Нурихан Фәттах көндәлекләре

Көндәлекнең башын монда укый аласыз

1 ноябрь, 1988 ел

(Бу өзек минем көндәлектән. – Р.Ф.)

Нуриханның алфавит турындагы мәкаләсен «Социалистик Татарстан»га илтеп бирдем. Шәех Зәбировка. (Алга китеп, шунысын өстәп куярга кирәк: декабрь урталарында Роберт Батулланың миниатюралар спектаклен карарга баргач, Шәехне очраттык без. Җыларга җитешеп гафу үтенде. «Мәкаләңне бастыра алмадык, зинһар, гафу ит», – ди, Нуриханның кулларын үбә…)

7 ноябрь, 1988 ел

Кичә төш вакытында Нил (Н.Юзиев – күренекле галим. – Ред.) килеп керде. Әлерәк кенә Бакудан кайткан. Кичәдә доклад ясау аңа тапшырылган иде. Шул хакта сөйләшергә килгән. Төрле даталарны, фактларны ачыклау өчен. Ул чыгып кына киткән иде, Рәис Сафиуллин килеп керде. Дербышкида ансамбль җитәкчесе. Кичәдә чыгыш ясарга әзерләнәләр икән. Кызым Чулпан 3-4 ел инде шунда хорга йөри. Кичәгә чакыру билетлары алып китте. Кичкә таба авылдан Әминә килеп төште. Мәскәүдән тимерьюлчылардан чакыру килгән.

11 ноябрь, 1988 ел

Тантаналы кичә узды. Халык тулы. Президиумда Мансур Хәсәнов, Марсель Таишев, өлкән язучылар утырды, гадәттәгечә. Кызыл җәеп. Котлаулар күп булды. Республика библиотекасыннан тузып-таушалып беткән «Сезнеңчә ничек?»не бүләк итте Разил һәм миңа багышланган шигырен укыды. Разилгә шаулатып кул чаптылар. Роберт Миңнуллин да чын күңелдән язылган шигырен салмак тавыш белән халыкка җиткерде. Яшьләрнең ихтирамы күңелгә сары май булып ятты. Җыелышны Гәрәй алып барды, концертны – Батулла. Әлмәтлеләр «Сармат кызы Сәринә»дән өзек күрсәттеләр, «Сорнай», университеттан «Каз канаты» – бию, Рәшит Сабиров «Пулат»тан өзек укыды, тамашачылардан сорау-җавап оештырган Батулла. Күңел күтәренке! Группадашлар Гарәф, Фатыйх, Сәгадәтләр, танышлар күп килгән. Сәхнәдән барысы да күренә. Соңыннан чын бәйрәм булды, рәхмәт, дип, танышлар да, таныш түгелләр дә кулны кыстылар, хәтта халык та тиз генә таралышмый торды.

12 ноябрь, 1988 ел

Көндез туган-тумача, танышларны балалары белән кунакка җыйдык. Ыгы-зыгы килделәр. Төштән соң бер майор килеп керде. Бөтенләй көтмәгәндә улыбызга армиягә китәргә повестка алып килгән. Срочно, бүген үк военкоматка килсен, диде. Әнисе: «Егет кеше бит, соң кайтырга мөмкин», – ди. «Көтәрмен», – диде.

(Бу өзек минем көндәлектән. – Р.Ф.) Алмас, эштән кайту белән, ашамый-нитми, военкоматка чыгып йөгерде. 16сында китәм армиягә, Братск шәһәренә, диде.

13 ноябрь, 1988 ел

Кичә кич Татар ашлары йортында зурлап банкет уздырдык, 60 кеше булды. Оештыру, тәртип белән алып бару мәшәкатьләрен тулаем Батулла башкарды. Туктаусыз макталу, ихтирам, чәчәкләр, китап таратулар, уен-көлке һ.б. «Җылы, ихлас булды, чын күңелдән бәйрәм иттек», – диделәр кунаклар, таралышканда.

16 ноябрь, 1988 ел

Алмас, иртүк торып, портфелен күтәреп военкоматка китте. Озаттырмады. Мин 18енә Мәскәүгә китәргә ике билет алып кайттым (юбилей уңаеннан очрашуга. – Ред.). Равил Фәхретдинов та чакырулы икән, димәк, өчәү бергә китәбез.

22 ноябрь, 1988 ел

Бүген иртән «Татарстан» поезды белән Мәскәүдән кайтып төштек. Мәскәүдә татар активистлары каршы алдылар. Руфинә белән мине – Фирдәвес Вафин дигән кеше, Равилне Шамил исемле бер иптәш үзләренә алып китте. Фирдәвес институтта теоретическая механика укыта икән. Доцент. Хатыны Рөхсәнә исемле. Шул кичне үк Нур Гарипов исемле өлкән яшьтәге бер кешенең шәһәр читендә урнашкан квартирына кунакка алып киттеләр. Мәскәүнең татар активистлары, галимнәре җыелган иде. Төрле сораулар, бәхәс, җиңелчә шаяртулар, бай табын…

(Бу өзек минем көндәлектән. – Р.Ф.) Миңа иң нык тәэсир иткәне җыелган хатыннарның алтын-көмеш белән чуарланган киемнәре дә, затлы табын да булмады. Аларның «туган көн мәҗлесе» дигәннәре дә бер сәбәп кенә булды шикелле, чөнки хуҗа бабайны котлаучы да булмады. Нуриханга мәҗлес башлану белән сорау артыннан сорау яудыра башладылар. Әллә нинди фәнни конференция дип әйтимме, докторлык диссертациясе яклауга да охшаш иде ул мәҗлес. Баштарак Нурихан каушамасмы, сорауларына җавап бирә алырмы дип, котым очып утырдым. Юк, каушамады, елмая төшеп, бөтен сорауларына кыскача, ниндидер төгәллек белән, колак ишетмәгән кытай фамилияле авторларга таянып, җавабын тезде генә. Әйтерсең, профессор студентларга лекция укый… Күккә чөеп мактаулар, тапкыр сүзләр, көлешүләр, музыка табын җанлана төшкәч башланды.)

***

Икенче көнне Тимерьюлчылар профсоюзының III Интернациональ исемендәге клубында очрашу булды. Мин кыскача гына берничә генә сүз сөйләдем дә «котылдым». Равил русча сөйләде. Тарих, Болгар турында. Аңа сорауларны бик күп яудырдылар. Мәскәүлеләр бик актив, усал, бугазыңнан алырга торалар. Үзләренең культура сарайлары, җыелыр урыннары юк икән, бирмиләр, ди. Икенче көнне кич тагын кунакка алдылар. Зөфәр Сәхәбиев дигән кеше кайсыдыр техникумда татарча фольклор ансамблен җитәкли икән. Шуларда кунак булдык. Өченче көнне кибетләрдә йөрдек, күп кенә китаплар алдык. Пушкин музеенда Мисыр сәнгате күргәзмәсенә керәсе килгән иде, булмады, дүшәмбе туры килде – музейлар ул көнне ял итә. Шаһинур Мостафин да Мәскәүдә булган. Ул архивларда казынып йөри икән. Бик күп татар батырларын тапкан инде. Татар дуслар бик зурлап озаттылар, әйберләр кулга да тимәде.

 

 

Комментарий язарга