Журнал «Безнең мирас»

Актриса Зәйнәп Камалованың тууына 125 ел

🏷 Admin

Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1957) Зәйнәп Камалова 1899 елның 16 апрелендә Казанда туган.

 

Әтисе – Галиәкбәр, әнисе Мәүгыйзә исемле: милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел.

 

Зәйнәп Камалова 1917 елда Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнаша. Сәхнә эшчәнлеген дә шул елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Ташкент, Сәмәрканд, Әстерхан (1920-1940) һәм Татарстанның Республика татар күчмә театрларында (1940-1962) хезмәт итә.

 

Башкарган рольләренең кайберләре: «Яшел эшләпә»дә – Камилә карчык (К.Насыйри), «Үлмәс җыр»да – Морозова (Р.Ишморат), «Башмагым»да – Фәхрия (Т.Гыйззәт), «Аллан семьясы»нда – Бикә (Г.Мохтаров) һәм башкалар.

 

Зәйнәп Камалова 1977 елның 12 февралендә Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру