Нурихан Фәттах көндәлекләре

«Безнең мирас» журналын көтеп алып, бер җөмләсен дә калдырмый укып барам. Гыйбрәтле язмышлар, тарих… Журналның 8 нче (2021) санында галим Миркасыйм Госмановның көндәлегеннән язмалар басылган иде. Бу минем өчен кызыклы яңалык булды. 27 яшьлек М.Госманов Алтын Урда чорын өйрәнгән, 1962 елда Сарай-Бәркә хәрабәләрен казуда катнашкан икән. 1957 елда 29 яшьлек Нурихан Фәттах та Болгарда археологик тикшеренү эшләре алып бара. Мәскәү профессоры, тюрколог А.П.Смирнов җитәкчелегендә җәй буе җир казый. Тарихны күзе белән «күрә», кулы белән «тотып» карый, җитәкче сөйләгәннәрне күңеленә сеңдерә. Туктаусыз фәнни китаплар уку, архивларда казыну, тырышлык бушка китми – бу иптәшләрнең берсе атаклы тарихчы-галим, икенчесе танылган язучы, тарихи романнар авторы булып китә.

Исәбем «көндәлек» темасын дәвам итү. Нуриханның кулъязмалары үзе исән чакта ук ИЯЛИгә тапшырылган иде, калганнарын күптән түгел генә дәүләт архивына тапшырдым, көндәлекләре әлегә үземдә саклана. Аннан соң мин үзем дә мәктәп елларыннан башлап көндәлек язам. Шуңа күрә, Нуриханга кагылышлы үзем язган фактларны да өстәсәм, укучы гаеп итмәс дип уйлыйм.

Руфинә Фәттахова

3 октябрь, 1988 ел

Күптән инде көндәлек язган юк. Кайчакта язасы килә. Зур үзгәрешләр, яңалыклар бар дөньяда. Бүген иртән радиодан 5 минутлык сүз сөйләдем. «Болгармы, татармы?» – дип, «татар» атамасын «болгар»га алыштырырга кирәк дип шау-шу куптарганнар кайберәүләр. Мин каршы. Нәшриятта булдым. Якладылар – Рәис Даутов, Гәрәй Рәхим, Р.Мөхәммәдиев һ.б.

6 октябрь, 1988 ел

Кичә Союзда Г.Рәхим янында булдым. Ул секретарь исәпләнелә. Юбилей кичәсе 11 ноябрьдә Академия театрында (искесендә) булачак. Концерт турында сөйләштек. Магазиннарда аракы юк. Мәҗлес җыйсак, барыбер аракысыз булмый, каян табарга?.. Алфавитның яңа вариантына каршы Иҗтимагый үзәккә хат язам әле. Мәкалә бастырырга җай юк, юл бикле. Бернәрсәне дә бастырмыйлар.

9 октябрь, 1988 ел

(Бу өзек тулаем минем көндәлектән. – Р.Ф.)

Ял көн. Нуриханның иҗаты турында радиодан бер сәгатьлек тапшыру булды. Ибраһим Нуруллин, Фәрит Хатыйпов сөйләде, ялыктыргыч, коры мактау шунда. Ирек Баһманов романнан өзек укыды, 10 минутлап, ярый инде. Ринат Таҗетдиновның «Кол Гали»дән монолог укуы гына җанландырып җибәрде. Гомумән алганда, сценарий уйланылмаган, ашык-пошык әзерләнгәнме, тапшыру сүлпән, күңелсез тәэсир калдырды.

14 октябрь, 1988 ел

Кичә Руфинә белән яхшырак азык артыннан йөрдек (банкет өчен). «Советская Татария» (хәзер «Республика Татарстан». – Ред.) газетасыннан студент Рифат Фәттахов килде. Аның интервьюсын укып чыктым, хаталарын төзәттек.

16 октябрь, 1988 ел

Гомәр абый радиодан бик төпле, һәркем аңларлык итеп татарны «болгар» дип атауга каршы сөйләде.

20 октябрь, 1988 ел

Китап чыккан. «Сызгыра…». 2 нче китап.

21 октябрь, 1988 ел

Р.Харистан котлау телеграммасы килеп төшкән. Конвертка салып кире җибәримме дип уйлаган идем: «Вакланма», – диде Руфинә. (Бу урында кечкенә аңлатма кирәк булыр. 1984 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында Равил Фәхретдиновның «Очерки по истории Волжской Булгарии» дип аталган фәнни монографиясе басылып чыга. Равил 1986 елның 21 декабрендә аны Нуриханга бүләк иткән. «Хөрмәтле Нурихан абыйга зур ихтирам белән, үз итеп!» – дип язган. Тиражы – 3500 данә. Шушы китапка Нурихан бик тәфсилләп уңай рецензия яза, аны «Казан утлары»на илтеп бирә. Ул вакытта Нурихан редколлегиядә дә
була. Ренат Харис – редактор. Ни сәбәптәндер, редактор рецензияне бастырудан баш тарта. Моңа каршы Нурихан «Сызгыра торган уклар»ның инде басарга әзер икенче китабын «Казан утлары»ннан кире ала. Шулай итеп, рецензия дә, китап та басылмый, гонорар да юк, ике арада озакка сузылган дошманлык кына кала. – Р.Ф.) Апрельдә съезд булачак, диләр. Шунда югары үрләмәкче була. Минем каршы чыгачакны сизенә.

Радио өчен алфавит турындагы мәкаләне тәмамладым, машинкада басасы гына калды.

25 октябрь, 1988 ел

Бүген миңа 60 яшь тулды дип исәпләнелә. Өченче көн «Советская Татария»дә Рифат белән булган интервью чыкты, фотосы да бар. Руфинә күлмәк бүләк итте. Көн коры, салкынча. Дөнья үз көенчә бара, без генә картаябыз.

27 октябрь, 1988 ел

Кичә Союзда булдым. Юбилейлар ыгы-зыгысы белән йөрим. Фаил Шәфигуллинның 50 яшьлек юбилеен уздыру комиссиясенә сайлаганнар. Мәгъсум Хуҗин, Эльмира, Гәрәй Рәхим һәм мин. Гәрәй Мәскәү кешеләре белән чыгып китте. Майда Фаилгә 50 тулган булыр иде. Ничегрәк уздыру турында сөйләшәбез, киңәшләшәбез һ.б.

30 октябрь, 1988 ел

Кичә радиодан русча тапшыруда болгар-татар темасын сөйләдем. Айрат Арсланов «Әтил…»дән өзек укыды. Сәгать 4тә Иҗтимагый үзәктә җыелыш булды. Бауманда. Политмәгариф йортында. Халык шыгрым. Союздаш республика сорыйлар. Шуннан Руфинә белән Гөлсем Исәнгулова банкетына киттек. «Болгар» ресторанында булды. Мин тиле кебек сикердем, ягъни биедем дип атала. Күңелле булды.

31 октябрь, 1988 ел

Кичә радиодан сөйләгәнне «Социалистик Татарстан»га яздым. Аларга бик бирәсе дә килми иде, бирми дә ярамый – мәсьәлә бик җитди. Бу арада кунаклар чакырып мәш килдек.

(Бу өзек минем көндәлектән – Р.Ф.) Бүген радиода сәламәтлек темасына тапшыру яздырып кайттым. Искәрмә: ул елларда табиблар арасында татарча әңгәмә үткәрерлек кеше калмаган да иде бугай. Профессураны әйткән дә юк. Телевидениегә чакырсалар да, медицина турында татарча сөйләү хакында башларына да китермиләр иде. Ярты сәгатьлек тапшыруга айлар буе әзерләнә идек. Мидхәт (М.Миншин, Иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясенең баш редакторы. – Ред.) әйтә: «Бүген көне буе Нурихан абыйның кичәге чыгышы турында сүз бара. Нурихан абыйның юбилее, макталулары актив рәвештә, конфликтлы ситуациядә бара. Болгар-татар турында һәм алфавит турында сүз бара. Икесе дә бигрәк принципиаль шул, әйтәсе дә юк», – ди.

 

 

Дәвамы бар

 

Комментарий язарга