Журнал «Безнең мирас»

Бакый Урманче музее тарихыннан бер ел

Башын монда укый аласыз.

 

Шулай җайлап кына музей ачылу көннәренә әзерләнеп йөргәндә, вахтердан ишекне ачтырып, аннан барлык ачкычларны алып, музейны бикләп китүләре билгеле булды. 1997 елның 15 сентябрендә булды бу хәл. Килүемә вахтер Гыймранов Рәдиф абый (ул күршедә генә яши иде) миңа кәгазь кисәге тоттырды. Музейда ремонт эшләрен алып барган генподрядчик хезмәткәре язган иде аны. Дәүләт комиссиясе кабул итмичә музейга керә алмавыбыз турында иде ул... Мине шок хәлендә калдырган бу хәбәрне авыр кичерсәм дә, Рәдиф абыйга каты бәрелә алмадым. Хатыны белән икесенең бик зур кайгы кичерүләрен, Әфганстанда улларының һәлак булуын, бу хәсрәттән, тәмам тормыш ямен югалтып, газапланып яшәүләрен белә идем... Эх, Рәдиф абый... Югыйсә берәүгә дә ишек ачарга тиеш түгел идең бит, вахтер бит син, үзенә күрә сакчы... Үзәккә яки миңа хәбәр иткән булсаң...

 

Музей эченә керә алмавымны аңлагач, «телсез калдым», дисәм, аз булыр, «чәчләрем үрә торды» дип әйтү урынлыдыр... Музей бинасы, аның эчендәге бар нәрсә өчен җаваплы бит мин!

 

Мәрҗани скульптурасы, урыны-урыны белән чистарту, дезинфекцияләү максатыннан махсус ясалган сыекчага манчылган марлялар белән капланган иде... Ә скульптураны өч көннән дә артык «компресс» белән тотарга ярамый!.. Җитмәсә, музейның эчендә дә, тышында да электр уты янып тора. Янгын чыкса?! Су басу куркынычы да бар... Кинәт краннар эштән чыкса?..

 

Ике көн керә алмадык музейга. Тирәсендә йөрдем... Музейга бер-бер хәл булмасын тагын дип, ирем, ике кызым белән төнлә килеп карап киттек...

 

Барысын аңлатып, скульптураның бозылу мөмкинлеген искәртеп, Үзәк директоры вазыйфаларын вакытлыча башкарган директор урынбасары Р.Т.Зыятдиновка «служебная» язып кердем (аның миңа бернинди дә ризасызлык белдермәве, тыныч кына кабул итүе хәтердә калган...). Үзәк директоры больницада ул вакытта. Зыятдинов Рәмис Тәүфыйкъ улы (авыр туфрагы җиңел булсын), ничек җайлагандыр – белмим – ачкычларны 17 сентябрь кичендә кире бирделәр... Ниһаять, музей ишекләрен ачтык! Шатландык, барысы да тәртиптә иде.

 

Музей ачылу көнен якынайтуга юнәлгән эшебез дәвам итте. Агачтан гардероб өчен кирәкле җиһаз эшләтеп, подвалга урнаштырдык. Икенче катка һәм мансардага менә торган баскычлар эшләнеп бетте. Түшәмнәргә бик матур люстралар да элеп куйдык. Ул заманда барысы да, хәзерге вакыттагы кебек, кибетләрдә өелеп тормый иде. Люстраның иң зурысын Татарстан урамына урнашкан «Новинка» кибете исеменнән заказ биреп кайтарттык. Люстраларны, плафоннарны Үзәк хезмәткәрләре килеп урнаштырдылар.

 

Эшләр бара, бар җир дә тәртиптә дип йөргән көннәрдә подвалны су басты... Водоканал хезмәткәрләрен чакырттык, берни эшли алмадылар, суның кайдан кергәнен белер өчен, туалет янындагы почмакта идәнне «җимерергә» кирәк диделәр. Идән плитә белән капланган. Миңа кабат: «Җаваплылыкны үз өстегезгә алсагыз гына инде», – диләр. Риза булдым, кирәкле кәгазьгә кул куйдым. Идәндәге плитәне ватып ачып карасак – ике трубаның бер-берсе белән тоташтырылган урыны бернәрсә белән дә беркетелмәгән, бернәрсә дә сыланмаган... Ямап куйдылар... Идәнгә су җыелу шуның белән тәмамланыр дип уйлаган идек тә, алай булып чыкмады шул. Кат-кат кайтырга туры килде бу проблемага. Унитазның иске, ярык булуы, янындагы су баса башласа борып куяр өчен каралган вентильнең эшләмәве, туалет стенасыннан су тамып торулар турында кабат-кабат хатлар язарга туры килде. Хатларны тапшыру өчен, башта үз җаем белән йөри идем. Соңрак штаттагы 13 кеше янына шофер өстәлде, музейга вакытлыча УАЗ машинасы беркетелде. Әйбәт булды ул, югыйсә барысына да өлгереп булмас иде. Хатларны җитәкчеләрнең үз кулларына тапшыру өчен генә дә аларның эш урыннарына берничә тапкыр барырга туры килә иде.

 

Көн артыннан көн узды, 1997 елның көзендә музей ачылырга тиеш иде. Ачылышына гына булса да биреп торыгыз, дип, кулыма хатлар тотып, 22 октябрьдә Кырлайга, Габдулла Тукайның мемориаль музей комплексына (директоры – Шакиров Д.А.) юл тоттым. Арча бит, туган ягым бит, үтенечемне кабул итәрләр әле, дип, зур өметләр белән кайткан идем. Кырлайга барганчы Арча хакимиятеннән рөхсәт алырга кирәк иде. Р.Фазлыйәхмәтовка керергә киңәш иттеләр. Сүз барышында башка оешмаларның да безгә экспонатларны вакытлыча биреп торуларын әйттем аңа. Риза булмады... Күңелдә калды, икесен генә, берсен генә биреп торыгыз, дип тә, мин сезнең якташыгыз, дип тә ялварып карадым югыйсә... Биреп җибәрсәк, вазалар кире кайтмас дип уйлагандыр инде.

 

Шулай да, ни хәлдә икән алар, Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча агачтан ясалган өч ваза, дип, Кырлайга барып карап кайттым. Матурлар иде.

 

Тырышып эшләп йөргәндә, уйламаганда, безгә эш остасы буларак бик ошаган кешебез, Үзәктән рөхсәт алып, подиумнарның кайберсен музейның беренче катында үзе эшли башлады. Янында ярдәмчесе дә бар иде. Күңелсез хәлләр килеп чыкты. Бүлмәләр кабат тузанга, чүпкә батты... Мин эш урынында булмаганда чит-ят кешеләр килеп чәйләп-мәйләп утырулар, тәмәке тартуларның да музей бүлмәләрендә булуы ачыкланды. Шул сәбәпле, музейга җыештыручы булып урнашкан ханымның эштән китүен сорарга да туры килде. Яңа гына эшкә урнашкан вахтер да тәртип саклау ягында түгел, эш урынында үзе алып килгән телевизорын ремонтлап утыра, кулында паяльник...

 

Музейга җыйналган экспонатлар өчен борчылып, бу хәлләрне аңлатып, Үзәк директорына гариза язарга мәҗбүр булдым. Шуннан соң гына башка сыймаслык әлеге гамәлләрдән, бу гамәлләрне китереп чыгарган адәмнәрдән котылдык. Тагын хат язып (хатларның барысы да Үзәк директоры исеменнән языла иде) ремонт ясаткан оешмадан диварларны буятуны сорадык... Алар килешкә чүп-чарны җыештырдык. Килделәр, буядылар, музей диварлары кабат чистарды. Инде башка мондый хәлләр булмасын дигән ният белән, хезмәткәрләр өчен музейда нинди гамәлләрнең тыелуы турында музей мөдире исеменнән «аңлатма» элеп куярга мәҗбүр булдым...

 

Байтак әйберләрне җайга салып: «Яхшы, хуш, батты кояш, йокларга яттым кич белән», – дигәндәй, тынычлап кына яши башлаган идек, кыш көне күрше йорт белән уртак дивар буйлап түшәмнән шарлавык булып су ага башлады... Тагын ремонт ясаган оешманы чакыртырга кирәк булды... Алар белән автокранның «люлька»сына утырып, чормага да менеп караган булдым. Янәсе, мин ничек тә күрми калмам, берәр җитешсезлеге бардыр... Дивар буйлап аккан суны туктату теләге бик көчле иде шул! Түбәгә җыйналган конденсаттан җыелып ага, ахры, бу су дип тә уйлаган идем. Хәтеремдә, анда ниндидер торбалар, алар стекловата белән чорналган. Бернәрсә дә аңларлык түгел... Белгечләр дә чакыртылды, кабул итү комиссиясе дә килде, барыбер тулаем хәл итеп булмады. Соңрак ачыкланды сәбәбе. Проект буенча эшләнелгән түбә астына, күрше йорт түбәсе белән тоташтырылган урындагы куышка җил белән кар кереп, астан менгән җылылыктан бераз эреп боз булып ката да, су агасы торбаларны томалый икән. Тора-бара куыштагы кар-боз, музей эченнән күтәрелгән җылылыктан эреп, стена буйлап ага икән... Махсус комиссия чакырттырып тикшергәч кенә белдек инде боларны. Яңа проект төзергә, бу мәсьәләнең яңа чишелешен табарга дигән карарга килделәр. Бу турыдагы акт соңрак төзелде – берничә тапкыр килеп тикшергәч, 1998 елның 8 апрелендә генә. Моңарчы булган борчу-мәшәкатьләр – музей бинасының тышкы ягында яңгыр суы өчен куелган торбаларны озынайту (подвалга таба акмасын дип инде), бина тирәсендәге юллардагы ярыкларны ямату, тышкы яктан подвалга төшә торган урыннарны ремонтлату, музейга керә торган ишек өстендәге «түбәне» зурайттыру, керү юлын яктырту өчен электр лампочкасы урнаштырулар, күп вакытны алсалар да, музей эчендә дивардан су ага башлаганны күргәч, бик вак нәрсәләр булып тоелдылар...

 

1997 елның августында ук ачыласы музей... Менә шушы һәм башка бик күп җитешсезлекләр булганга кичерелде музей ачылу вакыты. Бакый Урманче скульптураларын вакытлыча биреп торган оешмаларга хатлар язып икешәр тапкыр кичектерттердек аларны кире кайтарырга тиешле вакытны. Риза булдылар, хәлебезне аңладылар.

 

Тора-бара, музейдагы җитешсезлекләргә вентиляциянең начар эшләве дә өстәлде. Янгыннан саклану чараларын тикшерергә дип килгәннәр иде. Берничә вентиляция шахтасының берсе генә «эшләп» торуы ачыкланды. Ремонт ясаган оешмага хәбәр иттек, тикшереп карагач аңладылар. Түбә ремонтларга килгәч төзәтергә булдылар. Янгын чыгу очрагын искәртә торган сигнализация системасы да урнаштырылмаган иде. Аны да эшләттек, вахтерлар дежур торган урынга урнаштырдык пультын.

 

Соңрак мансарда дивары буенча да су тама башлады. Аны да тикшерделәр. Су элеккегечә шарлап акмаса да, барыбер туктамады. Гел дымланып торды ул дивар. Бу хәлнең музейдагы экспонатлар өчен никадәр зарарлы икәнен аңлатырга тырышып, ярдәм итүләрен сорап хатлар «ташуымнан» туеп беткән бер җитәкченең, аптырагач: «Кайда өйрәндең соң син букадәр грамотно итеп хатлар язарга?» – дип көрсенеп куйганлыгы хәтердә. Чөнки бер генә хатыбызны да җавапсыз калдыра алмадылар... Барлык җитешсезлекләрне дә төзәтә бардылар моңарчы. ...«Кайда өйрәндең?..» Өйрәнәсең инде, «башыңа төшкәч, башмакчы булырсың», ди... Әйткәнемчә, хатлар Үзәк директоры исеменнән җибәрелә иде.

 

Көннәр уза, музей ачылуы сузыла... Штаттагы хезмәткәрләрне дә эшсез утыртасы, күңелләрен сүрелдерәсе килми. Барысы да музейның тиздән ачылуына ышаналар, бар эшләрдә дә актив катнашалар. Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты, музейдагы экспонатлар турындагы мәгълүмат белән танышалар. Бакый Урманче һәйкәле янына да баргалыйбыз, мөмкин булганча чистартабыз. 23 февраль – аның туган көнендә дә барган идек. Төрле чаралар уйлап чыгарырга туры килде инде. Музейга кайтарылган скульптураларга тузан кунмасын, кабат чистартасы булмасын дип, аларны каплап кую өчен, берничә кат марлядан капчыклар да тектерттем үзләреннән... Марляны Үзәктән алдык. Һаман да кирәкле икәннәрен тойсыннар дип, шул капчыкларга беркетер өчен, Бакый Урманче музее билгесе булсын дип, ак бәз тукымадан (өйдә бар иде) аерым-аерым ромбиклар кисеп, «Б» «У» хәрефләрен матур итеп чигәргә булдык. Ул эшкә дә алындылар. Бер вахтерыбыз рәсем ясау серләрен белә икән, сәнгать мәктәбендә белем алган булып чыкты. Трафаретлар ясап, хәрефләрне тукымага төшереп бирде. Ә чигүләр өйдән алып килгән кызыл, яшел төсле җепләрдән. Хәйран матур чыга иде. Тик капчыкларга беркетеп куярга өлгермәдек без аларны... Музей ачылмагач, финанс яклары да катлауланды, штаттагы хезмәткәрләрне түләүсез ялга җибәрергә туры килде. Кайсы-берсе бөтенләй китте. Музейдагы җитешсезлекләрне киметү нияте белән берөзлексез хатлар язып йөрүемнән Милли Үзәк директоры да туйды. Соңгы хатыма кул куелмады... Китәргә булдым.

 

...Флора Вагаповнага китүемне әйтмәдем. Әгәр белсә, китә алмам, аңа каршы баралмам дип уйладым. Җайлап кына сөйләшеп ышандыру көченә ия икәнен аңлаган идем инде.

 

Музейда эшләвемнең соңгы көне... Вахтерны көндезге аш ашарга җибәрдем. Минем урынга музей мөдире булып эшкә алынган ханым килергә тиеш тиздән. Мин бер ел эчендә ияләнеп беткән музей бүлмәләре буйлап андагы экспонатлар белән «хушлашып» йөрим... Соңыннан, беркем дә юк чагында, мансардага мендем дә: «Бакый ага, Флора ханым, мине гафу итәрсез...» – дип «сорадым». Бакый аганың җырларга яратканын, шигырьләр язганын белгәнгә, кычкырып җырлый-җырлый, беренче катка кадәр төштем... Әйе: «Мине гафу итегез, зинһар, Бакый ага, Флора ханым», – дип киттем мин аннан... 1998 елның 8 сентябре иде. Үкенү юк. Ачылмаган музей мөдире булып эшләгән бер елым бик «эчтәлекле» булды. Бакый аганың булачак музее өчен күп файдалы эшләр эшләнде.

 

Минем урынга киләсе ханымга, музейдагы барлык әйберләрне күрсәтеп, эшемне тапшырдым.

 

Музей 1999 елның 26 февралендә ачылды, чакыру билеты җибәргәннәр иде. Тышында ачылу елы язылмаган, фото һәм эчендәге тексты без эшләткән чакыру билеты макеты буенча, ачылу вакыты гына үзгәргән. Ярый, файдасы тигән. Тик күчереп язганда «халык» сүзендә хата җибәреп, бер хәрефен «буяп» куйганнар иде.

 

Ачылышка бара алмадым, җае чыкмады. 1998 елның җәендә икенче югары белем алып – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә талантлы режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А.А.Тихомиров курсында читтән торып режиссерлыкка укуымны тәмамлап диплом алган идем. Музейдан эштән киткәч Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә режиссер булып эшкә урнаштым.

 

...Вакыт узулары сизелми дә. Бакый аганың тууына да быел 125 ел...

 

"Безнең мирас". – 2023. – №9. – Б. 83-85.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру