Журнал «Безнең мирас»

Соңгы хыянәт (хикәя)

Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бу хәлләр, бу вакыйгалар шомлы детективтан һич ким түгел иде. Юбилей белән котлаудан башланган гамәл әллә нинди чоңгылларга төшерде: билгесезлек, телдән яздырырлык хәбәрләр, чарасызлык, ахыр килеп, югалту ачысы...


Сәер килен


Илгизә өчен Линар абыйсы якын, бик якын туган, әлбәттә: әтисенең яраткан төпчек энесе бит. Мәктәптә «бишле»гә генә укыган, оста шахматчы, чаңгычы булган, сугыштан соңгы 50 нче елларда, очучы булам дип, хәрби училищега китеп барган... Шул ук вакытта ерак та ул, әллә кайда томaн артларында сыман: гомере буе Ерак Көнчыгышта, отставкага чыкканчы, офицер булып хезмәт итте. Сирәк-мирәк хатлары килеп торды. Фотоларын да җибәргәли иде. Штирлицка охшаган кыяфәтле, йолдызлы погонлы матур бер хәрби. Үзе генә дә, хатыны һәм кызы белән дә ике-өч елга бер туган якларга кайткалап китүләрен әле дә хәтерли Илгизә.



Кунаклар кайту авылда гел бәйрәм кебек була инде ул! Хисләрен бик тирәнгә бикләп, артыгын сөйләшми, зарланмый, сагынуын сиздерми торган абыйлары Сабан туена туры китереп кайта иде. Күрше авылда җирләнгән әти-әни каберен зиярәт кылырга барулары... Кармак белән балыкка төшүләре... Токмачлы ашлар пешереп, бәлешләр салып, кунакларны сыйлаулар... Хатыны Раиса гына бу затлы ризыкларны санга сукмаган кебек кылана. «Без ресторанга йөрибез», - дип кенә җибәрә. Билләре нечкә, аяклары төз, гәүдәләре зифа, кәттә киенгән бу хатын башка төрлерәк иде шул. Илгизәнең әти-әнисе дә, туган-тумача белән күрше-күлән дә аны ятсына торганнар иде. Исеме үзебезнең Рәйсәгә
бик якын булса да. Чәчләрен татар хатыннары кебек турыдан ачып артка төйнәп йөрсә дә... Йөзенең кайсыдыр чалымнары күптән гүр иясе булган каенанасы Хәлимәне хәтерләтсә дә... Әллә кыланмышын, әллә үзен көйләтүләрен кабул итмәделәр шунда. Тик белгертмәделәр, йөзләренә чыгармадылар. Ачык йөз белән каршы алдылар, булдыра алганча кунак иттеләр. Алай да туганнары: «Ленизага гына өйләнгән булса соң», - дип чыш-пыш килде. Кемдер ул Лениза, анысын Илгизә белми иде әле.


Юмаларга, хәйләләргә һай оста бу Раиса! Кирәк икән сатып җибәрәчәк үзеңне. Теләсә кемне авызына карата. Гид булып, чит ил кешеләренә шәһәр күрсәтеп йөрим, ди бит әнә. Көязләнеп, үзенә үзе сокланып йөрү бик ошый иде аңа! Башкалар әйткән комплиментлардан башы әйләнеп, үзен дөньяның бер гүзәле итеп тоя иде кебек ул. Каян килгән сылукай! Илгизәгә дә, сеңлесе Суфияга да яңа исемнәр тапты: «Элечка, менә сиңа бүләккә кашмилон кофта, Япониянең үзеннән», — ди, имеш. «Ә сиңа, Софа, чын кытай ефәгеннән шарфик...» Порт шәһәрендә яшәгәч, ерак диңгезләргә йөзүче моряклар япон товарларын алып кайтып кына тора дип, нәфис кечкенә сумкасы, ялтыравык чәч кыстыргычлары, перламутрлы иннекләре, япон чүәкләре белән күрше кызларын да шаккатырырга өлгерде инде. Телендә «Кимоно» да «кашмилон» ише сүзләр генә. Кызларны ничек киенергә, ничек йөрергә кирәклегенә өйрәтә. Гөлсинә белән Әлфиягә чәчләрен кисәргә киңәш итте дә, сүз тыңлап кырыкмышка әйләнгән кызларны «модницалар» дип мактый-мактый, чәч толымнарын... чемоданына тыкты! Мин киткәнче, бәлки, башка кызлар да чәчләрен кисәр, ди.


Кунакларны озаттылар, өйдәге акчалардан да җилләр искән иде. «У нас беда, срочно вышлите деньги» дигән телеграммасы да килеп төште Раиса җиңгинең. Кирәк булгач кирәк инде - Илгизәнең әти-әнисе акчаларын кырып-себереп ярдәм итү ягын карады. Нәрсә булган, нинди бәла-каза - ләм-мим: тегеләр аңлатып язып торуны кирәксенмәде бугай. Берничә елдан соң үзе генә кайтып киткән Линар абыйсы исә телеграмма турында да, акча хакында да берни белми булып чыкты... Акылы бала-чаганыкы инде, берәр нәрсәгә туздыргандыр, дип кенә көлде. Сәер килен, кайткан саен, сәер гадәтләре белән шаккатыруын дәвам итте. Ун елдан соң да, егерме, утыз ел узгач та...


Кайту-китүләр

Линар абыйның күчеп кайтырга талпына башлавына унбиш ел гына түгелдер, мөгаен. Хәер, бәлки, ул гомере буе шул турыда хыялланып яшәгәндер? Бакыйлыкка кендек каны тамган җирдән күчәсе  килгәндер? Яшьлек белән игътибар да ителмәгән ата-баба йоласы дигән нәрсә күңеленең кайсыдыр бер почмагында ялтырап кабынмыймы соң! Чит-ят җирдә үзен ким тоеп гомер кичермәде микән әле ул? Әти-әнисен җирләргә кайта алмау үкенече торып-торып җанын газаплагандырмы әллә? Шактый таушалган, олыгайган шул инде. Илгизәләр гадәт буенча һаман абый дип йөргәч тә... Сиксəнен тутыручы бабай бит ул. Берничә тапкыр инсульт кичергән. Жирсү дигән әйбер тынгы бирмидер, күрәсең. Ә Илгизә, үзәккәен өзим әле дигәндәй, абыйларын каршы алганда, озатып калганда, машинада махсус татарча җырлар әйләндерә: «Кайтам инде, кайтам туган ягыма...», «Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...». Һай, бигрәк моңсу күренде лә абыйсы. Бер дә китәсе килми иде бугай аның. Теле белән әйтмәсә дә, карашлары шуны сөйләп тора. Илгизә теге серле Ленизаның да кем икәнен белә инде хәзер: Линарның бик яраткан сыйныфташ кызы булган ул. Егет лейтенант акчасына кул сәгате алып кайтып бүләк иткән. Тик кыз, нишләптер, хәрби егеткә ияреп җир читенә китәргә теләмәгән. Линар абыйсы ялынып тормаган: көннәрдән бер көнне океан буенда үскән шул Раисаны Татарстанга очыртып алып кайтып күрсәткән: менә сезгә килен, янәсе. Ә Лениза белән алар гомер буена бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт саклап яшәгәннәр...


Башта «Татарстан» поезды абыйларын Мәскәүгә алып китәчәк. Икенче көнне ул самолётга Владивостокка очачак. Очу вакыты җитәр алдыннан, абыйсы траптан күтәрелә башлаганчы, Илгизә һаман хәл-әхвәлен сораша. Хәйләсе бар: әткәй-әнкәй теле күкләргә күтәрелсен, юл буе озата барсын әле...


Раисасы да җитмешнең теге ягындагы карчык бит инде югыйсә. Табибә булып эшләүче кызлары да урта яшьтәгеләр рәтеннән чыгып бара. Гаиләсе юк. Кияүгә чыгып, атна да тормыйча иреннән аерылган, бала-чагасы да юк. Һәм менә шулар, кубарылып кайтып, йә Казанга, йә Чаллыга урнашмакчы булып йөриләр! Гомер иткән шәһәрләрен ташлап! Олыгайгач, бөтенләй башка мохиткә яраклашып! Владивостоктагы фатирыбызны саттык, диделәр. Раисаның төрле «сюрпризлар» ясарга әвәслеген белгән Илгизә дә, башка туганнар да сагаеп калды. Ник шулкадәр ашкыналардыр. Владивостоктан Мәскәүгәчә буе, Чаллыга тәүлек буе поездда кайта-кайта... Иң беренче эш итеп яшәр урын табарга кирәк иде. Евроремонт ясалган фатир уңайлы да, арзан да, югарыда яшәүчеләрнең шакылдавы ишетелмәсенгә иң соңгы катта да булсын, метрога һәм базарга да якын урнашсын, мәчеттән азан тавышлары яңгырап, йокыларын бүлмәсен... Тагын әллә нинди шартлар, таләпләр. Тегеләй дә, болай да ярап булмый. Йә монда океан юк, йә халык кычкырып сөйләшә, йә әтигә шахмат мәктәбенә йөрергә ерак... Көннәрдән бер көнне, беркемгә берни әйтми, җыенып, Владивостокларына ук очып киткәннәре мәгълүм булды. Соңыннан хәбәрләре килеп иреште тагын: "Безнең хәлгә керердәй туганнарыбыз юк икән..."


Бер елдан соң - янә шалтыратулар, кабат кайтырга талпынулар, контейнер җибәрүләр, Чаллыдан да шәп шәһәр юк дип танулар, барча туганнарга мактау сүзләре, кайнар сәламнәр.


Вакытлы яшәү урыны


Август-декабрь. Бер дуамалланып китеп баргач, ничек шулай берни булмагандай янәдән кайтып була икән? Илгизә белән Суфия янә вокзалда, Мәскәү-Чаллы поездын каршылыйлар. Линар абыйлары Казанда калып торачак, ул арада ана белән кыз Чаллыда гаиләгә фатир, Дианага эш эзләячәк, Гөлүзәләргә вакытлы пропискага керәчәкләр – алар шулай хәл иткән. Раиса ире янында сырпалана, бер сөеп куя, бер үбеп ала. Соңгы күрсәтмәләрен бирә: «Элечка, абыегызны саклагыз! Бер атнадан, автобуска утыртып, безнең янга озатырсыз. Урнашыйк кына, кунакка да чакырырбыз сезне!» Аннары Линар белән саубуллаша: «Көн саен кич җидедә хәбәрләшербез. Үзеңне саклый күр, берүк, кадерлем!» Искиткеч пар дип карап торырсың, билләһи! Атна дигәндә, тегеләр вакытлы фатир тапты, Линар абыйлары да Чаллыга китеп барды.


Тик аналы-кызлы икәү Казан белән ике арада киләп сарып, кунакханәләр сайлый-сайлый, кафеларда сыйлана-сыйлана (Илгизә белән Суфиягә мәшәкать ясыйсылары килми икән!), башкалада фатир эзләп тә, хастаханә-шифаханәләрдән табиб урыны белешеп тә шактый болгандылар әле. Ахыр килеп, Чаллыдагы шартларга күнеп, акчаларын яңа төзелә торган йортка керттеләр бугай. Вакытлы яшәү урыны итеп Гөлүзәләр адресына теркәлгәннәр. Димәк, үз почмаклары булачак тиздән! Җай чыккан саен, һәркайсына аерым шалтыратып, хәлләрен белешеп торды Илгизә. Юл төшеп, Чаллыга барып чыкса, әллә кереп чыгасы инде - ничек яшәп яталар икән? Әнә Гөлүзә, күпме чакырып карадык, килмиләр, ди. Ә көннәрдән бер көнне Әмәктән Линар абыйның туганнан туган сеңлесе Фәридә, абыйны исән чагында күреп каласым килә дип, Чаллыга килгән. Әмма Раиса, авырыйм дип, бусагадан да уздырмаган. Тәлинкәләр дә, кашык-чәнечкәләр дә, урындыклар да... өйдәге кеше санынча гына икән.


 Мәхшәр


Февраль. Илгизә, Линар абыйсын юбилее белән котларга дип, номерын җыйды. Никтер, элемтә юк иде. «Линар абыйга кабат инсульт булган. Хәлләре шәптән түгел бугай...» Гөлүзә шундый хәбәр җиткерде.


Сөйләүләренә караганда, кызы әтисен поездда Мәскәү янындагы хәрбиләр шифаханәсенә озата киткән, юлда инсульт булган, «ашыгыч ярдәм» машинасы тиз арада Стромынкадагы неврология бүлегенә китереп җиткергән...


Элемтә урнашуга, Илгизә, ашыгып, кабат номерны җыйды. Һични аңламаслык зәгыйфь тавыш... «Без сине бик яратабыз, Линар абый! Яңа фатирыгызга күчкәч, махсус килеп котларбыз әле. Тизрәк савыгып кайт кына, берүк!» - дип тезде Илгизә. Абыйсының әллә елау, әллә сыкpаy авазы гына килеп иреште аңа.


Шуннан соңгы көннәр-төннәр бергә тоташып, озын газаплы юл, кичеп чыгалмаслык сират күпере булып, сискәндереп искә төшә. Линар абый башта Чаллыда яшәүче туганнарына: «Мине алырга килегез, хәлем начар», - дип, чак тeлeн әйләндереп шалтыраткан. Хастаханәдә табиблар күзәтүендә яткан кешене, йә, ничек коткарасың?! Их, нәрсә әйтергә теләгәнен шул чакта ук белгән булсаларчы! Ул бит авыру халәтеннән битәр башка нәрсәне сиздерергә теләгән!.. Янында саклап утырырга тиешле хатыны белән кызы санитаркаларга, күз-колак булырга кушып, акча биреп калдырганнар да Чаллыга кайтып киткәннәр. Һәм шулар ук: «Хәлләре әйбәт абыегызның, дәвалаучы табибы белән гел сөйләшеп торабыз, җомга чыгаралар инде, алырга барабыз», — дип тынычландырдылар. Хатыны белән кызы шулай дип торгач соң! Шимбә кайтып төшәчәкләр, димәк...


Тик шимбә дә, якшәмбе дә бер хәбәр юк - телефоннары сүнгән. Беренче генә сүндерүләре түгел инде, әнә оператор элемтә юклыгын инглизчә әйтә башлады. Ярар, соңрак тагын җыеп карарлар.


- Тегеләр Линар абыйны отказ язып калдырганнар!


Гөлүзә, ярсып, ашыга-кабалана, шул хәбәрне әйтеп һушсыз калдырды. Ничек? Гомер буе бергә яшәгән хатыны язганмы? Әллә Гиппократ анты биргән кызымы? Телефоннары һаман «вне зоны действия» дип кабатлады. Линар абыйга килгән шалтыратуга табиб җавап биргән, бу хәлне ул аңлаткан. Иртән шәфкать туташларының смена алмашкан ыгы-зыгысына туры китереп, эшен тапшырып китеп бара торганына урталай бөкләнгән кәгазь тоттырганнар да күз ачып йомганчы юкка да чыкканнар. Эз югалган. Кызының инде айдан артык, эшен ташлап, Чаллыдан китү мәшәкатьләре белән йөрүе дә, фатирларын хуҗасына тапшырып, контейнерларын янәдән Владивостокка озатулары да соңрак билгеле булачак анысы. Ә хәзергә мәхшәрнең башы гына әле. Телефоннары җавап бирми, кайдан, ничек эзләргә белгән юк.


Эльмира Закирова


Дәвамы бар


Фото: pixabay


Теги: Эльмира Закирова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру