Журнал «Безнең мирас»

Беренче сынау (хикәя)

  Дәресләр башлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Укучылар, артык ашыкмыйча гына, классларга юнәлделәр. Алар көтеп алынган тәнәфеснең һәр минутын озынайтырга телиләр иде. Тик никадәр генә сузма, барыбер кыңгырау әмеренә буйсынмыйча хәлең юк. Ул сине, ниндидер күзгә күренмәгән муенчак кебек, барыбер класска сөйри.



  Унынчы «А»да хәзер физика дәресе булырга тиеш. Физика укытучысы Илгизәр Кашапович озын-озын атлап килеп керер дә чәнчә бармагы белән тәрәзә төбенең тузанын тикшереп карар. Аның чиста икәнен белгәч, журналын тәрәзә төбенә салыр һәм, шакмаклы галстугын бушатып куйганнан соң, дәресен башлап җибәрер. Ул гел шулай — тәрәзә төбен өстәл итеп файдаланырга ярата. Тәрәзә яныннан класс та, кара такта
да уч төбендәге кебек яхшы күренә. Иптәшләренең әйтеп җибәрүләренә өмет итеп, укымыйча килүчеләр Илгизәр Кашаповичның үткен карашы астында калалар.


  Минут артыннан минутлар үтте, ләкин Илгизәр Кашапович күренмәде. Укучылар башта әкрен генә, аннары шактый кыюланып, шаулашырга тотындылар. Укытучы кергәнче бераз караштыра торыйм дип китапка ябышучылар да, дәреслекләрен читкәрәк этеп, гомум тавышка кушылдылар. Тавыш иң югары ноктага күтәрелеп, кемнең ни сөйләгәнен аңламаслык хәлгә җиткәч, класс ишеге ачылып китте, һәм мәктәп директоры Мазлума Сабировнаның кырыс йөзе күренде. Бөтен көчкә уйнаган скрипканың барча кыллары берьюлы өзелгәндәй, тавышлар кинәт тынып калды.


  Мазлума Сабировна үзен басып каршы алган укучылар белән исәнләште дә нидер уйланып тынып калды. Аның йөзендә икеләнү чаткылары күренеп киткәндәй булды.


   - Укучылар, — диде ул, бераз көттергәннән соң, - бүген физика дәресе булмаячак.


  Бу хәбәр тынып калган классны янә җанландырып җибәрде. Каршыларында директор түгел, башка кеше басып торса, түшәмне күтәрерлек итеп шаулашып алырлар иде, ләкин директор алдында артык тугарылырга ярамый. Ул синен ничек сулаганыңа кадәр сизеп тора.


  - Әллә Илгизәр Кашапович чирләгәнме, Мазлума Сабировна? — диде куштанланырга яратучы Кадрия, йөзенә чын-чынлап кайгылы кыяфәт чыгарып.


  - Ничегрәк аңлатырга икән сезгә? — диде Мазлума Сабировна, кыенсынгандай итеп. Әйтерсең, ул директор түгел, дәресен бик үк яхшы әзерләмәгән укучы. — Илгизәр Кашапович чирләмәгән... Илгизәр абыегыз... Кыскасы, Илгизәр абыегыз милициягә эләккән.


  Классның, əйтерсең, телен тартып алдылар, «ыһ» дигән ыңгырашу катыш гаҗәпләнү авазы чыгарды да тынып калды. Кемнәрнеңдер йөзләрендә бер генә мизгелгә сөенеч чаткылары чагылып китте. Ләкин балигъ булып килүче үсмерләр үз кичерешләрен башкалар карашыннан тиз яшерделәр. Икенче берәүләрнең күзләрендә аптырау, икеләнү, ышанып җитмәү билгеләре күренде, тик беркем дә үзенең шиген, икеләнүен кычкырып әйтмәде, һәркем беренче булып башкаларның сүз башлавын көтте.


  Илгизәр Кашапович әле бу мәктәптә яңа кеше иде. Беренче елын гына укыта. Казан университетының физика факультетын тәмамлап килгән. Үз фәнен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аның өчен һәммәсе гади, һәммәсе аңлаешлы, шуңа күрәме, укучылары берәр нәрсәне аңламасалар яки аңлап та рәтле-башлы сөйләп бирә алмасалар, җен ачулары чыга аның. Үзе белгәнне бөтен кеше белергә тиеш дип уйлый, ахры, ул. Тиз кызып китә. Кайвакыт аның кызулыгы тупаслыкка әверелә иде. Укучылар аның кызулыгын, тупаслыгын кабул итә алмадылар. Бигрәк тә моңа кадәр гел бишлегә генә укып килүче директор кызы Лена һәм классның комсоргы Эльмира яратмады аны. Алар турында мәктәпнең булачак медалистлары дип кенә сөйлиләр иде. Ә менә Илгизәр Кашапович килгәннән бирле, физикадан бу ике кызның өчле билгесеннән югары күтәрелә алганнары юк. Уку елының ахыры якынлашып килә. Эшләр болай барса, алтын медаль түгел, унны ничек бетереп чыгу турында уйларга кирәк булачак.


  Мазлума Сабировнаның укучыларга әйтәсе сүзе әйтелмәгән иде әле, шуңа күрә сабыр гына классның кичерешен күзәтте. Беренче булып комсорг Эльмира телгә килде:


   - Илгизәр Кашапович нишләп милициягә эләккән? — диде ул.


 Башка укучыларны да шушы сорау борчый иде, ахры, әмер биргәндәй, һәммәсе берьюлы директорга күтәрелеп карадылар.


   - Сезгә әйтүе дә уңайсыз инде, — диде Мазлума Сабировна, — ләкин әйтми ярамый. Илгизәр абыегыз кем беләндер сугышкан. Хулиганлык өчен кулга алынган...


  Мазлума Сабировна янә класска күтәрелеп карады: бу кем ничек кабул итәр? Укучылар директорларының тел төбен төшенеп җитмиләр иде, сорау тулы карашларын Мазлума Сабировнага юнәлттеләр. Директор сүзен болай йомгаклады:


   - Әйдәгез әле, укучылар, бергә-бергә уйлап карыйк: Илгизәр Кашапович кебек кешеләргә безнең мәктәптә урын булырга тиешме, юкмы? Шушы мәсьәләне үзегез чишегез. Әгәр инде Илгизәр абыегызны мәктәп коллективына тап төшерүче, укытырга лаеклы кеше түгел дип саныйсыз икән — теләгегезгә каршы килмәбез. Тик бу нәрсә рәсми булсын өчен, үз теләгегезне кәгазьгә язарга туры килер.


Фәнис Яруллин


Дәвамы бар


Фото: pixabay

Теги: Фәнис Яруллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру