Журнал «Безнең мирас»

Соңгы хыянәт (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укыгыз

Илгизә Линар абыйсын күз алдына китерергә тырышты. Ниләр кичерде икән ул? Үзенең кирәксез әйбер сыман ташлап калдырылуын аңлап алгач, йөрәге ярылмаган? Башына нинди уйлар килде икән? Нәфрәт, рәнҗеш тулы күзләре белән артларыннан карап калганмы? Юк, күзләрен яшь каплагандыр, мөгаен... Башка авырулар каршында әллә нинди мәсхәрәле хәлдә калуына хурланып, гарьлегеннән илереп елар чиккә җиткәндер дә, офицер ныклыгы белән тeшeн кысып, тeлcез-өнсез калгандыр... Ташландык ир, ташландык ата... Ни җаннары белән чыгып киткән ул хатын-кыз затлары? Соңгы тапкыр нинди сүзләр әйтеп? Башка беркайчан да күрешмәячәкләрен сизепме, сизмичә дәме? Мәңгегә хушлашу шулай рәхимсез һәм үзәк өзгеч була микәнни? Тилмереп карап калган күзләрдән качар өчен, адымнарын кызулатканнармы? Юк, алар иң элек телефондагы бөтен номерларны «сөрткәннәр»: китеп өлгергәнче эләктерә күрмәсеннәр диптер инде. Аннары инде туп-туры Домодедово аэропортына юл алганнар: Мәскәүдән Владивостокка рейслар дистәләп! Линар абыйның документлары үзендә булсачы!Пенсияләрен алуны да баш-аягы белән хатынына ышанып тапшырган иде бит инде ул. Нишләргә? Эшне каян башларга? Ничек тә шалтыратып тынычландырырга кирәк. Тик... номеры шулай ук сүнгән. Юллар табып, табибына чыкты Илгизә. Аның сүзләре әле һаман өзек-төтек кенә хәтерендә кабатланып тора. «Паспорты үзе белән...» «Аңа яхшы тәрбия кирәк...» «Бүген менә ашаудан да ваз кичкән...» Их, очыплар гына барып алып кайтырга! Кичегергә ярамый!


Шулай килештеләр: Илгизә белән Гөлүзә бүген-иртәгә реамобильдә Мәскәүдән алып кайтачак. Алмашлап карарлар. Кирәк булса, янында утырып торучыны табарлар. «Андыйларны соңгы көннәренә чаклы махсус хастаханәдә ачтан үлмәслек кенә тукландырып тоталар да билгесезләр каберлегенә җирлиләр икән», – дип, берәү җан өшеткеч сүзләр сөйләгән иде. Тизрәк, тизрәк йолып калырга кирәк! Теге көнне коткарыгыз дип шалтыратуы тикмәгә булмаган шул! Иртәгә юлга чыгарлар. Тик... язмаса язмый икән! Мәскәүдән хәбәр килде: «Линар Моратовны терапиягә күчердек. Ул комада...» Илгизә, үксеп елап, бу мәхшәрдән арып йоклап китте. Әллә кайчан бакыйлыкка күчкән Хәлимә әбисе төшенә керде: «Зинһар, балам, ташламагыз улымны», — дип ялвара икән. Соңрак Суфия бәйрәмчә киенгән бабасын аермачык күрүен искә төшерәчәк. «Бүген бәйрәм. Зур кунак көтәбез: Линар улым кайтырга тиеш, шуңа әзерләнәбез, дип әйтте», - дип сөйләячәк.


Иртүк Гөлүзә шомлы хәбәр җиткерде: «Бүген таңда Линар абый өзелгән!..» Жанда әллә ничә кыл берьюлы шартлап өзелде.


Соңгы юл


Тоташ берничә көнгә сузылган киеренкелекне башка төрдәге сынаулар алыштырды. Тиз арада Динар абыйны алып кайтып җирләргә кирәк иде. Аны Мәскәүдән юллап алып соңгы юлга әзерләү мәшәкатьләренә Илгизә белән Суфияның уллары алынды. Азат белән Ильяс, бөркәүле зур машина белешеп, гәүдәне салып кайту өчен табут хәстәрләп, эштән соң ерак юлга кузгалдылар. Арыган егетләр таңда Мәскәү бөкеләрендә утырганда, монда мәетне кемнән юдыру, кайда күмү кебек четерекле мәсьәләләрне хәл итәләр иде. Кайчан, ничәдә кайтып керү шулай ук бик мөһим. Мөселман тәртипләре буенча, мәетне кояш баеганчы гүргә иңдерү шарт. Үлгән кешене соңгы юлга әзерләү хезмәте Чаллының Тәүбә мәчетендә бар икән. Иң кулае - әти-әнисе янына, туган авылы Әмәк зиратына җирләү дигән уртак фикергә килделәр. Бик күрәсе килеп тә, кышын аларның өенә керә алмый кире киткән Фәридә апа Әмәктә шул мәшәкатьләр артыннан йөри, кабер казыту эшләрен оештыра башлады: менә нинди күрешү язган.


Егетләр Мәскәүнең Сокольники метросы янындагы хастаханәне тиз таптылар анысы. Тик моргта көтелмәгән каршылыклар - мәетне бирмиләр: паспорты юк! Санитарлар, табиблар: «Мәетне бернинди документсыз китерделәр», - ди. Әллә нинди озын исемлектән фамилиясен табып, әллә ничәнче Моратовка туктала-туктала, кабат шәхси әйберләрен барлап чыгалар да, белдеклеләнеп: "Юк, туганнары алып киткән", - диләр. Азат кайдадыр биредә яткан Линар абый турында борчылып уйлап куя. Никтер, аның җаны, үзенә урын табалмыйча, каядыр ашыга, шулай мәңге билгесез булып биредә калуыннан курыккандай бәргәләнәдер кебек тоела. (Казанда да, Чаллыда да ут йотып көтәләр. Килешкән кебек, шул ук сүзләрне кабатлыйлар: «Калдырып кына китмәсәләр ярар иде дип, җаны урын табалмыйдыр инде!») Адашканда кабынган шәм яктысы сыман, Азатка кылт итеп әнисе сүзләре искә төшә: «Дәвалаучы врач, паспорты үзе белән, диде!» Канын сыендырган соңгы газаплы төненең шаһиты булган терапия бүлегендә белмиләр, күрмәгәннәр. Һәм китә, китә анда-монда футбол тубы урынына типкәләп йөртүләр. Анда барыгыз, монда керегез, аны күрегез, моннан сорагыз... Теге корпус, бу корпус... Бу нинди башбаштаклык?! Баш табибка керергәме? Кизү кыз әйтүенчә, анысы урынында юк... Иртән сигездә башланган юллауларның очы-кырые күренми, инде төш вакыты җитеп килә. Җитмәсә, бу хастаханә, үзе бер шәһәрчәк булып, чакрымнарга җәелгән. Тукта-тукта, иң элек бит аны неврология бүлегенә салганнар! Тагын бормалы баскычлар, фәләненче катлар, тамгаланган корпуслар... Морг сәгать өчтә ябылачак. Тагын бер көнгә тоткарланасы булыр микәнни? Менә ул неврология! Кизү торучы шәфкать туташы дәвалаучы табиб кабинетына озата. Егетләрнең Казаннан ук килүен аңлап алган табибә, хәленнән килсә, бөтенесен эшләргә әзер! Һәм эшли дә! Ул бөтен медицина персоналын чаптыра! Бер санитарка Линар абыйның җыйнак рюкзагын күтәреп керә. Шушы! Барсетка эченнән паспорт, хәрби билет, ветеран кенәгәсе килеп чыга! Авыру исеменә ачылган папкага хатыны белән кызының "отказ" хаты да теркәлгән. Кәкре-бөкре хәрефләр белән ашык-пошык язылган: «Без - Татарстанда яшәүче ярлы кешеләр. Үзебез авыру, яшебез дә бар. Авыру карарлык мөмкинлегебез юк. Больницада калдырабыз...» Үлү турындагы таныклыкны алыр өчен, үлүен раслаган белешмә кәгазе белән паспортын башкаланың хастаханә урнашкан районына якын загска илтеп тапшыру зарур икән әле. Шунсыз мәетне берәү дә бирмәячәк! Алып кайта да, җирли дә алмыйсың.


...Аяктан егылыр чиккә җиткәнче чаба торгач, ниһаять, таныклыкны да кулга төшерәләр. Моргта соңгы эшләр. Башта мәетне туганнарына күрсәтәләр. Әйе, ул! Җәсәде туган якка кайтасын фәрештәләр ирештергәндер - йөзе тыныч. Пакьләндереп, сакал-мыекларын кырдыртып, ак җәймәгә төрдертеп, көн кичкә авышканда, кайтыр юлга кузгалалар. Мәет көткән ыгы-зыгылы бер мәлдә кызыннан шаккаткыч смс-хәбәр килеп төшә: «Әтине югалттык. Сез белмисезме, каян эзләргә? » Димәк, хастаханәдә аларның шымчылары калган? Берникадәр акчага ризалашып, соңгы хәбәрләрне аларга җиткереп торган?.. Яшереп калу ярамас дип: «Бүген җирлибез», - дигән җавап китә. Рәхмәтләргә күмеп, тагын бер хәбәр килә. Ахырдан: «Үлү турындагы таныклыгын җибәрсәгез, әтинең соңгы истәлеге булыр иде», - дип куярга да онытмаганнар. Ни өчен икәнен чамалау кыен түгел... Берничә көннән Илгизәгә хатыны ялынып язачак: «Эля, бөтен өмет синдә, Линарның үлгән көнен хәбәр ит, зинһар!» Юк инде! Мондый хыянәт кичерелми! Алар бит үзләре өчен бердәнбер кадерле кешенең кайда җирләнгәнен дә белми! Чаллыда дип гөманлыйлардыр, бәлки. Ә менә авыл зираты турында башларына да китермиләр.


Мәчеттә өлкән агайлар кабыкка салып юып, кирәкле йолаларны үтәп, ак кәфенгә төреп, мулла җеназа намазын укыганнан соң, көндезге уникeдә мәетне кабат юлга алып чыгып киттеләр. Әнә шулай урау юллар аша ул туган авылына кайтып китте. Анда әзер булып көтеп торалар иде инде.


Бәхетлеме ул, бәхетсезме? Ундүрт-унбиш яшеннән әти-әни куеныннан чыгып киткән үсмер малай, дөнья гизеп, җир читенә җитеп, озын бер гомер юлы үтеп, бабай булып бакыйлыкка күчкәч, кендек каны тамган җиргә, әти-әнисе яткан туфракка кайтарып җирләнсен әле! Монысы да очраклы гына түгелдер. Шулай язган булгандыр. Бәхете гел юк түгел икән әле. Башка җирдә, чит туфракта аны шулай кадерләп соңгы юлга озатырлар идеме икән - анысы билгесез.




Эльмира Закирова


Фото: pixabay

Теги: Эльмира Закирова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру