Кызганыч, миңа әби-бабай белән үсү бәхете насыйп булмады. Зөләйха исемле әбием генә бераз истә. Әти ягыннан бабайларым Яңа Акхуҗа авылыннан. Авылның әүвәлге исеме – Шөшле. Моны авыл эченнән агучы елганың шөшлегә охшаш булуы белән аңлаталар. Әнием исә Яңа Бәзәкә авылыннан. Анда минем бабам Госсаметдин мулла булган. Аларның нигезенә кечкенә мәчет салып куйдылар. Әни, туган нигезендәге әлеге мәчетне күреп, шатланып, бакый дөньяга күчте. Аларның гаиләсе заманында репрессиягә дә дучар була. Монысы – аерым һәм катлаулы тарихы.