Журнал «Безнең мирас»

Бәһасез мирас

Яңа – 2024 елга аяк бастык. Россиядә ул «Гаилә елы» дип игълан ителде. Ә татар дөньясы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы аны әле «Шәхесләр елы» дип тә атады. Әйе, бу ике төшенчә үзара тыгыз бәйләнештә, чөнки мәгънәви яктан алар икесе дә милләт яшәешендә аның әдәп-әхлак югарылыгын һәм тәрбияви нигезен тәгаенли торган институтлар булып санала. Әмма гаилә булып яшәү табигатькә илаһият кануннары белән салына һәм милли яшәештә ул аның киләчәген билгели торган беренчел җәмгыяви вә милли берәмлек – шәхесне тудыра һәм тәрбияләп үстерә торган ячейка булып та хезмәт итә. Шуның белән бергә, гаилә институты инде шактый ук өйрәнелгән дә. Ә менә шәхесләр һәм аларның җәмгыятьтәге ролен тану белән эшләр башкачарак тора. Күпчелек очракта ул, ни өчендер, абсолют кыйммәтләр системасында бәяләнеп түгел, ә теге яки бу шәхес яшәгән чорда җәмгыятьтә өстенлек иткән сәяси конъюнктурадан чыгып кына билгеләнә. Мондый хәл, тулысынча, әлеге шәхесләр калдырган мираска да кагыла.

 

Гомумән алганда, татар милләтендә бүген күренекле шәхесләргә кытлык юк та кебек. Әмма алар арасында төрле сәбәпләр белән соңгы вакытларга кадәр, хезмәтләре генә түгел, үзләре дә күләгәдә калып килгәннәре (әйтик, совет чорында тыелган мәшһүрләр Дәрдемәнд, Гаяз Исхакый кебекләрдән алып, хезмәтләре әлегәчә җентекле өйрәнелмәгән дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзигә кадәр) дә бар. Тик «Шәхесләр елы»нда игътибарны бүгенге көннең катлаулы проблемаларын алдан ук күрә белгән һәм аларны хәл итү юлларын да күрсәтеп калдырган (кызганыч, моннан 7 ел элек инде бакыйлыкка күчкән) замандашыбыз, милләтпәрвәр Рашат Сафинның тыйнак шәхесенә һәм аның хезмәтләренә юнәлтәсем килә. Сүз татар өчен бөтенләй яңа юнәлештәге эзләнү – аның фундаменталь характердагы сәяси-аналитик вә фәлсәфи-метафизик трилогиясе – «Татар юлы» (Татар язмышына геосәяси анализ. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2002), «Татар миссиясе» (Татар язмышына эзотерик анализ. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2006) һәм «Татар инануы» (Татар язмышына метафизик анализ. – Уфа: ООО «Полиграфдизайн» типографиясе, 2014) дигән хезмәтләре турында бара.

 

Шуны да искәртеп үтик: милләт язмышына багышланган мондый тирән һәм күпьяклы анализның әлегә кадәр, татар тарихында гына түгел, гомумән, бер генә милләт тарихында да (һәрхәлдә, ачык кулланышта) булганы юк иде. Икенчедән, фәнни-тикшеренү институтлары гына башкарып чыга алырдай шундый гадәттән тыш зур хезмәтне бер генә кеше ерып чыга алуы – үзе бер могҗиза. Ә бит ул моны, бернинди әҗергә дә исәп тотмыйча, үз милләтенең генә түгел, гомумән, кешелек дөньясының да киләчәген ышанычлы итү нияте белән янып яшәгәнгә күрә генә, Аллаһ ярдәме белән башкарып чыга алды. Чөнки ул, сәламәт рухлы, киң эрудицияле, югары дәрәҗәдә аналитик фикер йөртә белә торган интеллектуал һәм тәкъва зат булуы өстенә, милли җанлы философ һәм татарның киләчәген өметле итү өчен үзенең бөтен вөҗүде белән максатчан эш итәргә сәләтле милләтпәрвәр шәхес тә иде. Беренче ике хезмәте басылып чыккач, аның күңелен иң авырттырганы – аларның халыкта сүлпән кабул ителүе булды. Сәбәбе – иҗтимагый аң дәрәҗәсенең түбән булуы. Автор ул чакта үзенең ачынуын хәтта: «Мин инде «Татар миссиясе» һәр дин әһеленең өстәл китабы булыр дип өметләнгән идем», – дип тә белдергән иде. Тик күпләрнең әзерлек дәрәҗәсе Аллаһ биргән акылын эшкә җигәрлек тә булмавы ачыкланды. Мәгәр, китаплар рәсми даирәләрдә дә тиешенчә бәяләнә алмады.

 

Ә төпле хезмәтнең асылы һәм чын бәһасе вакыт белән билгеләнә. Глобаль тетрәнүләр чорында исә ил-көндә «Кешелек дөньясын глобаль кризистан ничек арындырырга?» яисә «Милләтнең киләчәген ничек ышанычлы итәргә?» кебек сораулар да шактый еш ишетелә. Тик, ни гаҗәп, адәми зат ул сорауларга җавапны әле һаман геосәяси кысаларда гына эзли. Шуңа күрә «яңа дөньяви тәртип» урнаштыру тирәсендәге төп бәхәс тә бүген «ике полярлы дөнья корыргамы, әллә күпполярлынымы?» кебек «дилемма»ны чишүгә генә кайтып кала. Ә бит татарда андый ясалма табигатьле (кешенең комсызлыгы тудырган) глобаль проблемаларны ышанычлы хәл итәрдәй прогрессив караш һәм яңа идеяләр инде күптәннән әзер. Мәгәр, аларны гамәлгә ашыру юллары да инде билгеле. Димәк, татар бүген әһәмияте ягыннан бәһаләп бетергесез рухи хәзинәгә ия. Әмма, ни кызганыч, бериш «эшем ияләре»нең караш тарлыгы һәм фикер сайлыгы нәтиҗәсендә, милләтне үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен үтәү өчен яңа рухи биеклеккә күтәрердәй ул идеяләр әле һаман да кулланышка кертелмичә калып килә.

 

Инде сорау туа: мондый глобаль хаос вә җинаятьчел сансызлык шартларында эшне нәрсәдән башларга соң? Тәфсилле җавапны нәкъ менә Рашат Сафин хезмәтләреннән табып була. Зурдан алганда, глобаль кризистан арынуның юлы бер генә – илаһият кануннары буенча яши башлау. Тик аның өчен алдан адәми затның яшәү рәвешен тамырдан үзгәртү зарур. Ә моңа инде аның рухи әзерлеген һәм иҗтимагый аң дәрәҗәсен илаһият кануннары буенча яшәү югарылыгына күтәреп кенә ирешеп була. Бу – бүген кешелек дөньясын биләп алган глобаль кризистан чыгуның бердәнбер юлы. Ә ул, кешеләр рухи яктан рәсүли аң дәрәҗәсенә ирешеп, иҗтимагый планда геосәяси яшәү рәвешеннән метасәясәт (илаһи кануннар буенча яшәүгә күчүне максат иткән сәясәт) биеклегенә күтәрелеп яши башлаганда гына мөмкин. Бары шул чакта гына Җирдә яшәешне җайга салып һәм глобаль дәрәҗәдә гармониягә ирешеп булачак. Шуңа бүген көнүзәк төп бурыч булып та инде ул рухи мирасны киң җәмәгатьчелек казанышы итү мәсьәләсе тора. Әлбәттә, мондый вазгыятьтә иң кулае – әлеге хезмәтне урыс теленә дә тәрҗемә итеп, аны татар һәм урыс телләрендә зур тираж белән кабаттан нәшер итү булыр иде. Тик, ни кызганыч, яшәештә әле һаман да геосәяси конъюнктура өстенлек итә. Шуңа күрә гамәлдәге гаммәви мәгълүмат чаралары да, асылда, башкарак юнәлештә эш итә.

 

Әмма, сәясәттә кыен хәлдән чыгу юлын һәрчак табып була. Ә инде Бисмаркчарак та итеп әйтсәк, сәясәт әле ул – мөмкин булганны гамәлгә ашыру осталыгы да. Шөкер, андый мөмкинлекләр әлегә бар. Мәгәр, бу очракта ярдәмгә электрон мәгълүмат чаралары да килә. Әйтик, бүген инде Рашат Сафинның аерым сайты булдырылган (анда https://safin.tatar/ сылтамасы буенча кереп була). Анда аның әлеге өч хезмәте дә тулы күләмендә урнаштырылган. Әмма күләмле хезмәтләрне электрон версиядә уку (бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен) кыенгарак туры килә. Шуңа күрә аларны, бүгенге геосәяси вазгыятьнең шактый ук катлаулы булуын да исәпкә алып, өлешчә итеп булса да вакытлы матбугатта (әйтик, «Безнең мирас» журналында яки «Мәдәни җомга» газетасында) даими сәхифәләр рәвешендә дөньяга чыгару да милләткә йөкләнгән илаһи миссиягә муафыйк булыр иде. «Шәхесләр елы»нда радио һәм телевидение дә лаеклы шәхесләребезне (бигрәк тә аларның хаксыз рәвештә күләгәдә калдырылганнарын) һәм аларның хезмәтләрен пропагандалау буенча игелекле эшләр башкара алыр иде. Ә инде Рашат абый Сафин шәхесенә килгәндә, 2024 ел әле аны искә алу өчен форсат елы да – 14 июньдә бу олуг затның тууына 90 ел тула. Милләтебез бүгенге катлаулы вә казалы чорда аның саллы мирасын үзенә Аллаһ тарафыннан йөкләнгән илаһи миссиясен үтәүдә нигез итеп ала алса, татарның киләчәге өметле, ә Рашат абыйның тынгысыз рухы шат, тыныч булыр иде. 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 56-58.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру