Сандугач (хикәя)

Бүгенгедәй хәтеремдә, көзнең ачы җилле шимбә киче иде. Медпунктка килгән соңгы авыруны тикшереп озаттым да өйгә кайтырга җыена башладым. Шулвакыт пункт ишеге ачылып китте. Күрше авылдан Сания апа ашыгып килеп керде.

– Апаем, – диде ул, сүзләрен йота-йота кабаланып. – Абдулла абзыеңның хәле көйсезләнеп китте бит әле. Иртә уңмаган – кич уңмас, дигәндәй, үзебезнең филшер кызыбыз районга киткән икән. Сине чакырырга килгән идем. Рәнҗеми генә безгә барып кайтсана… – Сания апа, җавабымны көтеп, яшьләнгән күзләрен мөлдерәтеп миңа карады. Мин аны тынычландырырга ашыктым:

– Әлбәттә, барам, – дидем. – Авыру ярдәм көтеп ятканда нинди сүз булырга мөмкин?!

Мин, ишектән керү белән чишендем дә, Абдулла абзый янына ашыктым. Хуҗа кеше, аякларын идәндәге мендәргә куеп, койкада утыра. Гәүдәсен бераз аска таба иеп, куллары белән тезләренә таянган. Ябыгып, сөяккә калган иңбашлары җиңелчә калтырый. Көзге тупыл яфрагы кебек саргайган йөзен бөрчек-бөрчек салкын тир баскан. Эчке әгъзаларына кислород җитмәүдән, аның борын очы, иреннәре күгелҗем бөрлегән төсенә кергән. Сулыш алганда тамак төбе, күкрәгенең өске өлеше мәче туен хәтерләтеп, төрле тавышлар чыгарып сызгыра. Эчкә баткан зур зәңгәр күзләреннән үзәкне өзә торган сагышлы моңсулык сирпелә.

Мин, сумкамнан фонендоскоп алып, Абдулла абзый янына килдем. Күкрәген тыңларга теләп, өстендәге күлмәген салырга булыша башладым. Күлмәген баш очына кадәр күтәргәч, хәрәкәтсез калдым. Шул хәлдә күпме торганмындыр, белмим.

– Нәрсә, энекәш, аркама гашыйк булдыңмы әллә? – дигән тавышка сискәнеп киттем. Исемә килеп, күлмәген башыннан тартып чыгардым да Абдулла абзыйның алдына куйдым. Ул соравын яңадан кабатлады:

– Әллә минеке кебек арканы бер дә күргәнең булмадымы?

– Булмады, Абдулла абзый.

Аның сары йөзенә җиңелчә генә кызыллык йөгерде.

– Күргәзмәгә генә куя торган инде ул, энем. Призлы урын алырга, – дигән булды.

Үзе хәлсез тавыш белән кеткелдәп көлеп алды. Шаярып сөйләгәндә аның күзләре очкынланып, яктырып киткәндәй булды. Ләкин һавада атылган йолдыз яктысы кебек, бик тиз сүнеп тә куйды. Чыннан да, гади арка гына түгел иде ул. Мин һаман да Абдулла абзыйның аркасыннан күзләремне ала алмадым. Әйтерсең, аның өстеннән рәхимсез бәндәләр, җир өстен актаргандай, куәтле бульдозерлар белән имгәтеп-җимереп узганнар. Бөтен аркасы төрле зурлыктагы җәрәхәт җөйләре белән тулган. Икенче караганда, соргылт-зәңгәрсу төскә кергән бу тубырлы җөйләр җир өсте рельефын күрсәткән география картасын хәтерләтә. Күкрәк читлегенең хәле бик тә аяныч. Ике якта икешәр кабырга юк. Ул алынган кабыргалар өстендәге тире сулыш алганда, җимерелгән иске гармун күреге кебек, бер эчкә батып, бер кабарып тора. Бу күренеш күңелемнең әллә кай җирләрен актарып ташлады. Йа, Хода, бар икән кешеләр! Ничек түзә алды икән адәм баласы бу җәрәхәтләргә? Ә бит күрсәтеп, зарланып йөргәне дә булмады. Мин авырсынып кына сорадым:

– Абдулла абзый, бу кадәр итеп сугышта бизәделәрме?

Ул, миңа карап елмайгандай итте дә:

– Кабыргалар – фронт истәлекләре. Мина кыйпылчыклары иде аркамда. Аркамдагы җөйләр — әсирлек ядкәрләре, энекәш.

Мин Абдулла абзыйга укол салдым, дару эчердем. Аның хәле күзгә күренеп рәтләнде, сулышы ачылып китте. Борын очындагы, иреннәрдәге күгелҗем төс әкренләп кызгылт төскә керде.

– Абдулла абзый, – дидем мин кыюсыз гына, – гафу итегез, сезне борчу була инде бу… Миңа үзегез турында сөйләгез әле. Шундый җәрәхәтләр белән сугыштан ничек исән-имин кайта алдыгыз? Гомумән, кем Сез? Кайдан Сез? Бала-чага сезне Сандугач бабай дип йөртә. Ничек Сандугач булып киттегез? Аның тарихын да сөйләсәгез, мин бик шат булыр идем.

Абдулла абзый шактый вакыт зәңгәр күзләрен бер ноктага төбәп, уйга калып торды. Аннан башын югары күтәрде дә кинәт сандугач булып сайрап җибәрде. Бу тавыш мине сихри гүзәллек дөньясына алып китте. Күз алдыма җәйге айлы кич, бөдрә талларга төренеп утырган бакчабыз артындагы инеш буе килде. Янәсе, мин инеш буена чыкканмын да сихри моң дулкынында тибрәлеп сандугач сайравын тыңлыйм. Ә сандугач сайрый да сайрый. Йә ул бервакытка кыска-кыска итеп чутылдый, йә шул арада ничәмә-ничә борылышлар ясап, сызгыруга күчә. Янәдән чүт-чүт итеп, тел белән әйтеп бирә алмаслык гүзәл авазлар чыгара. Аннан тагын чутылдауга күчә. Янәдән берсеннән-берсе матур бормалар ясап, дөньядагы бер генә музыка коралы да әйтеп бирә алмый торган иң нечкә аһәңле, нәфис тавышы белән бөтен тирә-якны моңга күмә. Йа, Хода, булса да булыр икән адәм баласында шундый кодрәт! Булса да булыр икән осталык! Могҗиза бит бу! Чын могҗиза!

Абдулла абзый сайравыннан туктады. Өй эче кинәт тынып калды. Без, башларыбызны иеп, байтак кына сүзсез тордык. Колак төбемдә һаман да сандугач тавышы. Мин, бәлзәм эчкән кеше төсле, шул тылсымлы аһәңнән айнып җитә алмыйча утырам. Ниһаять, тынлыкны бозып, Абдулла абзыйга дәштем;

– Чыннан да, сандугач икәнсең бит син, Абдулла абзый. Ихлас! Тыңлаганым юк иде. Бер аермаң да юк икән бит синең сандугачтан!

Абдулла абзый, куллары белән ияк астын сыпырып куйды да, кәефләнеп көлемсерәде:

– Юк, энекәш, адәм баласы күпме генә тырышса да кошлар алиһәсе – сандугач була алмас. Сандугач – сандугач инде ул…

Мин җир төзелеше техникумы студенты идем. Әйбәт техникум иде ул. Аның шау-шулы тормышы мине дә өермәдәй бөтереп, үз эченә алып кереп китте. Бирелеп укый да, күңелле итеп ял да итә белдек без ул елларда. Концертлар, спектакльләр куйдык. Барысына да өлгерергә, барысына да җитешергә тырыштык. Минем кошларга, терлекләргә охшатып кычкыра белү сәләтем дә шунда ачылды. Шулай бервакыт «Галиябану»ны куярга репетицияләр ясап йөрибез. Хәтерлисеңдер пьесаның беренче пәрдәсен? Караңгы төшкәч, Хәлил, Галиябану белән очрашу өчен Бәдри абзыйларның тәрәзәләре төбенә килә. Егет белән кыз бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп җырлыйлар, сөйләшәләр. Шулвакыт сәхнә артында әтәч кычкыра. Бу эшне Рәхимҗан исемле егеткә тапшырган идек. Репетиция башланды, әтәч булып кычкырырга вакыт җитте. Егетебез кычкыра алмый гына бит. Көзге чебештән җитлегеп килүче яшь әтәч кычкырганын ишеткәнең бармы? Тавышы нәкъ шул әтәчнеке моның. Түзмәдем. Кая әле, мин әйтәм, үзем кычкырып карыйм әле. Тамагымны кырып, төкерегемне йотып куйдым да, күңелем белән әтәчкә әйләнеп, кулларым белән кагынып, кычкырып җибәрдем. Сәхнәләр яңгырап китте. Иптәшләрем гөрләтеп кул чапты. Минем әтәч булып кычкыруым барысына да ошады. Китте шул көннән башланып! Миңа гел шундый рольләр тапшыра башладылар. Ул елларда хәзерге кебек магнитофоннар юк иде. Андый рольләрне ул эшкә сәләтле кешеләр сәхнә артыннан торып башкара иде. Мин шулай итеп «подражатель», үзебезчә әйтсәк, «охшатучы» булып киттем.

Әнә шулай күңелле генә укып, матур яшәп ята идек.

Кояшлы июнь аеның якшәмбе көнендә без, техникум студентлары, Агыйдел буена ял итәргә төштек. Бигрәк матур, бигрәк ямьле иде ул көнне Агыйдел буе! Без аннан көн кичкә авышкач кына кайттык. Тулай торак алдында директорыбыз көтеп тора иде. Үзе яланбаш, күлмәгенең сәдәпләрен ычкындырган, пинжәге дә төймәләнмәгән. Ул бер урында гына басып тора алмый, әрле-бирле йөренә. Бик төгәл, галстуктан гына йөри торган бу кешенең килеш-килбәте, борчулы чырае безне сагаерга мәҗбүр итте.

– Балаларым! – диде ул, кайгылы итеп, йөрәккә шом сала торган тавыш белән. – Мин сезне күңелсез хәбәр белән көтәм. Бүген таңда, һөҗүм итәсен дә кисәтеп тормастан, фашистлар Германиясе безгә басып кергән. Немец самолетлары шәһәрләребезне, чик буе авылларын бомбага тота. Илебезнең көнбатыш чикләрендә каты сугышлар бара. Бүген хәрби хезмәткә яраклы барлык совет кешеләренә мобилизация игълан ителде. Миндә кайберәүләрегезгә повестка да бар, – диде дә, сөйләвеннән туктап, костюмының куен кесәсеннән кәгазь алып, военкоматка бүген үк барырга тиешле студентларның исем-фамилияләрен атады. Алар арасында минем дә фамилиям бар иде.

Безне икенче көнне үк озаттылар.

Мине полк разведкасына алдылар, күзәтүче сыйфатында файдалана башладылар. Разведкага баргач куркыныч янаса, йә бер җиргә җыелырга кирәк булса, алдан сөйләшкән буенча, берәр төрле кош булып кычкырыр идем. Разведканың уңышлы чыгуына охшату сәләтем күп тапкырлар ярдәм итте. Әмма көннәрнең берендә без засадага эләктек. Без, дигәнем – Уфа егете Саша Алешин һәм мин. Шул көнне полк командиры блиндажына чакырып алдылар. Полк командиры, шактый өлкән яшьтәге, озын буйлы, кара мыеклы кеше. Өстәлгә картасын җәеп салды да безне үз янына чакырды.

– Менә бу елга аша салынган күперне күрәсезме? – диде ул, картага карандаш очы белән төртеп.

Без Саша белән картага иелдек. «Күрәбез, иптәш полк командиры», – дидек.

– Менә хәзер бу күпердән безнең гаскәрләр чыгып бара. Запаста бер генә саперым да юк. Шул күперне шартлатуны сезгә тапшырам. Хәзер үк приказны үтәргә керешегез! – диде.

Без, җилкәбезгә шартлаткыч асып, юлга чыктык. Күпер янына җитәрәк куак артына посып, тирә-якны күзәттек. Һәр тарафта тынлык, шикләнерлек нәрсә юк. Шартлаткычны җилкәдән алып көйләдек тә күпер астына төшеп киттек. Безгә шартлаткычны күмәргә кирәк иде. Мин, шартлаткычны куярга урын эзләп, күпер астыннан бара башладым. Ләкин берничә адым гына атларга өлгердем. Башыма ниндидер авыр әйбер белән китереп суктылар. Мин чайкалып тордым да ава башладым. Егылганда күпер почмагыннан Сашага таба автомат көпшәсеннән ут бөркелгәне, Сашаның чалкан авып төшкәне күземә чалынды.

Аңыма килгәндә, кайда ятканлыгымны белә алмыйча, шактый озак җәфаландым. Чатнап баш авырта. Көчле җилдә шаулап утырган нарат урманы төсле, колакларым шаулый иде. Кулларым белән як-ягымны капшый торгач, ниндидер цемент идәнле подвалда ятканымны абайладым. Көнме бу, төнме – һич кенә дә аңлый алмадым. Торып утырырга теләп, башымны күтәрдем. Тик үземне дулкын уйнаткан көймәдә кебек хис иттем. Кинәт башым әйләнеп, күңелем болганып китте, ыңгырашып, яңадан урыныма аудым. Ята торгач, әкренләп аңым ачыла башлады. Мин ничек монда килеп эләктем соң? Томан аша гына күз алдыма күпер асты… ут ыргыган автомат тавышы… Сашаның чалкан авып төшүе килде. Кинәт йөрәгем «жу» итеп китте. Хәтеремә, баш миемнең һәр күзәнәген көйдереп, коточкыч сүз калкып чыкты. Әсир? Димәк, мин әсир?! Аркам буйлап кайнар ток үтте. Бөтен буыннарым хәлсезләнде. Ярылырдай булып, яңадан башым авырта башлады. Чигәләремдәге кан тамырларым бертуктаусыз шул коточкыч сүзне кабатлый: әсир, әсир, әсир! Качарга! Әйе, әйе, тизрәк качарга! Мин, стена кырыена шуып барып, салкын таш стенага тотына-тотына әкрен генә торып бастым. Капшап бара-бара подвалның ишеген эзли башладым. Тик шулвакыт подвалга якынлашучының аяк тавышын ишетеп, туктап калдым. Дагалы итекнең ташка бәрелеп чыңлавыннан солдат итеге икәнлеген абайладым. Менә ул, ишек янына тукталды да, шалтыр-шолтыр китереп ишек йозагын ача башлады. Ул арада авыр шыңгырдап тимер ишек ачылып китте. Подвал эченә яктылык сибелде. Аның артыннан, яктылыкка кара күләгә салып, җилкәсе аша автомат аскан немец солдаты килеп керде. Кинәт иңгән яктылыктан күзләремне ача алмыйча, кулларым белән яктылыкны каплап, чүгәләргә мәҗбүр булдым. Немец солдаты яныма килде дә дагалы күн итеге белән аркама тибеп кычкырды:

– Вставай, Иван! Марш! – Кулы белән ишеккә таба күрсәтте. Без тар гына ярым караңгы коридор буйлап киттек.

Мине бик каты кыйнап, берничә тапкыр сорау алдылар…

Салкын подвалда берничә көн яттым. Биредә көн икәнлеген дә, төн икәнлеген дә белгән юк. Шунысы гаҗәп: кабат сорау алырга чакыручы юк. Немецлар, нишләптер, минем белән кызыксынмый башладылар.

Нәрсә булды? Миңа хәзер шул сорау тыңгылык бирми иде. Немецлар фронтны өзеп тагын да алгарак үрмәләделәр микәнни? Безнең дивизия, солдат иптәшләрем кайда икән? Исәннәр микән? Үземнең хәлем исемә төшә дә эчем өзелеп китә. Әсирлек халәтемә өзелеп-өзелеп йөрәгем әрни. Бер генә нәрсә хәлемне җиңеләйтә кебек: фашист, күпме генә үҗәтләнсә дә, рухымны сындыра алмады. Барыбер бирешмәдем, хәрби антыма тугрылыклы булып калдым.

Берникадәр вакыттан соң мине подвалдан алып чыктылар. Башка әсирләргә кушып, каядыр алып киттеләр. Бер кечкенә станциядә безне товар вагоннарына төяделәр. Поездыбыз көнбатышка таба кузгалып китте.

Бара торгач, безне Белоруссиянең Слуцк шәһәре янындагы хәрби лагерьга китерделәр. Икенче көнне үк сафка тезеп эшкә йөртә башладылар. Лагерь бик нык саклана иде. Әсирләрне иртән эшкә киткәндә дә, кич кайткач та санап кертәләр. Мин барыбер качарга җай эзлим. Бу уем башымнан бер генә минутка да чыкмый.

Көннәрдән беркөнне бу хыялым тормышка ашты. Без ул көнне автомашиналарга вак таш төйи идек. Кич иде. Инде караңгы төшеп килә. Кинәт көнбатыш яктан күкне томалап кара болыт күтәрелеп чыкты. Тузан өермәләрен актарып, җил-гарасат купты. Без соңгы машинаны төяп ята идек. Шулчак ут сүнде. Без караңгыда калдык. Сакчылар кычкырына башладылар. Берничә урында кесә фонарьлары кабынды. Нәрсәдер булыр, ахры! Сакчылар бер җиргә җыелды. Овчаркалар өрә башлады. Миңа бу уңайлы вакытны ычкындырырга ярамый иде. Күз ачып йомганчы машина кузовына сикереп мендем дә сузылып яттым. Иптәшләрем мине вак таш белән күмеп тә куйдылар. Бәхетемә, машина шунда ук кузгалып та китте. Тыным бик нык бетсә дә, түзәргә тырыштым. Күпмедер вакыттан соң башымны вак таш арасыннан чыгардым. Кузов кырыена шуып килеп, як-ягымны күзәттем. Машина олы юлдан элдертә иде. Димәк, куркыныч зонадан чыкканбыз. Миңа хәзер ничек тә сикерергә кирәк. Вакытны аз гына ычкындырсам да, барысын да харап итүем бар. Машина кузовы артына шуышып килдем дә җиргә сикердем. Сикергәндә аягымны кузов почмагына бәрдем. Сул як аягымның тез башы бик нык авыртып китте. Әмма аңа игътибар итеп торырга вакыт юк иде. Аксый-аксый бар көчемә йөгердем, тизрәк юлдан читкә ычкынырга кирәк.

 

Габдулла Галиев

Фото: pixabay

Ахыры бар 

 

Комментарий язарга