Сандугач (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Җил-гарасат бераз тынса да, тирә-як дөм караңгы иде. Эшкә барганда бу тирәне күп тапкырлар күзәткән идем: сул якта, бер чакрымлап юл үткәч, урманнар башлана. Мин шул күгелҗем караңгылыкка таба йөгердем дә йөгердем. Бераздан баш өстемдәге болытлар кисәк-кисәк булып таралыша башлады. Аяк асларын яктыртып ай күренде. Җил дә, үз эшеннән канәгатъ булгандай, каядыр китеп югалды. Тирә-як тып-тын. Урман эченә кергәч, йөгерүдән туктадым. Агач артына ышыкланып тыңланып тордым. Шикләнерлек нәрсә ишетмәгәч, төп башына утырдым да тез башымны карарга керештем, тик аңа кул белән дә тотынып булмый, бик нык авырта иде. Мин тиз генә бөтен аягымны капшап чыктым. Ярый әле, аягым сынмаган, сынган булса, шунда ук каптырып алган булырлар иде. Шуңа эчемнән куанып бетә алмадым. Авырткан аягым оеганчы тизрәк хәрәкәт итәргә, лагерьдан ничек тә ераккарак китәргә кирәк. Ашыгып, аягыма бастым, аксый-аксый алга таба киттем.

Инде тәмам яктырды. Миңа хәзер артык барырга ярамый, яңадан караңгы төшкәнен көтәргә кирәк иде. Мин яшь агачлар үсеп утырган куелыкка кердем. Вак ботаклар җәеп сузылып яттым. Тез башым сулкылдап сызласа да, алҗуым үзенекен иткән, йоклап киткәнмен. Бервакыт этләр өргән тавышка сискәнеп уянып киттем. Миңа бик таныш тавыш: немец овчаркаларының өрүе иде бу. Мине эзләп киләләр! Эземә төшкәннәр. Бетте, барысы да бетте! Йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә башлады. Тәнем буйлап чемердәп салкын йөгерде. Яткан җиремнән сикереп тордым. Йөгереп китәргә теләдем. Әмма шунда ук моның мәгънәсез эш икәнлеген аңлап, тукталып калдым. Яңадан яткан урыныма сеңдем. Овчаркалар, гырылдык өрү тавышлары белән урманны яңгыратып, миңа якынлашалар иде. Миңа әле һаман да овчаркалар мине эзләмиләрдер, өрә-өрә янымнан узып китәрләр кебек тоела. Ләкин бу фикернең ниндидер бер хыял гына сыман нәрсә икәнен шунда ук аңлап алдым. Чөнки мин немец овчаркаларының лагерьдан качкан әсирләрне тоту өчен махсус өйрәтелгәннәрен белә идем. Урман арасыннан овчаркалар, алар артыннан автомат аскан ике солдат килеп чыкты. Солдатларның этләр тоткан каешлары бик нык тартылган. Овчаркалар өрә-өрә алга ыргылалар, хуҗалары алар артыннан көч-хәл белән генә җитешеп баралар иде. Күңелемдә әле һаман да зәгыйфь кенә булса да өмет уты яна. Мин авыз эчемнән генә: «Йа Раббым, ярдәм ит! Болай да җәфаланган тәннәремне этләргә талатма! Борыннарының ис сизүләрен, башларындагы зиһеннәрен томала, янымнан үткәреп җибәр шуларны», – дип пышылдыйм. Ләкин теләкләрем кабул булмады, энекәш. Овчаркалар, чиный-чиный өреп, мин яшеренгән куелыкка ташландылар.

Фашистларның әсирләрне овчаркалардан талатканнарын күргәнем бар иде. Этләр корбаннары өстенә ач бүреләр кебек ташланалар. Аны аяктан егып, рәхимсез рәвештә талыйлар. Бу талату әсирнең үлеме белән тәмамлана торган иде. Мин тиз генә кулларым белән битемне каплап, йөзтүбән әйләндем. Овчаркалар яман ырылдап мине таларга керештеләр. Алар җилкәмнән, терсәкләремнән кабып мине чалкан әйләндерергә тырышалар. Шулай әйләндереп муенымны эләктереп алырга телиләр. Мин, бөтен көчемне куеп, әйләнмәскә тырышам. Мине үз ихтыярларына буйсындыра алмаганга алар тагын да ныграк котырындылар. Мин хәлсезләнә бардым. Этләр мине чалкан да, йөзтүбән дә әйләндереп йөртә башладылар. Овчаркалар шулай әйләндергән-талаган арада авызларына сигаретлар кабып бу күренешне зур ләззәт белән күзәтеп торучы солдатлар күзләремә чалынып китә.

Өстемдәге гимнастеркам берничә урыннан шартлап ертылды. Ике як җиңем аерылып җиргә салынып төште. Бераздан овчаркалар гимнастерканы, аергалап, өстемнән сөйрәп үк төшерделәр. Алар авызыннан бөркелгән әшәке сасы ис сулышымны буа. Шул истән котылырга теләп, битемне яшерергә тырышам. Мәгәр овчаркалар миңа моны эшләргә ирек бирмиләр. Иңбашларым, аркаларым ут белән өтеп алган кебек әрни. Ике як терсәгемнән эт тешләгәч, шул урыннар сызлавыннан бөтен тәнем калтырый, күңелем болгана. Шулвакыт аркам буйлап чалбар төбемә җылы сыеклык агып төшкәнен тойдым. Күз алдымда кара таплар уйный башлады. Актык чиккә җитеп хәлсезләнә барганымны сиздем. Этләрнең гырылдык ырылдаулары инде ерактан тонык кына булып ишетелде. Мин, караңгы бушлыкка чумып, юкка чыктым.

Мин өч-дүрт кешегә исәпләнгән тар гына камерада аңыма килдем. Миннән башка монда тагын ике әсир бар иде. Өстә тимер рәшәткә белән капланган кечкенә генә тәрәзә, аста цемент идән. Камераның бөтен җиһазы шул. Барактагы кебек монда нарлар да, өстәлләр дә юк. Димәк, мине баракка алып кайтмаганнар булып чыга. Нинди камера бу? Җәзалап үтерә торган, үлем алдыннан ябып куя торган камерамы? Яисә?..

Икенче көнне иртән безне камерадан алып чыктылар, лагерь янында туктап торган машина янына алып килделәр. Көч-хәл белән генә машина кырыена килеп җиттем. Кузовка иптәшләрем күтәреп меңгерделәр. Яныбызга автоматлар аскан кара киемле ике полицай сикереп менде. Кабинага, ишеген шапылдатып ябып, шофер белән рәттән немец офицеры утырды. Машина кузгалып китте. Лагерь зонасыннан чыгып, урманга таба борылды. Без урман эченнән шактый гына ара бардык. Ниһаять, түгәрәк аланлыкка чыккач, машинабыз туктады. Безне машинадан төшерделәр. Өчебезне дә тезеп бастырдылар. Немец офицеры, каршыбызга басып, ашыкмый гына, сары тышлы күн сумкасыннан кәгазь алды. Аны ике кулы белән тотып, безнең рейх законнарына буйсынмаганыбыз өчен атылырга хөкем ителүебез турындагы карарны укыды. Офицер белән янәшә баскан, гөберле баканыкы кебек киң, зур авызлы полицай тәрҗемә итеп барды. Кулларыбызга көрәкләр тоттырдылар. Бака авызлы полицай җирне иңгә-буйга адымлап, көрәк белән сызып чыкты. Без күмеләсе кабер зурлыгы иде бу. Казый башладык. Каберебез тирәнәйгән саен, казуы кыенлаша барды. Манма тиргә баттык. Мин тәмам хәлсезләндем. Көрәккә балчык алып ыргыткан саен алга таба сөрлегеп китәм. Иптәшләрем егылырга ирек бирмиләр, тотып калалар. Гыжылдап сулыйм. Йөрәгем күкрәк читлегемне җимереп чыгардай булып тибә. Кулларым, аякларым егәрсезлегемнән дер-дер калтырыйлар. Күз алдымда, яктылыкны томалап, «чебеннәр» уйный. Безнең казуыбыз полицайларга акрын кебек тоелды, ахры, сүгенеп-җикеренеп ашыктыра башладылар. Ниһаять, кабер казылып бетте. Минем аягөсте басып торырлык көчем калмаган иде инде. Безне каберебез кырыена тезеп бастырдылар. Башымны иптәшемнең иңбашына салдым. Авып китәргә ирек бирмәс өчен, ул минем билемнән кочып алды. Әнә шулай өчебез дә кочаклашып бастык та үлемебезне каршы алырга әзерләндек. Шулвакыт башымны күтәреп күккә карадым. Анда, зәңгәр океан өстеннән салмак кына агып барган айсберглар кебек, болытлар агыла. Еракта күк чите зәңгәр булып җиргә тоташкан. Әйтерсең, күкнең зәңгәрлеге җиргә иңгән.

Карашымны кояшка күчердем. Кояш та элеккечә елмаймый. Сүрелеп, моңсуланып калган. Ул, сагышлы йөзен миңа текәп: «Хуш инде, бәхил бул, Абдулла! Менә син берничә минуттан кара җир астында каласың. Ә мин сине аннан күрә дә, нурларым белән җылыта да алмам инде», – дигән төсле иде. Кинәт сискәнеп киттем. Үлүем түгелме соң бу? Үлүем бит?! Шулай итеп, якты дөньядан китәм дәме инде? Гүр иясенә әйләнү шушы була микәнни инде? Их, Абдулла, Абдулла! Бу дөньяда нинди рәхәт күрдең, нәрсә генә эшләргә өлгерә алдың әле син? Язмышым! Нигә шулай рәхимсез булдың син миңа? Нинди начарлык кылдым мин сиңа?

Күзләрем ачылган, колакларым ишетә башлаган көннән алып әти-әнисез үстем, әзме кимсенүләр, әзме рәнҗүләр күрдем. Мин бит әле сөяргә дә, сөелергә дә өлгерә алмадым. Иң бөек даһиларның да зиһеннәрен чуалтырлык мизгелне – кызлар тәненең рәхәтен дә татымаган килеш нигә дөньядан аерасың мине? Язмышым, нигә миңа шулкадәр шәфкатьсез булдың әле син?

Ышанасыңмы, энекәш, миңа шул иң тетрәндергеч минутта кинәт илһам килде. Башымны югары күтәрдем дә бар көчемә сандугач булып сайрый башладым. Яшел аландагы тынлыкны ярып сайраган сандугач тавышы фашистларны бермәлгә өнсез калдырды. Безгә төбәлгән автомат көпшәләре кинәт калтыранып куйдылар. Немец офицерының атарга команда бирергә күтәрелгән кулы һавада асылынып калды. Сандугач тавышына хәтта аланлыктагы каеннар да баш иеп, тынып калгандай булды. Ә мин, бөтен осталыгымны җигеп, өздерә-өздерә сайрадым да сайрадым. Бу минем газиз туган илем белән, якты кояш белән, җиһан белән хушлашуым иде.

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Немец офицеры полицайларга: «Һальт!» – дип кычкырды. Аннан кызу-кызу атлап яныма килде. Зур соры күзләрен очкынландырып, эре ак тешләрен ялтыратып миңа карап елмайды да: «О-о, ду – талант», – диде. Сайравымнан туктап, ни әйтергә белми торган арада җилкәмнән эләктереп алды да читкә этеп җибәрде. Мин тәгәрәп киттем. Егылган җиремдә берни аңламыйча бер офицерга, бер полицайларга карап тора башладым. Ничек булды соң әле бу? Офицер мине үлемнән алып калырга тели түгелме соң? Әйә, әйе, әнә бит бер читкә этеп җибәрде. Димәк… димәк, мине атмаячаклар. Шулай булса, рәхмәт, мең рәхмәт сиңа, Тәңрем!

Шатлыгымнан елмаеп иптәшләремә карадым. Сандугач тавышы аларга да тәэсир иткән. Икесенең дә яңаклары буйлап яшь ага. Үзләре полицайларга нәфрәт белән текәлеп горур басып торалар. Тетрәнеп киттем. Тукта, нишләдем мин? Йә, нишләдем? Нигә сайрадым? Минем генә исән калырга хакым юк бит. «Хаин, куркак», – дип пышылдадым мин үз-үземә. Син бит исән калыр өчен сандугач булып сайрадың. Әйе, әйе, исән калыр өчен. Әнә, иптәшләреңә кара! Ничек оялмыйсың син алардан, бичара куркак! Мин, ашыгып, басып торган урыныма үрмәләдем. Иптәшләремә тотынып аягүрә бастым. Шулчак иптәшләремнең берсе, миңа карамый гына: «Алар сине исән калдырырга телиләр. Аңгыра, ничек аңламыйсың шуны? Болай үлү батырлыкмыни ул? Бар, кит, ычкын моннан!» – дип пышылдады. Минем яңадан иптәшләрем янына басуым немец офицерына да ошамады. Әле кайчан гына миңа карап елмайган йөзе, күкне кара болыт баскандай, кинәт бозылып китте, күзләре зәңгәрләнеп акайды. Минем яныма йөгерә-атлый килгән уңайга ияк астыма сугып җибәрде. Мин яңадан йөзтүбән мәтәлеп төштем. Шул арада һаваны ярып автомат тыкылдавы яңгырады. Мин башымны күтәрдем. Иптәшләремнең, үткен чалгы белән чабылган үләннәр кебек, авып төшкәннәрен күреп алдым.

Бака авызлы полицай, эре-эре атлап, минем янга килде. Еланныкы төсле яшел күзләрен миңа төбәп: «Гомереңне бүләк иткән өчен офицер әфәндегә рәхмәт әйт, күсәк», – дип ысылдады. Ул арада яныма офицер үзе килеп җитте. Перчаткалы кулы белән җилкәмә суккалап алды да: «Гут, гут, золдат. Ду – талант», – дип көлемсерәде.

Бака авыз, офицерга сиздерми генә, минем аяк йөземә басып, тагын ысылдады: «Нәрсә көләсең, күсәк? Рәхмәт әйт! Аягына егыл, хайван».

Мин башымны түбән иеп басып торуымны дәвам иттем. Әле һаман булып үткән вакыйгадан айнып җитә алмый идем. Бер караганда, исән калуыма сөенгән кебек булсам, икенче караганда, иптәшләрем алдында гафу ителмәслек хата ясап ташлаганыма газаплана идем. Оят иде миңа. Әкренләп зиһенем ачыла башлады. Шулчак иптәшемнең: «Болай үлү батырлыкмыни ул?» – дигән сүзләре исемә төште. Бәлки, чыннан да, котылу чарасы булганда, үлмәс өчен тырышыргадыр? Мин бит солдат. Мин әле көрәшергә тиеш. Бүген атылган иптәшләрем өчен дә, үзем кебек концлагерьларда газап чигүче меңләгән әсирләр өчен дә үч алырга тиеш.

Мине кире лагерьга алып кайттылар. Немец офицеры минем өчен лагерь түрәләренә нинди җавап биргәндер, анысы миңа караңгы. Мин аны лагерьдагы түрәләргә йогынты ясый алырлык абруйлы немец булгандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, немец офицерлары арасында яңа карашлы, сәнгать әһелләрен ихтирам итүчеләр булмый калмагандыр. Шулай да гомерем буена чишелмәс табышмак булып калды ул миңа…

Син, энекәш, Абдулла абзыеңның тормышында гел шулай күңелсезлекләр генә булып торган икән дип уйлап утырасыңдыр инде. Юк, минем дә рәхәтләнеп искә алырдай матур көннәрем булды. – Абдулла абзыйның йөзе яктырып китте. Зәңгәр күзләре очкыннар чәчеп алды: – Шулай итеп, без Сания апаң белән тормыш көтәргә дип авылга кайттык. Яңадан үзешчән сәнгатьтә катнаша башладым. Илле җиденче елның язында Казанга, Халык иҗаты йортына чакыртып алдылар. Анда үземнең сәләтемне күрсәттем. Шунда ук миңа Мәскәүдә үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашачагымны әйттеләр. Репетицияләр башланды. Булачак чыгышыма, бөтен көчемне куеп, дәртләнеп әзерләндем.

Ниһаять, Мәскәүгә киттек. Декаданы без Зур театрда «Авыл иртәсе» дигән чыгыш белән башлап җибәрдек.

Авыл иртәсе! Алтын нурларын тирә-якка сибеп әкрен генә кояш чыгып килә. Сәхнә артында, салмак кына тибрәлеп, татар музыкасы агыла. Су буендагы таллыкта өздереп-өздереп сандугач сайрый. Авыл иртәсенә сихри моң сирпеп, кәккүк кычкыра. Әнә, урам башында көтүче быргысын кычкыртып җибәрде. Чыбыркы шартлады. Ул арада сыерлар мөгрәде, сарыклар бәэлдәде. Көтүче быргысы якынайды. Аннан аның тавышы ерагая барып юкка чыкты. Бу – авыл иртәсенең иң ямьле вакыты, авылдан көтү чыгып бару вакыты иде.

Сәхнә бер мизгелгә тынып калды. Мин яңадан сайрап җибәрдем. Сайравымны залдагылар алкышларга кереште. Мин тагын да дәртләнебрәк, илһамланыбрак сайрадым. Хөкүмәт ложаларындагы җитәкчеләр аягөсте торып кул чабалар, зал гөр килеп тора. Ә мин куанычымнан ни эшләргә белмим, күзләремдә – шатлык яшьләре. Йөрәгем үземә ишетелерлек итеп тибә. Ә үзем күңелемнән уйлыйм: «Илаһым! Кемгә бу алкышлар, миңамы?»

Кырык икенче елда хәтта фашистның да туң йөрәген эретә алган сандугачкамы?» Үз халкының, үз милләтенең культурасын башкаларга күрсәтүче кечкенә сандугачның иң бәхетле мизгелләре иде ул, энекәш.

Абдулла абзый сөйләвеннән туктады. Йокымсырап күзләрен йомды. Мин, урындыкны шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә урынымнан тордым. Моны тоеп алган Абдулла абзый акрын, әмма бик тә үз итеп: «Ярдәмең өчен рәхмәт, энекәш», – диде. Аның белән саубуллашырга дип сузган кулымны селкеп торды да: «Калган тормышым белән кызыксынсаң, иртәгә кил. Сөйләп бетерермен», – дип өстәде. Мин, хушлашып, чыгып киттем.

 

Габдулла Галиев

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга