Журнал «Безнең мирас»

Язучы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел

🏷 Admin

Язучы, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983) Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылында туган.

 

1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, ул туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм күмәк хуҗалык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Ул әдәбиятка студент елларында килә.

 

1948 елда университетны тәмамлагач, Ләбибә Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат һәм журналистика өлкәләренә багышлый. Үз хезмәт юлын ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакциясе хезмәткәре буларак башлый. Аннары «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналының баш мөхәррире була. 1960-1967 нче еллар арасында ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли, соңрак «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип эшен башкара.

 

Язучының «Көмеш елга» дигән беренче китабы 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Әнием көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Космонавтлар урамы», «Авылдашлар», «Наил һәм Фаил» дигән повестьлар, «Ачылмаган сер», «Тау чәчәге» һәм башка шундый хикәяләр иҗат итә.

 

Ләбибә Ихсанова 2010 елның 26 июлендә Казанда вафат булды.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру