Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

КАМАЗны без дә төзештек

Узып баручы атнада республикабызга зур бәйрәм килде. Бәйрәмнең дә ниндие генә әле! Моннан төп-төгәл ярты гасыр элек, 1976 елның 17 февралендә, Чаллы шәһәрендәге гигант автомобиль заводы конвейрыннан «КамАЗ» маркалы беренче йөк автомобиле төшә. Һәм шуның белән Чаллы, Татарстан, Советлар Союзының тарихында яңа дәвер – «КамАЗ»лы дәвер башланып китә.

 

Тәүфыйк Сәгыйтов һәм Леонтий Букштейн автогигантның Баш конвейрын эшләтеп җибәргән мизгелдә.

/Фото – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Дөньяда тиңе булмаган гигант төзелеш Татарстан радиосы тарихына да яңа бер сәхифә булып килеп керә. Журналистлар завод төзүчеләр яныннан кайтып керми диярлек, шуның өстенә Чаллыда даими эшләүче корпункт ачыла. Төзелешнең барышы көн саен эфирда яктыртыла.

 

Радио һәм телевидение хезмәткәрләренең фидакарь эшчәнлеге төзүчеләрнең, җәмәгатьчелекнең олы ихтирамын яулый. Комитет рәисе Фаикъ Надыйров һәм радионың өлкән мөхәррире Леонтий Букштейн хөкүмәт бүләкләренә, хезмәткәрләрнең зур төркеме «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә, Тәүфыйк Сәгыйтов, Ольга Равилова, Эдуард Гущин, Роберт Гатауллин журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясенә лаек була.

 

 

КамАЗ предприятиесенә нигез салынган көн. 1969 ел, 17 июль. /Фото – Чаллы Тарих-туган якны өйрәнү музее фондыннан, museum-chelny.com.

 

 

Бүгенге көнебездә Татарстан радиосы җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов ул елларда промышленность тапшыруларының өлкән редакторы булып эшли. Табигатьтән бирелгән сәләте һәм зирәклеге бәрабәренә, төзелеп килүче Чаллы шәһәре һәм автомобиль заводының җитәкчеләре, инженерлары, гади эшчеләре белән танышып-дуслашып өлгерә. Аның тарафыннан завод төзүчеләргә багышланган йөзләрчә репортаж, радиоочерк әзерләнә. Үзе аралашкан шәхесләрне, хезмәт алдынгыларын ул әле дә исемләп белә, аларга бәйле җылы хатирәләр саклап яши. Шуңа күрә Аксакал журналистны КамАЗ төзелешенең аяклы тарихы дип тә йөртәләр.

 

Без Тәүфыйк агадан беренче «КамАЗ» машинасы чыккан мизгелгә кагылышлы хатирәсе белән уртаклашуын үтендек.

 

 

Тәүфыйк Сәгыйтов.

 

 

Баш микрофон

 

...Әкиятләрдә Гыйфрит төзеп куйган тылсымлы шәһәр кебек япан кыр уртасында берничә ел эчендә үсеп чыккан ак кала – Чаллы үзе дә, аның янәшәсендәге гигант автозавод та көне-төне, алны-ялны белмичә, шаулап-гөрләп тора. Дулкынландыргач тарихи мизгел якынлаша. Вакыт тыгызланганнан-тыгызлана бара. Һәркемнән үз вазифаларын төгәл, җиренә җиткереп башкару таләп ителде. Махсус хезмәтләр Советлар Союзының барлык тарафларыннан, чит илләрдән киләсе кунакларны, пресса әһелләрен урнаштыру, урамнарны һәм йортларны бизәү мәсьәләсен хәл итсә, төзүчеләр – комиссия күрсәткән җитешсезлекләрне бетерү белән шөгальләнә. Дәүләт комиссиясе үзе исә һәр кичне кара төнгә кадәр утырыш үткәрә, әзерлек эшләренең барышы энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә, күрсәтмәләр бирелә.

 

Менә шундый олы мәшәкатьләр арасында безнең дә үз урыныбыз бар: көн саен эфирга чыга торган «Бөтенсоюз удар төзелеше пульсы» дигән тапшыруыбызның вакыты артты, мәгълүматка урын киңрәк бирелә башлады. Ә инде беренче автомобильнең конвейердан төшү мизгелен турыдан-туры эфирда трансляцияләргә булдык. Радио тарихында беренче тапкыр! Димәк, коллективның андый тәҗрибәсе юк иде әле. Безнең план буенча, Баш конвейер янында урнаштырылган трибунадан сөйләнгән сүз һәм бәйрәм авазлары башта Җыю заводы АТСына барып керә, аннары сигнал КамАЗның баш АТСына бирелә, аннары бу сигнал Яңа шәһәр аша үтеп, шәһәрнең борынгы өлешендәге район элемтә бүлегенә (РУС) барып керә. Алар шәһәрара элемтә буйлап, сигналны Татарстан радиосының аппарат бүлмәсенә җибәрәләр, шул рәвешчә, трансляция турыдан-туры эфирга килеп җитәргә тиеш. Шулай дип уйланылган иде. Хыял зур, әмма шушы катлаулы чылбырның бер генә боҗрасында өзеклек килеп чыкса да, бөтен эшең яна, дигән сүз.

 

Леонтий Букштейн белән икебезнең алда беренче карашка гади генә, әмма радио хезмәткәрләре өчен гаять тә мөһим бер мәсьәлә тора: «журналистика акулалары»на безне төп микрофоннардан читкә тибәрергә ничек тә юл куймаска кирәк. Бөтен илдән җыелып килгән дистәләрчә ерлтлач репортерлар трибуна янында уңайлырк урын – яхшырак сурәт һәм тавыш каналы алу өчен бер нәрсә алдында да тукталып калмаячаклар.

 

Иртәгә тантана буласы кичтә урам йөрергә чыктык. Икебездә дә бер үк борчу: трансляция дигәннәре ни булып бетәр? «Синең башта берәр якты уй күренмиме анда?» – дип сорыйм Букштейннан. «Әллә синдә бармы?» – дип сорау белән җавап бирә ул. «РУСның инженеры кайда икән хәзер?»

 

Район элемтә бүлегенең ул белгечен безгә репортажларны чыбыклар буйлап Казанга җибәрү өчен беркеткәннәр иде. Бик тә итагатьле, башлы егет, эзләнүчән инженер. Шалтыраттык, сүз тыңлап, РУСка килеп тә җитте.

 

« Ашыгыч материал «куасы» бармы әллә? – ди

 

– Юк, – дибез без, – утырышлар залында тавыш көчәйткечне син карап торасың бит, әйеме?

 

– Әйе…

 

– Рәис Кыямович Беляевның өстәлендәге микрофонны күрсәт әле безгә.

 

Вакыт соң булуга карамастан, бергәләп кабинетка киттек. 5х5 сантиметр киңлектәге квадрат формасында, 10 сантиметр озынлыктагы микрофон. Аскы ягында зәңгәр линиясе бар.

 

– Син безгә бу микрофонны биреп тор әле, – дидем. – Беренче машина чыгу тантанасында алар күп булачак, әмма Беляев нәкъ менә шушы микрофонга ияләшкән…

 

– Генеаль идея! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Букштейн.

 

Инженер ризалашты, тантана трибунасына зәңгәр полосалы әлеге микрофон куелды. Әлбәттә инде, Рәис Кыям улы төрле чараларда сөйләп ияләшкән әлеге микрофонны ерактан ук күреп алды һәм, гадәтенчә аңа тартылды. Обкомның беренче секретаре Фикрәт Табиев та, аңа ияреп, шушы микрофонга карап сөйләде. Алар артыннан чыгыш ясаучыларның барысы да бу микрофонны «баш микрофон» дип аңлады.

 

Бу Леонтий Букштейн белән безнең эшнең сыйфаты хакына хәйләгә таянуыбыз түгел, ә бәлки зирәк гамәлебез булып чыкты. Нәтиҗәдә тантанадагы чыгышлар чип-чиста булып эфирда. Республика халкы «КамАЗ» 0001 машинасының җыелуын турыдан-туры эфирдан тыңлап торды.

 

Хәзер исә әлеге тарихи вакыйгадан тулысынча язып алынган бердәнбер репортаж Татарстан радиосы фондында саклана.

 

«Чорлар һәм җырлар» тапшыруының республикабыздагы удар төзелешләргә багышланган чыгарылышы (16+) аудиоязмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Биредә КамАЗ автогиганты темасы үзәк урынны алып тора.

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи