Сау бул, сөю, исәнме, тормыш! (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Синең тамбурда мине көткәнеңне белсәм дә, чыкмадым. Син сабыйларча үпкәләп плацкарт вагондагы үз сәкеңә менеп яттың. Йолдыз, шуны гына көткәндәй, синең яныңа сырышты.

— Безнең бөркетебезне кемдер үпкәләткән икән. Кил әле, бәбекәем, канатларыңны сыйпап иркәлим үзеңне. Юкса очарлыгыңны калдырмаганнар.

Йолдыз сине тәмам әвәләп бетерде. Ә син селкенми ята бирдең. Минем Йолдызга ачуым чыкты. Үземнең Йолдыз кебек кыю булмавыма үртәлдем. Сиңа ялгыш кына, шаярып кына булса да кагыласым килде. Тик минем кыюлыгым, синен карашың белән очрашуга ук, җил тараткан рәшәдәй, юкка чыккан иде. Хәзерге кырыс заманда мондый сентиментальлек, бәлки, ят күренештер, әмма бу шулай иде.

Уфага барып җиткәнче синең белән рәтләп сөйләшмәдек. Гаҗәп, танышырга өлгермәс борын үпкәләштек. Бәлки, бу — яратышуның беренче билгеседер.

Уфада безне Хәлим үзенең берничә дусты белән каршы алды. Шаулашып-гөрләшеп, Хәлимнең «сигез бүлмәле» фатирына кайттык.

— Менә, дусларым, — диде ул, — минем сигез бүлмәле фатирым шушы була инде. Хәзергә мин аның ун квадрат метрлы бер бүлмәсендә торам. Калган җиде бүлмәсендә җиде совет семьясы яши. Талашмыйбыз, сугышмыйбыз. Совет хөкүмәтенә рәхмәт әйтеп яшәп ятабыз. Күңелсезләнергә вакыт юк. Бер күршебез драма артисты, төне буе кычкырып рольләр ятлый. Аның монологларын без дә ятлыйбыз. Ялгышкан җирендә әйткәләп җибәрәбез. Ә теге як күршеләрем филармония артистлары, һәр яңа җырны бергәләп өйрәнәбез.
Белгәнегезчә, мин конферансье. Шигырьләр белән җенләнәм. Билгеле инде, миңа да күршеләрем булыша.

Без, көлешә-көлешә, Хәлилнең «сигез бүлмәле» фатирына урнаштык. Әллә ни арада табын әзер булды. Хәлил биш литрлы олы корсаклы чәйнекне өстәлгә куйды:

— Менә бу безнең самавыр була, дуслар, – дип шаярып алырга да онытмады.

Хәлилнең дуслары җор телле артист халкы булгангамы, өстәл янында беренче минутларда ук күңелле, бер-береңнән тартынусыз әңгәмә башланды. Кызлар җыр сузды. Хәлил һәрвакыттагыча мәзәкләр сөйләп, безнең эчләребезне катырды. Шулай табын кызып кына килгән чагында Фәнзилә болай диде: «Иптәшләр, бүген безнең Энҗебезнең туган көне лəбаса. Әйдәгез әле, иң матур сүзләребезне аңа әйтик!»

Мәҗлес, ниндирәк юнәлеш алырга белмичә, тынып калды. Йолдыз стенадагы календарь битен ертып алды да:

— Юк, җәмәгать, бүген майның бере генә әле. Энҗе икесендә туган. Аның туган көнен бүген үк бәйрәм итеп куйсак, иртәгә мәҗлес җыярга сәбәп калмас, — диде.

Ләкин башкалар аңа каршы төште.

— Башкортстан вакыты белән икенче майга чыктык, сәгать бер тулып килә. Иртәгә болай җыелышырга җай булмаячак, — дип, Фәнзиләнең тәкъдимен күтәреп алдылар. Һәммәсенең игътибары миңа юнәлде. Берсеннән-берсе матуррак тостлар әйтелде. Хәлил минем каршыма шампан шәрабы тутырылган ике бокал күтәреп килде дә экспромт-тост әйтте:

Дөньяларга туып шәп иткәнсең.
Ə тумаган булсаң әгәр син —
Бу дөньяның Энҗе диеп йөрткән
Бер чәчәге булыр иде ким!

Аңа шаулатып кул чаптылар. Ул, канәгать калып, бокалын миңа сузды. «Бу бокалны синең белән брудершафтка эчәр идем мин», — диде аннары. «Чехов заманнарыннан калган искелек!» — дидем, аның бокалын этеп. Ләкин минем сүзне ишетергә теләмәделәр. «Брудершафтка, брудершафтка!» — дип дәррәү шаулаша башладылар. «Юк!» — дидем мин, ачуым килә башлап һәм, ярдәм сорап, күзләрем белән сине эзләдем. Әмма син юк идең. Синең юкка чыгуыңны белгәч, авырттырып-авырттырып йөрәгемне нәрсәдер кимерергә тотынды. «Төн уртасында таныш түгел шәһәрдә кая китәргә мөмкин икән бу?» — дип уйладым. Кинәт миңа бик күңелсез булып китте. Эчәсем, исерәсем, бөтен дөньяга мәсхәрә буласым килде. «Әйдә брудершафтка эчәбез», — дип, янымда бөтерелеп йөргән Хәлилнең кулыннан бокалын тартып дигәндәй алып, бер сулыштан эчеп куйдым. Миңа тагын-тагын бокаллар суздылар. Тостлар әйттеләр. Хәлил экспромтлар яудырды. Шулвакыт кемдер синең баяныңны сузып җибәрде. Кызлар, егетләр, урындык-өстәлләрне бер читкә җыеп, бию мәйданы әзерләделәр. Минем янда Хәлил бөтерелде. Аның белән биергә чыгарга дип торганда, син кайтып кердең. Кулыңда бер кочак нəркиз чәчәкләре. Аларны күргәч, барлык кызлар аһ итте. Таныш түгел шәһәрдә кара төндә бу кадәр чәчәкне каян алгансыңдыр, әле дә төшенә алмыйм. Син чәчәкләреңне минем алга китереп салдың да: «Энҗе! — дидең. — Чәчәкләр кешеләрне сокландырыр өчен яратылган. Син җирнең иң матур, иң саф чәчәге булып кешеләрне сокландырып яшә. Күңелеңнән яңадан-яңа матурлык бөреләре шытып чыксын».

И Айрат, син шундый матур сүзләр әйтә беләсеңдер дип уйламаган идем. Әллә миңа сузган чәчәкләреңнән, әллә син югында эчкән шәраб кайнарлыгыннан башым әйләнә башлады. Бәхетем ташты. Кулларымны синең иңнәренә салып туктаусыз биисем килде. Әгәр син: «Әйдә, Энҗе, хәзер синең белән күккә ашабыз. Сине күтәреп алам да очып китәм», — дигән булсаң, күккә ашарга әзер идем. Бу минутта миңа мөмкин булмаган эш юк иде. Күреп тордым: син дә бәхетле идең. Мин синең күзләреңә карадым. «Айрат, — дидем, — синең күзләрең җәй төсле яшел икән. Синең шул җәй төсле күзләреңдә мәңге шиңмәс чәчәгең булып каласым килә». — «Мин дә шуны телим, — дидең син. — Ә беләсеңме, энҗе чәчәге иң матур чәчәк кенә түгел, иң көчле чәчәк тә. Аны башка чәчәкләр белән бер савытка утыртырга ярамый. Ул башка чәчәкләрне үтерә». — «О-о, бик куркыныч икәнмен, — дидем. — Йөрәгеңә башка гөлләр үрмәли башласа, бөтенесен үтерәчәкмен. Кермәсеннәр, үрләмәсеннәр. Мин анда үзем генә булырга телим».

Синең белән шулай сөйләшә-сөйләшә янәшәбездә башка кешеләр барлыгын онытып җибәргәнбез. Бермәлне Йолдыз мине коридорга чакырып чыгарды да: «Энҗе, — диде, — син нишләгәнеңне беләсеңме?» — «Нишлим соң мин?» — дидем, гаҗәпләнеп. «Айрат белән чулт-чулт үбешәсез бит. Монда үзегез генә түгеллекне онытма!» Йолдызның бу сүзләре мине айнытып җибәрде, әмма озакка түгел. Дөресен әйткәндә, минем бу халәттән чыгасым килми иде. Без синең белән почмаккарак сыендык. Син үзең турында сөйләдең. Сиңа әле унҗиде яшь кенә икән. Күптән түгел әти-әниләрегез белән Казанга килгәнсез. Әти-әниләрең педагоглар. Сине бик укымышлы, бик зур кеше итеп күрәселәре килә. Казанда йорт алып яши башлаулары да сине күздән ычкындырмый, үз кулларында укыту өчен икән.

Мәҗлес бетеп, хуҗа егетләр өйләренә таралыша башладылар. Безгә һәммәбезгә бер бүлмә. Иртәгә кадәр бераз ял итеп алырга кирәк иде. Иртәгесен Хәлил үзләренең туган авылына кунакка алып китәм, диде. Урынны идәнгә бөтенебезгә бергә җәйдек. Урын җәйгәндә Йолдыз болай диде: «Монда безгә, дүрт кызга, ике егет. Әйдәгез, болар беребезгә дә булмасын. Аларны Хәлилнең «сигез бүлмәле» фатирының тугызынчы бүлмәсенә чыгарыйк».

— Тугызынчысы безнең кухня инде аның, — диде Хәлил, ләкин сөенечебезгә каршы, ул бүген буш түгел. Теге драмартистның авылдагы туганнары килде. Тугызынчы бүлмә бүген аларныкы. Теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, безне яныгызга яткырырга туры киләчәк

— Ярар, –  диде Йолдыз, бер карарга килеп, — ятсагыз, ятарсыз, әмма арага стена корырга туры киләчәк.

— Нинди стена тагын? — диде Хәлил.

— Кая, бу йортта җеп дигән нәрсә бармы? — диде Йолдыз, аңа җавап биреп тормыйча.

Хәлил Йолдызга җеп табып китерде.

— Шәп җеп, — диде Йолдыз, — ак җеп булуы шәп. Караңгыда күренеп торыр. Егетләр белән кызлар арасына ак җеп сузабыз. Бу безнең ак дивар!

Җепнең бер башыннан Люция, бер башыннан Йолдыз тотып, матрас буйлап тарттырдылар. Син стенага ук чәпәлдең. Бик арыган идек, тиз арада йоклап киткәнбез. Ә иртәгесен Хәлил, һәммәбездән алда торып, биш литрлы җиз чәйнеге белән чәй кайнатып куйган иде. «Сыртыгызга кояш төшкәнче йоклап ятасыз. Башкортлар эшләп арыды инде. Торыгыз!» — дип уятты ул безне. Без теләр-теләмәс кенә урыннарыбыздан тора башладык. Көн искиткеч матур иде. «Мондый көндә йоклап яту гөнаһ, — дип битәрләвен дәвам итте Хәлил. — Әйдәгез, чәй эчкәләп алабыз да безнең авылга киттек. Анда инде концертларыгызга билетлар сатылып беткәндер. Бер капчык акча көтеп торадыр».

Хәлилләр авылына башта автобус белән бардык. Аннары күпмедер араны җәяүләп киттек. Авылларына җитәрәк бер елганы чыгарга кирәк иде. Ярсып-ярсып ага торган тау елгасы. Суы чип-чиста. Төбендәге ташлар күренеп тора. Әмма суы бик салкын. Кулларыбызны тыгып карауга кайнарлыгыбыз сүрелде. Бөтенебез агымсуга карап ярга басып калдык. Әлеге дә баягы безне тагын Хәлил коткарды. «Курыкмагыз, – диде ул, — бу елгада батып үлгән кеше юк әле. Дөрес, аның суы салкын, әмма бик файдалы. Монда бер кoeнган кеше чирнең ни икәнен гомере буе белмәячәк. Артист халкының чыныга торуы яхшы. Сезгә әле моннан хәтәррәк елгаларга да керергә туры килер. Чирканчык ала торыгыз. Әгәр бик курыксагыз, башта үзем чумдырып чыгарам. Йә, кайсыгыздан башлыйбыз?»

Хәлил Фәнзиләне күтәреп алды да елгага таба китте. Фәнзилә аның кочагында тырпылдады: «Төшер!»

— Бер чумып чыкканчы гына куркыныч ул, — дип сөйләнде Хәлил.

Фәнзиләне коткарырга Люция белән Йолдыз ташланды.

— Алай бик батыр булсаң, менә мине күтәреп кара, — диде Йолдыз. Йолдыз безнең арада иң тазасы. Кечкенә буйлы Хәлил янында тавык янәшәсендәге күркә булып күренә. Ләкин Хәлил алай куркып кала торганнардан түгел икән, Йолдызны җиңел генә күтәреп, кочагында шактый чырылдатты.

— Икегезне күтәреп карадым инде, — диде ул, — Люциягә дә көчем җитәр дип уйлыйм. Иншалла, һәммәгезне теге якка чыгарып җиткерермен. Минем кебек егет барында бернидән курыкмагыз.

Хәлил Казанда укыган вакытта дүртебезгә дә берәм-берәм мәхәббәтен аңлатып чыккан егет иде, шуңа күрәме, аңардан тартынмадык. Киресенчә, һәр сүзен көлкегә юрадык.

— Юк инде, — диде Йолдыз, — сезнең ише егетләргә таянганчы, елгага таянабыз без. Сузылган җепне атлап чыга алмаганны, кая инде сезгә кызлар күтәреп елга кичү. Синең сыйрагың кыска, берәр бака чокырына батырырсың. Айратның әле буыннары сыек. Үзен бөркет санаса да, чебеш икәнлеге күренеп тора.

Йолдызның бу сүзләреннән соң синең иреннәрең тартылып куйды. Тешләреңне кыстың. Йолдызның үртәшүенә минем дә ачуым чыкты. Әмма аның холкы шундый икәнлеген белгәнгә, сине тынычландырырга тырыштым. Тик син кинәт мине күтәреп алдың да шаулап аккан елгага кереп киттең. Синең баяның, безнең сәхнәгә киеп чыгарга дигән кием-салымнар бу як ярда калды.

Миңа синең кочагыңда искиткеч рәхәт иде. Мин күзләремне йомдым. Кулларым белән синең муеныңа уралдым. Шушы рәхәт, татлы мизгелнең мәңге бетмәвен теләдем. Син миңа ниндидер сүзләр әйттең бугай, әмма шаулап аккан су тавышы белән мин аларны ишетмәдем, йөземә килеп бәрелгән кайнар сулышың мине тәмам исертте. Чәчләреңнең битемә тиеп китүе барлык назлардан рәхәтрәк иде. Без синең белән, әйтерсең, бер кечкенә елганы түгел, ә тормыш диңгезен кичәбез. Син көчле, давылларга каршы күкрәк киереп барасың. Су тирәнәя, агым көчәя барган саен, син мине ныграк кочасың. Мин синең кочагыңда эреп бетәм: гүяки без икәү түгел — берәү. Бер җан, бер тән.

Бермәлне, аякларым чыланганны тоеп, күзләремне ачтым. Елганың уртасына җиткәнбез икән. Су синең билеңнән өскәрәк менгән.

— Ай, – дидем мин, сыңар туфлиемнең суга төшеп китүен сизеп.

— Ни булды? — дидең син.

— Әнә туфлием агып китте!

Бер батып, бер калкып агып китүче туфлины күргәч, син күпмедер мизгелгә югалып калдың. Аннары мине елганың уртасына бастырдың да туфли артыннан ташландың. Салкын су тәнемне өтеп алгандай итте. «Аксын, җүләрләнмә!» — дип кычкырдым, тик син минем тавышымны ишетерлек хәлдә түгел идең.

 

Фәнис Яруллин

Дәвамы бар

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга