Журнал «Безнең мирас»

Раузил Хаҗиев: «Кеше гомер буе туган җиренә бурычлы!»

 

Кызганыч, миңа әби-бабай белән үсү бәхете насыйп булмады. Зөләйха исемле әбием генә бераз истә. Әти ягыннан бабайларым Яңа Акхуҗа авылыннан. Авылның әүвәлге исеме – Шөшле. Моны авыл эченнән агучы елганың шөшлегә охшаш булуы белән аңлаталар. Әнием исә Яңа Бәзәкә авылыннан. Анда минем бабам Госсаметдин мулла булган. Аларның нигезенә кечкенә мәчет салып куйдылар. Әни, туган нигезендәге әлеге мәчетне күреп, шатланып, бакый дөньяга күчте. Аларның гаиләсе заманында репрессиягә дә дучар була. Монысы – аерым һәм катлаулы тарихы.

Әтинең абыйсы Шәех абый күп еллар колхоз рәисе булып эшләде. Заманында «Коммунизмга» колхозы алты авылны берләштерде. Әти шунда бригадир иде. Мин башлангыч белемне шушы авылда алып, бишенче класстан Тәбәрлегә йөрдем. 9-10 классларны Омга авылында укыдык. Яшьтән спорт белән мавыга идем. Шул юнәлештә Ижауга укырга керергә теләдем, әмма конкурстан үтә алмадым. Аннары, туган якка кайтып, мәктәптә бер ел физик тәрбия укытучысы булып эшләдем. Германиядә хәрби хезмәт срогын үтеп кайтканнан соң, Ижау авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-энергетик белгечлеге алдым. Туган ягым кайтып, авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләдем, аннары тормышымның КамАЗ чоры башланды. 2012 елдан «Татэнерго»да хезмәт итәм.

Биш бертуганым бар. Аллаһка шөкер, алар барысы да исән-сау! Авылда җиргә игътибар җитми, агач баса башлагач, Фәнис исемле абыем, пенсия яшендә булуына карамастан, җир эшкәртү эшенә алынды. Хәзер аның ике мең гектардан артык җире бар. Фәнилә апам укытучы иде, Тирсә авылында яши. Чаллыдагы Рәфихә апам табибә, энем Әнвәр исә шул ук шәһәрдә энергетик булып эшли.

Укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Алар искиткеч гыйлемле, булдыклы мәгърифәтчеләр иде. Җамал, Кәримә һәм Флюра апаларны беркайчан да онытмаячакмын! Юньләп урысча белмәсәк тә, Тәбәрледәге Салисә Абдулловна Пушкин һәм Лермонтов иҗатларына мәхәббәт тәрбияләде. Аның сүзләр, сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү тәҗрибәсе миңа гомер буена ярдәм итте. Хәмит Абдуллович безнең мәктәп директоры иде. Мин, гаять шаян-шук малай булсам да, яхшы укыдым. Татар әдәбияты классикларыннан Габдулла Тукай, Һади Такташ һәм Муса Җәлилләрне яттан өйрәндек. Хәзер дә татар әдәбияты һәм тарих китапларын бик яратып укыйм. Николай Гумелевның барлык китапларын да үземдә булдырдым. Татар халкы тарихын яклаганы, үз фикере булганы өчен төрмә газапларын кичкән шәхес ул!

Туган җир... Без чирәмнәре яланаяк таптап үскән болын, чишмә буйлары мәңге онытылмаячак! Туган нигезне, туган йортны кадерләп, карап торабыз. Җай чыккан саен туган авылыма кайтырга тырышам. Айга бер мәртәбә кайтмыйм икән, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек тоела. Кайтып, мөмкин булган кадәр авылдашларга, күршеләргә, дусларга булышырга омтылам. Колхоз рәисе булып эшләгән Шәех абыйның өен яңартып эшләп куйдым. Балалары, шунда кайтып, Коръән укып китәләр. Мәчет төзелешенә ярдәм иттек, ул безнең өйнең каршында гына урнашкан. Әти-әниемнең дә каберләре әлеге изге туфракта.

Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Ленар Фәритович, белән атна саен диярлек күрешеп торабыз. Соңгы елларда аның белән җылылык чыганакларын, җылылык челтәрен алыштыруда зур эшләр башкардык. Өч ел элек Әгерҗедә: «Өйдә җылы юк! Кайнар су юк!» – дип зарланучылар бик күп иде. Ленар Фәритович хакимияткә килү белән, әлеге проблеманы хәл итергә ныклап керешеп, ике ел эчендә 30 чакрым җылылык челтәрен алыштырдык, иң заманча җиһазлар куйдык. Күптән түгел Әгерҗедә йөргәндә бер хатын: «Өйдә артыгы белән җылы...» – дип сүз башлады. Мин шатландым... Мәктәпләр, юллар буенча да алдагы берничә елда проблема бетәр дип уйлыйм.

Гомумән, соңгы елларда Әгерҗе иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнде. Кайчандыр чүплек булган урыннар, елга, ерганак һәм яр буйлары чистартылды. Иж елгасы, аның үзәнлегендәге күлләр – табигатьнең соклангыч гүзәл җирләре. Тугызбуй һәм Наратлы яклары, Красный Бордагы Кама буйлары, Салагыш, Кичке Таң, драматург Таҗи Гыйззәт туган Барҗы-Омга авыллары – искиткеч матур җирләр. Безнең як – Акхуҗа, Тәбәрле, Сукман, композитор Флера Хөрмәтованың Мукшур авылы күңелемә аеруча якын. Туган җирен оныткан кешене, гомумән, дөрес кешегә санамыйм. Кеше гомере буе туган җиренә бурычлы!

Әгерҗедәге якташлар белән даими аралашып торабыз. Татарстанның элекке премьер-министры Илдар Халиков, аның әтисе Шәүкәт абый; озак еллар инкассация җитәкчесе булып эшләгән Шәүкәт Әхмәдишин; сәяәстче һәм табиб Айрат Зәки улы Фәррахов; «Мосты Республики Татарстан» ООО генераль директоры Ренат Сәгыйть улы Мухьянов; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан күчерү станциясе баш табибы Рамил Габделхак улы Тураев, полиция генерал-лейтенаты Фаяз Баян улы Шабаев, эшмәкәр Ленар Гобәйдуллинның Әгерҗе төбәген үстерүгә кылган игелекләре, башкарган хезмәтләре искиткеч зур. Аллаһка шөкер, Әгерҗедән чыккан булдыклы, игелекле кешеләр шактый. Аларның күңелендә дә туган җир, якташлык һәм бердәмлек иң изге төшенчәләрдер дип уйлыйм.

 

Фото:

 

«Татэнерго» АҖ генераль директоры, РФ һәм ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның атказанган энергетигы Раузил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.54-57.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру