Журнал «Безнең мирас»

Дирижёр Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел

🏷 Admin

Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елның 20 октябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районындагы Тауасты Байлар авылында туган.

 

Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, ул Казан консерваториясендә укыта, бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957-1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958-1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968) вазыйфаларын да башкара.

 

Ә.Абдуллинның шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбленең җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар.

 

Әзһәр Абдуллин 1958-1975 нче елларда ТАССР Хор җәмгыятенең идарә рәисе.

 

1957 елда ул Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә.

 

Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара.

 

Әзһәр Абдуллин 1993 елның 30 августында Казанда вафат булды.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру