Журнал «Безнең мирас»

Маякчы улы яки Күпкырлы талант иясе

Сүзем күпкырлы талант иясе Әхтәм Зарипов турында.

 

Артист, баянчы, фотограф, радио һәм телевидение режиссеры, кинорежиссер, язучы-прозаик, публицист, драматург, сценарийлар һәм портретлар язу остасы. Болар – Әхтәм абыйның һөнәрләреннән мин белгәннәре генә.

 

Тагын бер елдан 90 яшь туласы иде аңа. Сиксән тугызын тутырырга бер ай калганда – 2024 елның 19 июнендә – Аллаһы Тәгалә аны үз хозурына алды.

 

Әхтәм абый белән хушлашу мәрәсимендә аның яшьтиләре – щепкинчылар – Равил Шәрәфи, Рабит Батулла һәм Әзһәр Шакиров та сүз алып сөйләде.

 

«Әхтәм, яшь булса да, театрга килеп керү белән, картларны уйный башлады. Шәп уйный иде. Аннан кинәт кенә театрны ташлады да, режиссурага күчте. Бик күп эшләде. Ул төрле яктан талантлы, тырыш кеше иде», – дип хатирәләрен яңартты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев.

 

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла да мәрхүмнең татар милләте өчен биниһая хезмәт итүен әйтте: «Театрга бер килеп эләккән кеше гомергә шунда кала. Ә менә шул театрдан үзе гариза язып киткән кеше бер Әхтәм Зарипов кына. Таланты чиктән ашкан иде. Радиога, телевидениегә, әдәбиятка китте, театрны ташламады – үз эшен дүрт мәйданда эшләде, татар халкы каршында аның йөзе ак!»

 

«Татар кешесенә эшләү хас. Ул эшләүне иң зур максат итеп куйды, армый-талмый эшләде һәм бездәйләрне дә эшләтергә теләде. Эшләттерде дә! Без аны һәрвакыт зурлап искә алырбыз!» – диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр ага Шакиров.

 

Мәрәсимне алып баручы – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт мин фәкыйрегезгә дә сүз бирде. Башкалар әйткәнне хуплап, мин Әхтәм абый хакында: «Ул чын мәгънәсендә эш аты иде!» – дидем.

 

Чынлап та, Әхтәм абый туры мәгънәдә эш аты иде. Соңгы вакытларда телефоннан шылтыратып хәл-әхвәлен белешкән чакта да, фатирына килгәч тә: «Эшләп утырам әле, малай! Яңа романымны дәвам иткән чагым», – дияр иде. Сәламәтлеге турында сорашсаң, кулын гына селтәр иде дә: «Алга китеш юк инде, малай!» – дип әйтеп куяр иде.

 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин дә мәрхүм остазына тәгъзия белдерде: «Мин кыю һәм тирән фикерле, оста сурәтләүче, үткен каләмле шәхеснең 80 нче елларда остазым булу бәхетенә ирештем. Әхтәм абый кыска гына хезмәттәшлек чорында күңелемдә гомергә тирән эз калдырды. Аның хаҗ кылуына сәбәпче булуыма сөенәм.

 

Күптән түгел ул миңа үзе язган «Әманәт» китабын бүләк итеп җибәрде. Басма хаҗ сәфәренә багышланган повесть исеме белән аталган. Әсәренең соңгы битендә шундый җөмлә бар: «Дөньяны үзгәртү ул – кемнәрнедер шаккаттыру өчен грандиоз корылмалар төзүдә түгел, кешегә яшәү уңайлыгы булдыруда. Бүген, хәзер».

 

Әхтәм Зарипов әнә шулай һәр эшләгән эше белән кешене уйланырга, ихласлык, намус һәм гаделлек кебек иң затлы сыйфатларга ия булырга этәрә иде. Аның хезмәтләре телевидение фондларында гына калмас, ә яңа буынны укытуда киң файдаланылыр дип өметләнәм, чөнки Әхтәм Зарипов мәңгелек кыйммәтләрнең өстен чыгуын кайгыртты, гомерен шуңа багышлады.

 

Раббыбыздан хаҗи Исмәгҗан улы Әхтәмне җәннәт белән бүләкләвен сорыйм, фанилыкта кылган хата-гөнаһлары булса, гафу итсен, кабере нурлы булсын. Әхтәм абыйның гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам, аларга бу югалтуны күтәрергә Раббыбыз көч бирсен. Тормыш остазларымның берсе йөрәгемдә һәм догаларымда кала».

 

Ошбу урында Әхтәм абыйның биографиясенә бераз тукталып үтү мәслихәт булыр.

 

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов 1935 елның 15 июлендә Актанышның ут-күршесе булган Башкортстанның Илеш районындагы Тәҗәй авылында туган. Дөньяга килүе хакында Әхтәм абый бер истәлек-хатирәсендә үзе болай дип яза: «Урак өстендә үтә диндар крәстиән гаиләсендә туганмын. Әнкәй мине арыш чүмәләсе күләгәсендә тапкан, күрше хатыны Шәмсенур (без аны «Ак әби» дип йөри идек) кендегемне урак белән кискән, алты чакрым ераклыктагы басудан күтәреп өйгә алып кайткан. Юлда бер дә еламаганмын, имеш. Тавыштын булмагач, 2-3 тапкыр, әллә үлгәнме, дип, чүпрәкне сүтеп, сулышымны тикшергәннәр.

 

Аның каравы, өйгә кайткач, ике көн туктамый елаганмын. Күрәсең, «өй» дигәнебезне ошатмаганмын, чөнки «өй» дигәнебез өчкә дүрт метр зурлыгындагы мунча булган, 8 җанның шунда гомер итеп ятулары икән.

 

Тугызынчы бала булып мин туганмын. Әллә мине ошатмаган, әллә инде миңа урын бушатасы килгән – мин тугач та миннән өч кенә яшькә зуррак апам дөнья куйган.

 

Миңа бер яшь тулганда картәтәм Зариф карт дөнья куя. Җиде җан калабыз. Җиде инде ул татарда хикмәтле сан – шуңадыр, бәлки, җидәүләп миңа җиде яшь тулганчы яшәдек...»

 

Җиде яшь тулуга, Әхтәм абыйны мәктәп көтә....

 

«Безне мәктәпкә тигәнәк арасыннан тотып алып бардылар. Әнкәйнең, күзегезгә кермәсен, дип тиргәгәнен генә хәтерлим. Без, 1935 елгы балалар, Тәҗәй мәктәбендә 35 бала укыдык. Мәктәпне көмеш медальгә бетердем, бөтен авыл шаулады. Әмма медале кайтмады. Соңыннан аны икенче кешегә биргәннәр икән дип сөйләделәр.

 

Мәктәпне, башкалардан калышып, ике елга соңрак бетердем. Мин бит әле колхозда эшләп йөрдем, дизель ягулыгы ташый идем. Берсендә, мичкәнең бөкесе борылмыйча калып, ягулык агып беткән. Шуның өчен бригадир абзый мине кыйнады. Рәхмәт аңа. Кыйнамаган булса, мәктәпкә кире бармас та идем. Башкалардан ике яшькә олырак булгач, яхшырак укыдым. Математикадан мактыйлар иде, юкса ул кадәр башлы да түгелмен...

 

1941 елның көзендә иген бик уңды, җыелган бөтен ашлыкны тапшырып, уртанчы абыем шуның акчасына баян алды. Ул вакытта баян районга бер генә кайта иде. Абыем сугышка киткәч, баян миңа калды. Абыйсы артист, дип, мине «Башмагым» спектаклендә катнаштырдылар, Кәрим байны уйнадым. Сигезенче класста миңа артист дияләр иде инде. Кеше булып күрсәтергә, дисәң, әнкәй ясап куйган кебек иде – тач шул кеше була да куя. Әткәй сабыр. Ул маякчы булып эшләде...»

 

Әйе, маякчы Исмәгҗан улы Әхтәмгә бала һәм үсмер чагында ук тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә – тәртә арасына бик иртә керә ул. Мәктәпне тәмамлагач, берара Минзәлә театрында артист булып йөргәннән соң, 1956-1961 нче елларда Мәскәүнең Ленин орденлы дәүләт академия Кече театры янындагы М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем ала.

 

Әхтәм абыйның Мәскәүгә укырга китүе үзе бер әкәмәт вакыйга.

 

Минзәлә театрында сәхнәгә декорацияләр корышып, кайбер рольләрдә уйнап йөргән мәле. Әхтәм абый бу хәлне болай дип искә ала: «Бер мәл кулга газетада («Совет Татарстаны», 10 апрель, 1956 ел) басылган игълан килеп керде (аны миңа Минзәлә театры артисты Әхмәдиша абый Җиһаншин бирде): «1956 елның 1 сентябреннән Мәскәүдәге Малый театр каршында Щепкин исемендәге училищеның татар студиясенә егетләр һәм кызлар кабул ителә!»

 

Минзәлә театры артисткасы Гөлсем апа Миргасимова белән киңәшеп, Казанда Һидаят абый Солтанов белән күрешеп (Һидаят абый аңа үзем хәбәр итәрмен, дип, гариза калдырырга, гастрольләрне дәвам итәргә куша. – Л.Л.), Әхтәм абый янә Минзәлә артистлары белән гастрольгә чыгып китә – «Зәңгәр шәл» спектаклендә әле авыл егетен, әле шәкерт рольләрен уйнап, Башкортстанның татар районнарында йөри.

 

Июль үтә – Казаннан хәбәр юк, август үтеп бара – хәбәр юк. Минзәлә артистлары Әхтәм абыйга кичекмәстән Казанга барырга киңәш итә.

 

«Шулай итеп, мин 26 август көнендә пароход белән Казанга килеп төштем. Төшсәм... Курс инде җыелган. 28 август кичендә 22 студент поездга утырып Мәскәүгә китәселәр икән! Һидаят абыйга киләм – ул мине оныткан, әлбәттә, исенә төшергәч, гаепли үк башлады: «Нигә шылтыратмадың?» – ди...

 

Казанга килгәндә үк пароходта танышкан, инде дуслашырга өлгергән Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт Батуллин иде), Николай (Наил) Дунаев һәм Хәмзә Арслановка мөрәҗәгать итәм:

 

– Нишлим?

 

Аларның җавабы бер һәм бердәм:

 

– 22 янына 23 нче сыяр, безнең белән барасың!

 

Һәм менә китү көне – 28 август, 1956 ел. Китүчеләр фотога төшә. Кем төшерә? Мин. Шулай булгач, фотода мин юк. Фотода гына түгел – студентлар исемлегендә дә, тулай торактан урын алганда да, стипендия биргәндә дә... мин юк.

 

Дөресен әйтергә кирәк: егетләр дә, кызлар да мине чит итмәделәр, какмадыларсукмадылар, араларына бернинди шартсыз кабул иттеләр...»

 

Әхтәм абыйга бәхет елмая: студент булып китү юлында бик күп матавыкланганнан соң, яңа танышлары белән бергә училищены тәмамлау насыйп була аңа.

 

Бу урында Әхтәм абыйны үз араларына алган һәм үз ишләре итеп санаган егерме ике шәкертнең кемнәр булуын искә төшереп үтик әле. Менә алар: Хәмзә Арсланов (Зәй), Фирдәвес Әхтәмова (Лаеш), Роберт Батуллин (Рабит Батулла, Зәй), Дамир Бәдретдинов (Самара өлкәсе), Фирая Вәлиуллина (Казан), Клара Газизова (Баулы), Рәшит Галиәкбәров (Казан), Николай Дунаев (Зәй), Ханбәл Закиров (Кайбыч), Гөлсем Исәнгулова (Башкортстан), Нәҗибә Ихсанова (Тымытык), Туфан Миңнуллин (Кама Тамагы), Эльвира Сабирова (Актаныш), Иркә Сакаева (Казан), Ринат Таҗетдинов (Чүпрәле), Миргалим Харисов (Актаныш), Дамир Хәйруллин (Киров өлкәсе), Мәсгудә Хәйруллина (Нөкәс шәһәре), Флера Хәмитова (Казан), Флера Хәсәнова (Башкортстан), Равил Шәрәфиев (Балык Бистәсе), Әзһәр Шакиров (Тымытык).

 

Уку башлана, укулар дәвам итә. Шул көннәрдән юшкынлы истәлек булып, ул заманда татар кешесенә мөнәсәбәтнең нинди булуына нисбәтле бер вакыйга Әхтәм абыйның хәтеренә мәңгегә уелып калачак: «1956 елның сентябрендә Мәскәү театр студиясендә укуларыбыз башлангач, артистлык һөнәренә өйрәтәчәк остазыбыз Лидия Ивановна Дейкунны 23 татар баласы көтеп утырабыз. Әлегә аны беребезнең дә күргәне юк. Яшьлегендә Станиславскийда укыган, МХАТ артисты булган, диләр. Көтеп утырабыз-утыруын, әмма ул һаман юк та юк. Нишләргә? 10-15 минут вакыт узуга, ап-ак чәчле юан әби ишекне ачып карый да: «Простите, пожалуйста», – дип, тагын юкка чыга. Без һаман көтәбез. Инде таралышу турында сүзләр чыга башлагач, ишек ачыла да теге юан әбинең башы пәйда булып: «Простите, где же татары?» – ди. Без хор белән: «Здесь!» – дибез. Лидия Ивановна: «Как? Вы же совершенно нормальные ребята», – ди һәм, соңлап булса да, дәрес башлана...»

 

2001 елда щепкинчы (Р.Батулла, шаяртып, «йомычкачы» ди) Фирдәвес апа Әхтәмова (безнең хәтердә ул атаклы Биби һәм Бибинур образлары белән саклана): «1961 елның августыннан Галиәсгар Камал театрында эшли башладык. Кырык ел буе сибелә-сибелә бүгенге көндә җиде кеше (Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова һәм Фирдәвес ханым үзе. – Л.Л.) эшлибез...» – дигән иде. Менә шул «сибелүчеләр» исемлегенә кергән Әхтәм Зариповның 1961-1972 нче елларда сәхнәдә уйнаган рольләре: Шәйхразый («Җиргә тапшырылган серләр», А.Гыйләҗев), Габдрүш («Без аерылышмабыз», Ш.Шаһгали), Дәүли («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Габделбәр («Бергә – гомергә», Ш.Бикчурин), Сираҗи («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Әбүбәкер («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов), Дәрвиш («Фатыйма Сабри», С.Җамал), Исаак («Акчарлаклар», Ш.Камал).

 

Әхтәм абый 1972-1992 нче елларда «Татарстан» радиосында һәм телевидение студиясендә режиссер һәм баш режиссер (1987 елдан) вазыйфаларын башкара.

 

Ә.Зариповның режиссер буларак төшергән телефильмнары: «Йолдызлар җитә һәркемгә» (3 серияле, 1978, Ә.Баянның «Тау ягы» әсәре буенча), «Намус» (1985, Г.Бәширов), «Без китәбез – сез каласыз» (20 серияле, Г.Тукайга нисбәтле, 1986), «Җомга көн кич белән (3 серияле, 1987, А.Гыйләҗев), «Тын бакчада» (1988, К.Тимбикова), «Габбас хәзрәт» (5 серияле, 1989, Г.Ахунов), «Галиябану» (3 серияле, 1992, М.Фәйзи), «Истәлек өчен – Гыйлемханга» (1995, Р.Мөхәммәдиев), «Каргышлы балачак» (8 серияле, 1996, Г.Ахунов, Р.Хәмид, Р.Мингалим), «Ата хакы» (3 серияле, С.Баттал), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (3 серияле, Ш.Камал), «Могҗиза» (1998), «Капка» (3 серияле, 2001), «Олыларда бала-чага уены» (Т.Галиуллинның «Бомба» һәм «Дәгъва» хикәяләренә нигезләнгән) һ.б.

 

1979 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булган Әхтәм абый Зариповны күпләр әле дә артист һәм режиссер дип кенә белә. Ә бит ул коеп куйган язучы да (2018 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы) иде.

 

«Гомерен иҗатка багышлаган кешенең, әгәр ул ниятләрен гамәлгә ашыра алган икән, һәркайсының үз юлы, үз методлары, үз мәктәбе. Ул мәктәпне «тормыш» диләр. Дәресләре? Тормыш нинди сынаулар куйса – шулар шәхеснең максатларына ирешү юлындагы сабак-дәресләре. Алар минем санап бетергесез күп. Күпчелеген хәтерләү мөмкинлеге дә юк.

 

Кеше заты имчәк сорап елаган беренче авазыннан үлем хәлендәге соңгы авазына кадәр уйнарга мәҗбүр. Гомер буе шулай уйный кеше, «артистлана». Имиджсыз, ниндидер битлексез кеше юктыр дөньяда. Ә ни өчен соң кеше үзенең чын йөзен яшерергә мәҗбүр? Бу – аның тормыш-яшәү шартларына яраклашу әмәле.

 

Үзеннән кача-кача, үзеннән ераклаша-ераклаша, кеше тереклек дөньясының таҗына ия булган. Ул күтәрелмәс биеклек, ул төшмәс түбәнлек, ул ирешмәс максат юк дөньяда».

 

Бу – Әхтәм абыйның кеше затына, берочтан үзенә дә биргән бәяләмәсе. Гомерен тулаем иҗатка багышлаган шәхес иде Әхтәм абый. Мин аны 1989 елдан – Казан телевидениесендә бергә эшләгән чактан ук беләм. Соңгы ун елда бик еш аралаштык. «Артистланып», битлек киеп яисә уйнап яшәдеме икән ул? Юктыр. Артистланганын бер дә хәтерләмим. Сүздә, гамәлдә һәрчак ихлас, эчкерсез, туры сүзле булды. Хәтерле иде. Хәтере булгач, әйтере дә күп иде. Язучылыкка тотынуы, каләмне юлдаш итүе дә, бәлки, шуннандыр.

 

Каударланып иҗат итте Әхтәм абый. Әүвәл аның «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» (2017), «Өмет булсын юлдашың» (2018) дигән ике китабы бербер артлы дөнья күрде.

 

2018 елның апрель башында язучыларның Г.Тукай исемендәге клубында әлеге китапларны тәкъдим итү чарасы булып узды. Язучылар берлеге оештырган һәм күренекле шәхесләребез Рабит Батулла, Ринат Таҗетдинов, Рафаэль Ильясов, Николай Дунаев, Гөлсем Исәнгулова, Рөстәм Маликов, Әсхәт Хисмәтләр катнашында узган әлеге чарада Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин мөхтәрәм якташы турында мондыйрак сүзләр әйткән иде: «Әхтәм Зарипов – безнең әдәби-мәдәни дөньябызда бик тә үзенчәлекле, беркемне дә кабатламый торган, бик талантлы, тырыш, халкыбызга хезмәт итә торган бөек бер шәхес. Аның хезмәтләре, миңа калса, астан да, өстән дә бәяләп бетерелмәгән. Мин аның шушы яшенә җитеп зурлап юбилей уздырганын хәтерләмим.

 

Аны заманында Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр. Премияне, әлбәттә, аңа бирмәделәр. Яклаучылары булмагандыр. Вакытында әйбәт сүз әйтүче булмагандыр. Менә ул ике китабын чыгарды. Ул безнең әдәбиятыбызда яңа сүз әйтте, бигрәк тә мин аның публицистикасы турында әйтәм. Анда – халыкка барып ирешергә тиешле фикерләр, безгә бик якын проблемалар. Без әйтергә кыенсынган, әйтергә теләмәгән, без әйтергә оялган, кыюлыгыбыз җитмәгән темаларны күтәргән. Ни өчен мин аларны хуплыйм? Әхтәм абый – ул проблемаларның эчендә кайнаган кеше. Ул үзе язган проблемаларны якыннан белә, курыкмыйча әйтә – кемгә ярарга, ә кем үпкәләр дип тормый. Андый нәрсә аның, гомумән, холкында юк. Аның язганнары халыкка бик озак еллар хезмәт итәчәк, чөнки алар – чын публицист каләме белән язылган әсәрләр. Ул күтәргән проблемалар бу мәкаләләр язылганнан гына чишелеп бетмәс, аларга яңадан кат-кат кайтырга туры киләчәк. Бу ике китап та тарихта үз урынын алачак!»

 

Яшәешенең тулы бер чорына йомгак ясап: «Гомеремнең 60 елын могҗиза көтеп яшәгән, сәнгатькә багышлаган энтузиаст булуымны яшем 80гә җиткәч аңладым. Хәерлегә булсын! – дип язган иде Әхтәм абый 2013 елда үзенең «Хатирәләремхәзинәләрем» дигән истәлек язмасында. – Ялган тыйнаклык пәрдәсе бөркәнми әйткәндә, бик күп кирәкле эшләр эшләнгән, ниятләремнең күбесе гамәлгә ашырылган, адресатына җиткезеп барылган: яшьлектә актер буларак, аннары радио режиссеры, соңгы 40 елда телевидениедә режиссер һәм сценарист буларак. Нинди һөнәрче икәнлегемне радио-телевидение фондларында сакланып, әледән-әле эфирга үткәләгән фильм-спектакльләрне карап-тыңлап белергә була. Иҗади хезмәтем нәтиҗәләрен көтеп алалар, яратып кабул итәләр, сагынып сөйлиләр иде. Димәк, мин, теләкләремә ирешкән бәхетле иҗатчылар төркеменә дә керәмдер, дип, үземне юата алам...» 

 

«Бәхетле иҗатчылар төркеменә керәмдер...»

 

Ә.Зариповның «Әманәт» повестенда бәхет турында мондый сүзләр бар: «Шәриф Камал бер әсәрен «Бәхет эзләгәндә» дип атый. Шул «эзләнүендә» ул күрәселәрен күрә, ишетәселәрен ишетә, әйтәселәрен әйтә. «Бәхет» дигәннең үзен генә күрә алмый.

 

Бәхет ул – кешеләрдә генә була торган бер хис-тойгы. Татып та, капшап карап та, үлчәп тә булмый торган хис. Бәхетле булуның юллары да, ысуллары да, сыйфатлары да кешеләр санынча бихисап. Берәүне бәхетле иткән сәбәпнең икенче берәүне бәхетсез ясавы – бу хис-тойгының шартлы булуына дәлил. Үзен бәхетлегә санаган берәүне башкалар бәхетсезгә саный икән, моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк. Киресенчә булганда да, нәкъ шулай ук...»

 

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадовага 2015 елда биргән интервьюсында Әхтәм абый бәхетнең ни-нәрсә икәнлеген башка яссылыкка куеп аңлата: «Без гомер буе «бәхетлебез» дип әйтергә өйрәтелдек. Шул гадәт хәзер дә дәвам итә. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый, аның нәрсә икәнен һәрберебез үзенчә кабул итә. Ләкин без үзебез аңлаганча түгел, рәсми фәрман кушканча бәхетле дип тәкърарларга өйрәтелгәнбез».

 

Бәхетле идеме Әхтәм абый? Юктыр. Бигүк бәхетле булмагандыр. Бик күпләр шикелле. Янында терәге – алтмыш елдан артык бергә гомер кичергән хатыны Җәмилә, сөекле кызы Зөлфия (ул бүгенге көндә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы) һәм уллары (бер улы вафат булган иде), газиз оныклары булса да, милләте, халкы, театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен янып-көеп, борчылып яшәгән шәхес тулаем бәхетле була алмыйдыр ул. Бәхетле булмаса да, патшалардай кадер-хөрмәттә яшәмәсә дә, тормыштан, үз яшәешеннән бигүк канәгать булмаса да, иҗатта ул ирекле, уйлаганын йөзгә бәреп әйтә торган туры сүзле, фикерле һәм хәтерле шәхес иде. Кыскасы, Әхтәм абый олуг шәхес иде. Милләтпәрвәр иде. Әтисе шикелле театр сәнгатендә дә, телевидениедә дә, әдәбиятыбызда да маякчы булды. Әхтәм абыйның үз сүзләре белән әйтсәк: «Бөек шәхесләребез бик күп. Һәр тарихи бинаның кирпече, гади үзле балчыктан сугылып, мичтә кыздырыла. Шул кирпечләрдән шедевр биналар төзелә. Киләчәк буыннарга үзле балчыкның каян алынуы да, кирпечне кемнәрнең, нинди мичтә яндырулары да, бинаны кемнәрнең ничек төзүе дә кызыклы».

 

Әхтәм абыйның миндә култамгалы өч китабы саклана. Берсе – «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» дип, икенче һәм өченчесе берүк исемдә – «Әманәт» дип атала. «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» китабына ул: «Ләбиб! Мин сине үзебезнең малай булганың өчен хөрмәт итәм, Актаныштан булган өчен түгел. 13.I.2018», – дип, җыентыкның «Галиябану туе» дигән бер кыйсса һәм ике повестьтан торганына (2020 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкканына): «Ләбиб дустыма рәхмәт белән. 27.V.2022», – дип, икенчесенә (биш истәлек һәм биш пьеса тупланганына) исә: «Хаҗи Әхтәмнән хаҗи Ләбибкә. 13.VII.2023», – дип, култамгаларын салып биргән иде.

 

Соңгы вакытта, башка язу-сызуларга бүленә-бүленә, «Кара шомыртның ак оны» дигән роман язу белән мәшгуль иде Әхтәм абый. Ни кызганыч, ул бу эшен йомгаклап өлгермәде. Насыйп әйләсә, без ул романның язылган кадәресен «Безнең мирас» журналын укучылар хозурына тәкъдим итәрбез әле. Аллаһы Тәгалә Әхтәм абыйның фани дөньялыкта калдырган эш-гамәлләреннән разый булсын! 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №9. – Б.90-97.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру