Журнал «Безнең мирас»

Мамадышның легендар җитәкчесе

Үткән тарихыбызны, аның үзеннән соң якты эз калдырган күренекле шәхесләрен барлыйбыз. Сүзебез сугыш һәм хезмәт ветераны – районыбызда гына түгел, республикабызда да яхшы билгеле шәхес Зәйнулла Шәйхулла улы Һадиуллин хакында. 2023 елның 15 маенда аңа 97 яшь (1926-2016) тулган булыр иде.

 

17 яшьтән фронтта

 

Зәйнулла Шәйхулла улы Һадиуллин 1926 елның 15 маенда Мамадыш районының Акман авылында туа. Балачактан ятимлектә калып, тормыш арбасын кечкенәдән үзенә тартырга туры килә аңа. Яшьлеген дә кара болыт каплый: 17 яшьлек Зәйнулланы 1943нең көзендә сугышка алалар.

 

Башта «Суслонгер» дигән «сират күпере»н кичәргә туры килә яшь кенә егеткә. Бу лагерь, гәрчә фронтка кадрлар әзерләү максаты белән төзелгән булса да, анда дошманга сатылган явыз җаннарның тырышлыгы белән, ачлыктан, суыктан һәм төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Шул михнәтгазаплардан исән калган Зәйнулла 1943 елның 5 октябрендә 3 нче Украина фронтына озатыла. 112 нче укчы дивизиянең 123 нче ротасында разведчик булып хезмәт итә ул. Вена, Будапешт кебек шәһәрләр өчен барган каты сугышларда катнаша. 1945 елның 6-15 мартында Венгриянең көнбатышында урнашкан «Балатон күле» өчен барган хәлиткеч сугыш нык уелып кала аның күңеленә. Тарихка «Балатон тәмугы» дип кереп калган бу сугыш немецларның эре һөҗүмнәренең соңгысы була. Кызыл Армия алга таба аларны җиңеп, Берлинга таба юнәлә.

 

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, Зәйнулла Шәйхулла улы, «Венаны алган өчен», «Будапештны алган өчен», «Батырлык өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

 

Аның батыр разведчик булуы турында Мәскәү астындагы Подольск хәрби архивыннан кайтартылган шушы тарихи документ-язмасы да ачык сөйли: «Группа разведчиков получила задачу на разведку противника, отступающего на Вену, в результате чего оторвалась от передовых наших частей и ушла вперед до 10 км. Неожиданно по другой дороге навстречу нашим частям двинулась мотомеханизированная часть противника. Необходимо было срочно доставить донесение командиру наших частей, преследуемых противника. Выполнить это задание вызвался гвардии красноармеец Хадиуллин. Несмотря на непрерывное изменение обстановки, ввиду чего гвардии красноармейцу Хадиуллину приходилось несколько раз изменять маршрут, донесение было доставлено в срок с запасом времени, достаточного для организации должного удара по контратакующей мотомеханизированной части противника. В результате своевременной доставки донесения противник был разбит нашими частями...»

 

Авылда комсомол туйлары гөрли...

 

Туган авылына 1947 елда гына әйләнеп кайта Зәйнулла һәм үзе кебек фронтовиклар белән, җиң сызганып, Аллаһыдан сирәкләргә бирелә торган оештыру сәләтенә таянып, авылны һәм колхозны торгызу эшенә керешә. 1953 елда аны «Чулпан» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Колхоз елдан-ел зурая, алга таба Акман, Дүсмәт (үзәк авыл), Комазан башы, Иске Комазан, Малмыжка һәм Яковка авыллары, берләшеп, ягъни татары, керәшене, урысы – барысы бергә Зәйнулла Шәйхулла улы җитәкчелегендә «Таң» колхозы исеме астында яши башлыйлар. Бер башыннан икенче башына әйләнеп чыгар өчен генә дә тәүлек җитми торган бу хуҗалыкны 1995 елга кадәр, ягъни 42 ел җигелеп тарта ул. Игеннәрнең сортларын яңарту, җир уңдырышлыгын, терлекләрнең продуктлыгын күтәрү буенча алдынгы тәҗрибәләр, ягъни заманча яңа эш алымнары һәм технологияләр куллану нәтиҗәсендә, колхоз елдан-ел зур уңышларга ирешә, бөртеклеләрдән, азык культураларыннан, шикәр чөгендереннән тотрыклы югары уңыш алып килә. «Таң» колхозы һәр елны хөкүмәткә берүзе районның өч колхозы җитештергән күләмдәге авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыра.

 

Җитәкче колхоз эшен генә уйламый, аның сугыш чоры, сугыш арты авырлыкларын бергәләп күтәргән авыл халкының тормышын да җиңеләйтәсе килә: хуҗалыкта җитештерү объектлары, ягъни икешәр мең баш сыя торган терлек биналары, барлык уңайлыклар тудырылган сөтчелек комплексы, ангар, заманча ындыр табагы, амбарлар, тегермән, пекарня, ашханәләр төзелү белән беррәттән, авылларда ике мәдәният йорты, ике клуб, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, китапханә һәм юллар төзелә, суүткәргеч торбалар сузыла, иң мөһиме – авылларга газ кертелә башлый. «Колхозның киләчәге яшьләр кулында» дигән девиз астында комсомол туйлары гөрли, алар өчен Дүсмәттә тулы бер урам барлыкка килә һәм башка күптөрле уңайлыклар тудырыла. Иске Комазан авылында республикада беренчеләрдән булып «Картлар йорты» ачыла һ.б.

 

«Сүз бирәм: сынатмабыз!»

 

Шатлык-җиңүләр белән беррәттән, шактый гына кайгы-хәсрәтләр дә кичерергә туры килә Зәйнулла Шәйхулла улына. 1963 елның 13 маенда үзенең туган авылы Акманга коточкыч афәт килә: бала-чаганың ваемсыз сызылган шырпысыннан ут чыгып, берничә сәгать эчендә туксан хуҗалыклы авылның кырык дүрт йорты, кибете, клубы һәм мәктәбе, янып, кара күмергә әйләнә. Бу коточкыч хәбәрне җиткергәндә Зәйнулла Шәйхулла улы Комазан башының ерак басуында чәчүдә була. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, УАЗигын да бер авыру белән Мамадыш хастаханәсенә җибәргән була. Авылга кайтып төшкәндә ут давылы инде тынган, йорт нигезләрендә кара мичләр генә утырып калган, үзенең әле узган ел гына төзеп кергән өенең дә көле күккә очкан. «Без күрәсен кеше күрмәс, буласы булган инде. Фашистларны җиңдек, сугыштан соңгы авыр елларда колхозны аякка бастырдык. Мин сезгә фронтовик буларак сүз бирәм: хәзер дә сынатмабыз!» – ди ул, кайгыдан елап, шешенеп беткән авылдашларын юатып. Фронтовик сүзендә тора – көзгә инде яңадан өй туйлары гөрли. 

 

Сыналырга булгач, сыналырга инде: 1966 елның җәендә Дүсмәт авылыннан уза тагын шул ук афәт-гарасат. Күз ачып йомганчы егерме дүрт йорт каралты-курасы белән янып бетә. Аларга инде колхоз йортларны, мәңге янмаслык итеп, кирпечтән җиткерә.

 

Әнә шундый зур сынауларны йөрәге аша уздырган һәм җиңеп чыккан рәис ул Зәйнулла Шәйхулла улы. Безгә бәла килде дип акланмаган, колхоз хөкүмәткә ашлык, ит һәм сөт сату планнарын ул елларны да арттырып үтәгән.

 

«Зәйнулла наратлары» диләр аны...

 

Халыкның тормышын яхшырту белән бергә, туган җирен ямьләндерү өчен дә тырышты Зәйнулла Шәйхулла улы. Салмак кына агып ятучы Комазан инеше буена, тезелеп киткән таулар итәгенә урнашкан авылларыбызга элек тә сокланмаган кеше калмый иде. Әмма тумыштан нечкә күңелле, матурлыкны күрә, аңлый белә торган җитәкчегә бу гына аз тоела! Аның туган җирен әкияттәге кебек матурлыйсы килде. Бервакыт шулай командировкага баргач, тау башлары гына түгел, тау битләре дә яшел наратлар белән капланган бик матур бер авылны күреп кайта ул. Безнең яктагы язын-көзен ялангач, шәрә булып утыручы кызыл балчыклы тау битләренә дә шундый наратлар утыртсаң, ничек булыр икән дип уйлана башлый. Бу турыда югарыдагы җитәкчеләр белән дә киңәшә. «Юк белән борчылма, сезнең ул биек Акман тау битендә ничек үссен икән ул наратлар?!» – дип көләләр генә аннан. Әмма үҗәт холыклы, уйлаган бар хыялын гамәлгә ашырып баручы Зәйнулла Шәйхулла улы чигенми. «Тәвәккәл таш яра!» – диләр. Күршедә генә урнашкан урман хуҗалыгы белән килешеп, Аллаһка тапшырып, Аллаһтан шифалы яңгырлар сорап, изге эшкә тотыналар. Берәү дә читтә калмый: мәктәп балалары да, хәтта олы яшьтәге карткарчыклар да, үрмәли-үрмәли булса да, тау битләренә нарат үсентеләрен утыртып чыгалар. Аллаһының рәхмәте белән тернәкләнеп китә нарат үсентеләре. Бер-ике елдан башка авылларның да тау битләрен яшь наратлар бизи башлый. Бүген инде ярты гасырдан артык вакыт узган ул наратларны утыртканга. Алар тамырларын елдан-ел ныгытып, табигатебезне тагын да ямьләндереп, гөрләшеп үсәләр. Атаклы Карпат тауларымыни... Шулай итеп, Зәйнулла Шәйхулла улы үзе исән чагында ук үзенә һәйкәл салды, яшел һәйкәл... «Зәйнулла наратлары» диләр аны...

 

Миллионер колхоз: дәүләт планын арттырып үтәргә...

 

Ул эшләгән чорда «Таң» колхозы гел күтәрелештә була. Район күләмендә генә түгел, республикада да киң танылу ала, миллионер колхозга әйләнә. Социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәгәне өчен, колхоз район һәм республиканың күптөрле Мактау кәгазьләре һәм грамоталарына, күп тапкырлар Кызыл һәм Истәлек байрак-ларына лаек була. 1979-1980 нче елларда «Таң» колхозы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча Бөтенсоюз күләмендәге социалистик ярышта җиңеп чыга һәм Мактау грамотасы, премия белән бүләкләнә. Билгеле, бу уңышларның нигезендә колхозчыларның зур хезмәте, аларның туган илгә, туган җиргә мәхәббәте, хөрмәтле Зәйнулла абыйларыннан үрнәк алып, ихлас күңел белән хезмәт куюлары ята. Халык җитәкчедән уңа, ә җитәкче – халыктан. Алар, мәңгелекне хаклап, шул чор сораганча эшләделәр һәм яшәделәр. Үзләре дә социализмның кешегә, ниһаять, йөз белән борылган чорында, мәгънәле тормышта яшәп калдылар. Бу кешеләр арасында күпмедер дәрәҗәдә тигезлек сакланган, бүгенгедән гаделрәк җәмгыять иде ул.

 

Колхозчыларның хезмәте дә тиешенчә бәяләнде ул вакытта: амбар тутырып – икмәген, кесә тутырып акчасын алдылар. Хәтта шул катлаулы чорда да хезмәт хакы белән бер айда да тоткарлык булмады. Гаилә саен тупырдашып биш-алты бала үсте. Менә сиңа хәзерге демократлар сүгә торган социализм диген...

 

Районда ул эшләгән чорда беренче секретарьлар гына сигез тапкыр алышына. Берсеннән-берсе кырысрак таләпләр куела колхозларга. Дәүләт планын үтәргә генә түгел, ә арттырып үтәргә кирәк! Итәк астыннан сүз йөртмичә, турысын әйтә белүче Зәйнулла Шәйхулла улы белән район җитәкчеләре дә, колхоз рәисләре дә хисаплаша иде. Намусы чиста, ышанычлы кеше иде ул. Шулай ук җор табигатьле, шаян сүзле, иң югары дәрәҗәдәге аң-зиһенле (җитәкчегә иң кирәкле сыйфатлар!) кеше дә булды. Аның тагын бер исеме – «аяклы тарих». Тирә-як авылларның гына түгел, район күләмендә дә бик күп кешеләрнең нәсел-нәсәбен энәсеннән җебенә кадәр белә иде Зәйнулла Шәйхулла улы.

 

Һәр өлкәдәге үсеш шәхесләргә бәйле

 

Зәйнулла Шәйхулла улының олы хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул – «Октябрь революциясе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», ТАССР Югары Советы депутаты. Депутат буларак та районыбыз халкы өчен игелек эшләүдән туймады ул. Аңа сайлаучылар, Мамадышта яңа хастаханә төзү кебек, ул вакытта кеше ышанмаслык наказ бирәләр. Шактый гына баш вата депутат. Киңәшкә Казанга Авыл хуҗалыгы министрлыгында бүлек мөдире булып эшләүче танышына китә ул. Уйлаша торгач, чынлап та, җаен табалар: әгәр дә төзелешкә районның ПМК-2 оешмасы алынса, «Таң» колхозын заказчы итеп, министрлыкның киләсе ел планына кертергә була, дигән карарга киләләр. Шулай эшлиләр дә. 1981 елда инде хастаханә һәм дәваханә беренче авыруларны кабул итә. Шушы олы хезмәте өчен Зәйнулла Шәйхулла улы «СССРның сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактау билгесенә лаек була. Ул – Мамадыш шәһәренең Почетлы гражданины.

 

Җитәкченең халыктан гына түгел, хатыныннан уңуы да, ягъни тылының нык булуы да мөһим бит әле. Зәйнулла Шәйхулла улы гаиләсендә дә бәхетле иде. Ачык йөзле, сабыр холыклы, уңган-булган Хәнифә ханым белән дә пар килгәннәр иде. Биш кыз, бер малай тәрбияләп үстерде алар. Ул балаларны укытып, олы тормышка чыгардылар. Шунысы куанычлы: төп нигезе бүген дә исән, шөкер. Анда гаиләсе белән улы Рәшит яши. Җиргә тартылу геннардан килә, күрәсең. Ул да элеккеге колхоз кырларында җир эшкәртә, иген үстерә.

 

Чынлыкта дөньяны шәхесләр алып бара. Кешелек дөньясына карасак, һәр өлкәдәге үсеш шәхесләргә бәйле. Зәйнулла Шәйхулла улы да колхозына бөтен тормышын багышлап, бик күп төрле сынауларны җиңеп, сайлаган мәсләгенә фанатикларча тугры калып, үзеннән соң якты истәлек калдырып киткән уникаль, кабатланмас, легендар шәхес иде.

 

Ни кызганыч, дөньяның асты өскә килә башлаган 1990 нчы еллар килеп җитте. Әнә шул еллар халыкны җыеп, туплап торган колхозларның күз алдында таралуына китерде. Бик авыр кичерде бу хәлләрне Зәйнулла Шәйхулла улы. Никадәр хезмәт, никадәр байлык юкка чыкты, дип уфтанды ул...

 

Инде менә хәзер Зәйнулла агалар кебек җиде кат тирләрен агызып корган авыллар – һәркайсы милләтебез хәзинәсе булып саналырга хаклы, татар теле сагында торучы авылларыбыз да юкка чыгып бара. Ни аяныч, бу да – чын хакыйкать!..

 

 

"Безнең мирас".  №7.  Б. 90-93.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру