Журнал «Безнең мирас»

Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинның тууына 120 ел

🏷 Admin

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1963, 1973), профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 31 августында хәзерге Татарстан Республикасының Апас районындагы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында туган.

 

1928 елның җәендә Мөхәммәт Гайнуллин Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдерахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра.

 

Мөхәммәт Гайнуллин татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язуда, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзүдә, аларны матбугатка әзерләүдә яки редакцияләүдә катнаша.

 

Мөхәммәт Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру