Сау бул, сөю, исәнме, тормыш! (хикәянең ахыры)

Ул миңа таба килә башлады. Мин аны этеп җибәрдем дә тәрәзә төбенә сикереп мендем. Анда ниндидер лампочкалар тора иде, граната тотып танкка каршы һөҗүмгә әзерләнгән сугышчыдай, кулыма шул лампочкаларны алдым. Ул якынрак килә башласа, идәнгә бер лампочканы ыргытам. Аның шартлау тавышы Айтуганны күпмедер вакытка айнытып торгандай итә. «Бер генә җиремә кагылсаң да, тәрәзәдән сикерәм!» — дип, сыңар кулым белән тәрәзә тоткасына тотынып торам.

Төн шулай Айтуган белән көрәшеп үтте. Иртән бүлмәсен ачып чыгарып җибәргәндә, ул:

— Синең яныңа бүтән теге селәгәең килмәячәк, — диде. — Килү түгел, сине урамда очратса да, урамның икенче ягыннан узачак.

Айтуган сиңа ниндидер яманлык эшләгәндер, күрәсең, аның болай сөйләшүеннән соң йөрәгем жу итеп куйды. Хафалануым юкка булмаган икән. Ул сиңа минем хакта әллә нинди әшәке гайбәтләр әйткән. Боларын син бераз соңрак сөйләдең. Ә ул көнне мин, Айтуган дигән ерткыч кулыннан исән-имин ычкынуыма сөенеп, диплом якларга киттем. Күңелемне бары тик бер генә уй кимереп торды: «Айрат мине котларга килерме икән? Ул бит минем бүген диплом яклавымны белә».

Син килдең, Айрат. Моның өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Мин диплом яклап чыкканда, кулыңа чәчәк бәйләме тотып, ишек төбендә тора идең. Йөгереп безнең ашханәгә төшеп киттек. Кичәдән бирле авызга бер тәгам ризык капкан юк иде. Синең белән нәрсәдер турында кычкырып сөйләшә-сөйләшә ашадык. Консерваториянең укытучылары да шунда ашап утыра икән, аларның көлемсерәп карауларыннан гына айнып киткәндәй булдык. Гомумән, ул көн иң бәхетле көннәремнең берсе иде. Мине Айтуган бүлмәсендә күреп тә якларга, шул ерткычтан араларга кермәвеңә бик ачуым килгән иде, кичердем. Үпкәмне шатлык яшьләре белән эчкә йоттым.

Диплом яклаганнан соң да өйгә кайтып китәсем килмәде, югыйсә әти-әниләрнең дүрт күз белән көтүләрен белә идем. Сине бер генә көнгә калдырсам да, миннән тартып алырлар яки арага гайбәт килеп керер дип курыктым. Бәхете артык зур булган кеше һәрвакыт аны югалтудан куркып яши. Миңа синең белән йөргән һәр сукмак, синең белән утырган һәр эскәмия кадерле иде.

Мин гел Айтуган безгә берәр этлек эшләр дип көтеп йөрдем. Ләкин яманлык бөтенләй көтелмәгән яктан килде.

Көннәрдән бер көнне, мин авылга кайтып киткәч, бер хат килеп төште. Ул синең әниеңнән иде. «Энҗе, — дип язган иде ул, — миңа очраклы рәвештә Айрат улымның көндәлеген укырга туры килде. Ул тулы бер дәфтәрне сиңа багышлаган. Кеше көндәлеген уку əдәпсезлек булса да, бер тотынгач, ахыргача укып чыкмыйча туктый алмадым. Әйе, укып чыктым һәм уйга калдым: минем улым чын-чынлап гашыйк булган микәнни? Әле кайчан гына «әннә-әннә» дип, итәгемә тотынып, тәпи баса башлаган, кайчан гына беренче сүзләрен әйтеп һәммәбезне куандырган сабыебыз, инде безнең турында уйламыйча, чит-ят бер кызны якын итә, аңа барлык серләрен чишә, аны уйлап газаплана. Бу минем өчен ачыш, тетрәнүле ачыш иде. Шушы тетрәнүдән
айный алмыйча озак йөрдем. Ике төрле хис җанны биләп торды. Беренчесе — безнең улыбыз үсеп җиткән, кызлар белән йөри башлаган дигән сөенечле уй. Икенчесе — юк, безнең Айратыбыз әле сабый гына, мәхәббәт белән мавыгуы, сабыйларның матур, ят уенчык белән мавыгуы гынадыр дигән уй иде. Бер көн килеп улыбыз бу уенчыгыннан туяр, аны онытыр дип көттем. Ләкин торган саен Айратыбыз бу уен белән ныграк мавыкты. Ул хәтта дөньяда башка кешеләр, бүтән тормыш барын онытты. Дөресен әйтим, улыбызны шушы хәлгә төшергәнең өчен сиңа ачуым кабарганнан-кабара барды. Улым көндәлегендәге синең фоторәсемнәреңне вак-вак кисәкләргә ертып атасым килде. Тик улымның миңа булган мәхәббәтен, хөрмәтен югалтырмын дип куркудан гына бу эштән тыелып калдым. Айратыбызны йокыдан калдырган, акылдан яздырган бу ниндирәк кыз икән дип кызыксынып бервакыт, үзегезгә сиздермичә, сезнең очрашу урыныгызга бардым. Сез Кремль бакчасында утыра идегез. Әйе, матур кыз син, Энҗе. Синең Айратка караганда күзләреңнән яктылык бөркелүен, йөзеңә серле матурлык йөгерүен күрүгә үк, Айратны ничек яратуыңны аңладым. Ләкин бу мине сөендермәде. Үзең уйлап кара, Энҗе. Синең белән Айрат арасында биш ел гомер ята. Әле Айрат беренче курсны гына бетерде.

Мине дөрес аңларга тырыш, Энҗе. Син артист буласы кеше. Гомерең юлда, сәхнәдә үтәр. Семья өчен, ир өчен вакытың калмас. Ә ирләргә һәрвакыт наз, игътибар кирәк. Син ул назны Айратка бирә алмаячаксың. Синең хәтта иреңә аш пешереп ашатырга да вакытың булмаячак. Көндезен — репетиция, кичен — концерт. Тагын шунысы мине бик куркыта: син бала тапмаячаксың. Әйе, күңелеңә авыр булса да әйтәм — бу шулай. Биюче кеше бала табамыни? Биюче гомер буе үзенең фигурасын саклаячак. Ә мин улымның инженер булуын, матур гаилә коруын, бала-чагалар үстерүен телим. Шулай, Энҗе, син табынган сәнгать корбан сорый, ә мин улымны корбан итә алмыйм.

Аннары арагызда биек тау булып яткан биш елны нишләтергә уйлыйсың? Ул еллар бит аркадагы бөкре кебек. Ә кешенең бөкресе еллар үткән саен кимеми, зурая гына. Әгәр син Айратка кияүгә чыксаң, аны бәхетсез итәчәксең. Хәер, сез аның белән бервакытта да бергә булмаячаксыз. Аның әле яңадан дүрт ел укыйсы, аннары армиягә барып кайтасы бар. Ул армиядән кайтканчы, сиңа инде егерме җиде яшь була. Хәтерең калмасын, егерме җиде яшьлек кызга – хәтта ул гүзәлләрнең гүзәле булса да — егерме ике яшьлек егет өйләнмәячәк.

Энҗе, чынлап та, ныклап уйла әле. Кайнарланып берәр нәрсә эшләп ташлаганчы, башта салкын акыл белән фикер йөртүе хәерле. Син чибәр кыз, үзеңә тиңеңне таба алырсың. Айратны ничек кенә булса да үзеңнән биздер. Юкса ул, укуын онытып, дөньясын онытып, синең белән җенләнә. Бервакыт икегез дә бу мәхәббәт иcереклегеннән барыбер айныячаксыз, әмма ул чакта соң булуы мөмкин. Соңгы сүзем итеп шуны әйтәм, Энҗе, минем хат турында Айратка һичбер вакыт ычкындыра күрмә. Юкса ул мине мәңге кичермәячәк. Әгәр Айратны яратуың чын икән, аның яшьлеген тартып алма. Яшьлек ул — кеше гомеренең иң гүзәл чәчкәсе. Айрат белән өйләнешсәгез, син аның шушы чәчәген бөредә килеш үк йолкып атачаксың. Тормыш рәхимсез. Болай да кып-кыска гомернең иң бәхетле минутларын кыскартма. Уйнасын, көлсен, иркен сулыш алсын. Әйдә, Энҗе, без синең белән бергәләп Айратны бәхетле итик».

Әниеңнән шушы хатны алгач, үз-үземне йодрыклый-йодрыклый еладым. Язмыш, нигә соң син шундый рәхимсез? Бәхет кошының башыннан сыйпарга өлгермисең, очып китә…

Үз-үземә кул салыр дәрәҗәгә җиттем. Шулвакыт мине бер усаллык кына тотып калды. Туктале, мин әйтәм, нигә әле бу карт убыр безнең арабызга керә? Аңа кем андый хокук биргән? Тотам да Айратын өйләндерәм үземә. Хәзер элекке заман түгел — бутамасын араны. Өйләнешмәс борын кайнана булмасын. Әйе, шулай кыздым, шулай ярсыдым. Әмма тора-бара әниеңнең күпмедер дәрәҗәдә хаклы икәнлеген танырга мәҗбүр булдым. Арадагы еллар,чынлап та, аркадагы бөкре кебек үсәр, зураер. Мин синең күзеңә мескен бер шиңгән чәчәк булып күренә башлармын. Шиңгән чәчәкне кадерләп вазада саклыйсың килмәс. Син аны чыгарып ташлап, йөрәк-вазаңа икенче чәчәк алып кайтып утыртырсың. Беләсең, чәчәккә туктаусыз соклану, назлы караш кирәк. Ә синдә эгоистлык күп, Айрат. Син үзеңә сокланганны күбрәк яратасың.

Сине онытырга дигән карарга килгәч, ниндидер җиңеллек тойдым. Шулай да соңгы карарга килгәнче, синең яратуыңның ныклыгын сынап карыйсым килде. Мине авылга озатканда, син: «Энже, һәр көн миңа хат яз. Синең хатларың минa haва кебек кирәк. Юкса мин ярга чыгарып ыргытылган балыктай бәргәләнеп үләрмен», — дигән идең. Мин синең ике хатыңа җавап бирмәдем. Яратуы чын булса, миннән хатлар килмәгәч, үзе очып килеп җитәр дип көттем. Ә син килү түгел, хатыңны да туктаттың. Бәлки, әниең тыйгандыр. Әмма яраткан кеше әни сүзенә карыймы?! Син бит егет кеше. Җитмәсә, үзеңне бөркеткә саный идең. Димәк, син бөркeт булмагансың. Ә беләсеңме, Айрат, синең мәхәббәтеңнең шундый кыска сроклы икәнен белгәч, мин хәтта бер сөенеч кичердем. Әгәр син дә мине мин сине яраткан кебек яратсаң, сине ничек онытыр идем икән? Әниең барыбер безгә киртә булыр иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, мин сине яратуыма үкенмим. Иртәме-соңмы кеше бер янып алырга тиеш. Әле тормышны ныклап корып өлгергәнче януың яхшырак та. Инде бит минем Казанга килеп эшли башлавыма да ике ел үтте. Афишаларда минем исем күренгәләп тора. Килеп чыгарга мөмкин иде. Димәк, кирәк санамыйсың.

Менә, Айрат, синең белән саубуллаштым да. Инде көндәлегемнең соңгы битен ябам. Бу юлларны син беркайчан да укымаячаксың. Бүгеннән бу көндәлек сандык төбенә төшеп ятачак. Ә мин инде кияүгә чыгам. Мондый  кырыс заманда ялгыз яшәү мөмкин түгел. Миңа таяныч, терәк кирәк. Мин андый кешене таптым, Айрат. Күңелемнең кай җире беләндер тоям: ул миңа гомер буена матур чәчәк итеп сокланып яшәячәк. Ә сокланып караучы булганда чәчәк шиңми дә, төсләрен дә җуймый. Ә безнең мәхәббәтебез хәтер дәфтәренең битләренә кысылып кипкән чәчәк булып кына калыр.

Әйе, дәфтәремне ябып куяр вакыт җитте, ә күңелгә кайчандыр укылган шигырь юллары килә. Хатирәләремне шул шигырь юллары белән тәмамлыйм. Алар минем бүгенге халәтемне дөрес чагылдыра кебек.

Сау бул инде, саф сөюем,
Йолдыз булып күккә аш:
Серләреңне парын җуйган
Ялгыз гашыйкларга ач.

Сау бул инде, саф сөюем,
Дулкын булып ярны как.
Ярлар сине кире какса,
Илт тә диңгезләргә ат.

Сау бул инде, саф сөюем,
Җиргә тамчы булып там.
Җиргә там да гөл булып үс,
Өзәр берәр гашыйк җан.

Сау бул инде, саф сөюем…

 

Фәнис Яруллин

Фото: pixabay

Комментарий язарга