Журнал «Безнең мирас»

Якты сагыш (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз
Киттем районга комиссиягә. Эчне кара мәчеләр кимерә. Әгәр дә мәгәр шушы барудан армиягә алып куйсалар, "сөтле чикләвегем"не яңадан күрә дә алмый калам бит.
Юраганым юш килде, каһәре: кулга повестка тоттырдылар. Нишләргә? Уйлана торгач, үзебезнең авылга Төрекмән авылы аша кайтырга булдым. Менә бит ул башың эшләсә! Дөрес, моның өчен 50 чакрым җирне урарга кирәк кирәген. Минем кебек егеткә анысы пүчтәк инде аның.
Хәрби комиссариаттан чыккач, туры станциягә киттем. Ютазы станциясе әзме-күпме таныш. Шунда товар ташучы поездның бер шалтыравык вагонына эләктем дә Урыссуга элдерттем. Шалтырап кайта-кайта йоклап кителгән. «Сөтле чикләвегем»не төшемдә күреп, уянып китсәм, поездым мине Туймазыга китереп җиткергән. Туймазыдан Төрекмән авылына ничә
чакрымдыр, анысын санап тормадым — машинадан машинага күчә-күчә тәки килеп җиттем мин бу Төрекмән дигән сандугачлар иленә.
"Сөтле чикләвегем»: «Безнең авылда бик матур мәчет бар, безнең өй мәчеттән ерак түгел»,— дип сөйләнгән иде. Чынлап та, мәчетләре бар һәм бик матур икән. Минем әле бер дә эшләп торган, манарасы киселмәгән мәчет күргән юк иде. Озак кына карап, сокланып тордым мин бу мәчеткә. Төрекмән авылы миңа, ничектер, башка дөнья булып күренде.
Хәер, минем сөйгәнем яшәгән авыл һич тә гади авыл була алмый иде. Нишләп әле мин шуны аңламый торам! Гади авылда яшәсә, ул да гади авыл кызы булыр иде. Ә ул бит... О-о! Андый кыз дөньяда бары тик берәү генә, һәм ул менә шушындый матур мәчетле Төрекмән авылында гына яши ала. Тизрәк эзләп табарга кирәк үзен.
Кешеләрдән сорашып-нитеп тормадым: мәчет янындагы бер йортка барып кердем. Анда ике хатын гөрләшеп чәй эчеп утыра иде. Өстәл уртасында — бер таба коймак. Коймак күргәч кенә бик каты ашыйсы килүне тойдым. Хатыннар, минем хәлне аңлап, табынга чакырдылар, ләкин мин: «Рәхмәт, сездә чәй эчеп утырсам, мине көтеп утыручыларның коймаклары суына»,- дип, чыгып китә башладым.
Шунда хатыннарның берсе, урыныннан кузгалып: «Безнең авыл егетенә охшамагансың, кем син, кемгә килдең?» — дип сораша башлады.
- Мин Кызылъяр егете,— дидем горур гына. - Монда сеңелкәшне эзләп килгән идем.
- Сеңелкәшең кем була соң?
— Флера! Мин аның Кызылъярдагы абыйсы булам.
- Шулаймыни?
Теге хатын миннән Кызылъяр хәлләрен сораштырырга тотынды. Сүз Флераның туган-тумачаларына килеп җиткәч, мин тизрәк бу өйдән чыгып китү ягын карадым. Миңа сораулар биргән хатын, тәрәзә янына килеп: «Флераларның йорты әнә тегесе була»,— дип, урамнан эчкәрәк кертеп салынган кечкенә генә йортка күрсәтте.
Сөйгәнемнең кайда яшәгәнен белгәч, бер аягым — монда, икенчесе тегендә булды. Мин, атылып-бәрелеп диярлек, Флераларга барып кердем. Ул чирләп ята иде. Мине күргәч, караватыннан торып утырды. Аннары, тиз генә карават янындагы чаршауны тартып, күлмәген алыштырды. Өс-башын алыштырып минем яныма килеп басканда, ул нәкъ безнең авылдагы төсле "сөтле чикләвек"кә әверелгән иде. Без, кочаклашырга да, кочаклашмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып тордык. Күзләр белән күзләр сөйләшә. Йөзләрдә әле шатлык яктысы, әле сагыш күләгәсе чагылып китә. Күкрәк читлегеннән йөрәк былбыл булып очып чыга да кызның иңнәренә кунып сайрый. Аның йөрәк сандугачы минем иңнәргә куна.
Менә шулай сайрашып мәхәббәт аңлашканда, бая мин кергән күрше йортта чәй эчеп утыручы теге хатыннарның берсе Флераларга килеп керде.
- Әнкәй, — диде Флера, сикереп торып.
- Әнкәй?..
Мин әле Флерага, әле теге хатынга карадым. Күр инде, нинди охшаш икән бит болар. Ә мин Флераның Кызылъярдагы туганы дип, аңа әкият сатып маташтым. Әй аңгыра, əй ахмак!
— Ничек соң, Кызылъярда әйбәт кенә яшәп ятасызмы? — диде ул, хәйләкәр елмаеп.
- Әйбәт,— дидем мин һәм китәргә җыена башладым.
- Бар, Кызылъярдагы туганыңны озат, – диде Флерага әнкәсе.
Флера, иңенә яулык салып, мине озатырга чыкты.
- Мин китәм инде, – дидем мин Флерага.
- Ашыкма әле. Урамда йөрик.
- Армиягә алдылар мине, менә кулымда повестка. — Мин Флерага кәгаземне күрсәттем.
- Ә мин? — диде ул, сабый баладай үпкәләп. – Мин бит... Мин бит сине беренче күрүдә үк яраттым...
Һәм ул көпә-көндез минем муеныма сарылды. Өстемә кинәт мондый олы бәхет ишелүдән башым әйләнеп китте. «Мин сине күргәнче ук ярата идем инде»,— дип әйтергә теләдем, ләкин Флераның кайнар сулышы сүзләремне әйтергә ирек бирмәде.
- Мин сиңа көн саен хат язармын, – дидем аерылышканда.
- Ә мин көненә икешәрне, — диде Флера.
- Мин сине мәңге онытмам!
— Мин дә! Гомерем буе көтəрмен.
- Сиңа озак көтәргә туры килмәс. Синең сагынуың мине бик тиз тартып кайтарыр. Син сагын гына, онытма гына!
- Онытмам!
Без шулай аерылыштык.
Күпме еллар үтте, тик минем колак төбемдә һаман да Флераның: «Онытмам!» — дигән тавышы яңгырап тора. Мин ул чагында кызларның «Онытмам» дип онытуларын, «ташламам» дип ташлауларын белми идем әле. Бәлки, шул белмәвем белән бәхетле булганмындыр да. Юкса якты сагыш булып, әллә кайчангы вакыйгалар сакланыр идемени?!
Фәнис Яруллин

Фото: pixabay

Теги: Фәнис Яруллин Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру