Журнал «Безнең мирас»

«Шагыйрьләр, күз яшьләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...»

🏷 Admin

Каләмдәшебез Фатиһ Кутлуның тәрҗемәсендә ике шагыйребез – Ркаил Зәйдулла һәм Рүзәл Мөхәммәтшинның узган ел 6 февральдә Төркиядә булган жан өшеткеч җир тетрәве фаҗигасенә багышланган шигырьләре Төркиянең атаклы “Һәҗә” журналының март (2024) санында Фатиһ Кутлуның кереш сүзе белән дөнья күрде. Әлеге кереш сүздә болай диелгән.

 

“Безнең мирас” журналы редакциясе

 

 

“6 февраль көнне туган шәһәрем Каһраман Марашта газиз әнкәемне, мәрхүм әткәемнең бертуганы сөекле апамны, җизнәмне, җан дустым Моратымны хатыны белән бергә югалттык... Ул авыр көннәремдә кадерле татар дусларым, якын кешеләрем хәсрәтемне үз хәсрәтләре кебек кабул итеп, чын күңелдән борчылып, күз яшьләре белән көне-төне Ходайга ялвардылар, Казанда миңа терәк-таяныч булдылар, мине бер ялгызым калдырмадылар, Аллаһының рәхмәте яусын барысына да. Татарстан халкы Төркиябезнең кайгы-хәсрәтен йөрәкләрендә тоеп, мадди-мәгънәви ярдәмнәрен кызганмады. Җир тетрәве булган шәһәрләргә барып, халыкны җимерекләр астыннан коткарырга булыштылар. Ә шагыйрьләр, күз яшьләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...

       

Йөрәкләрне парә-парә телгәләгән әлеге зилзиләнең беренче елында татар халкының Төркия халкы өчен ул вакыттагы хис-кичерешләреннән ике тамчыны сезгә җиткерүне бурычым дип саныйм...

        

Мәрхәмәте чиксез Раббым җир тетрәвендә вафат булган барлык кешеләрнең урыннарын җәннәттә кылсын! Калганнарга күркәм сабырлык, яшәргә көч-куәт бирсен!

 

Фатиһ Кутлу”.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру