп тормастан, ашыгып мәктәпкә шалтыраткан.


Класс тормыш куйган беренче сынауны уңышлы үтте. Һәркем иптәшләренең күзенә туры карый ала иде.


Фәнис Яруллин


Фото: pixabay

Теги: Фәнис Яруллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру